Туган ягым – тарих чоңгылларында

Туган ягым – тарих чоңгылларында

«Балачагым ачлык-ялангачлыкта үтте. Яшьлегемнең иң матур чоры – комсомолда узган чагым», – дип яза Тәнзилә китапның кереш сүзендә. Үз буыны язмышын шул буын кешеләре генә дөрес бәяли. Шуңа күрә дә Тәнзилә Йосыпованың 2015нче елда чыккан «Еллар агышы, буыннар язмышы» дигән китабын әле генә табадан төшкән «Туган ягым – тарих чоңгылларында» дигән китабында дәвам итә. Рәхмәт сиңа, комсомол дустым Тәнзилә.

Ул кендек каны тамган җирен – Ютазы районы Иске Уруссу авылы кешеләрен ярата, данлый. Фаҗигале, авыр еллар аша авылдашларының язмышларын яза, зур шәхесләре белән горурлана. Тәлгать Галимҗан улы Сабирҗанов, атаклы математик, профессор Наил Ибраһимов, дөнья гизгән очучы Наил Галимҗановлар – республикабызга атаклы шәхесләр.

Тау башында кулъяулыгын изәп

Имәннәрем сагынып көтәдер.

Авылыма дәшә мине юллар,

Кайта алсам, бүтән китмәмдер.

Бу җырның сүзләре Ш.Җиһангированыкы, көен Ринат Гобәйдуллин язган. Ринат – Тәнзиләнең авылдашы. Ринатны искә алу кичәләре еш үткәрелә. 34 ел гомерен балалар укыткан Мөсәвирә апа Ринатның туганы. Авылда ихтирамга лаеклы гаилә дип яза аларны Тәнзилә.

Гомере буе авылда яшәп, бала чагыннан ук таякка эшләп, бөтен район белән җитәкчелек итүче тугыз кеше составында бюро әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешә Тәнзилә. Аның язган тарихы 300 елга якын чорны эченә ала. Колхозлашу, репрессияләр еллары да кергән монда. Фаҗигаләр кабатланып тора: Әфган, Чечня китергән хәсрәт. Сугыш ятимнәре җитмәгәнме, күпме яшь гомерләр өзелә.

Авыл, колхоз тормышы белән яшәгән Тәнзилә 90нчы еллар шаукымын, колхозлар таратылуны бик авыр кичерә. Авыл хезмәтчәннәрен зурлап телгә ала. Аларның язмалары да урын алган бу китапта. Менә бер кызыклы хәл: «Колхоз таралганда син миңа җир бирүгә каршы чыктың, – ди Фәрит Рафиков. – Миңа авыл тарихы кирәк түгел». Аерым хуҗалыкларга бүленеп, 33 пайчы үз җирен алып эшләргә тели. Партком секретаре Тәнзилә колхозларны таратмау ягында. Ләкин яхшы белгеч – агроном Рафиков яхшы эшли. Авылны саклап яшәтүдә аның өлеше зур», – дип телгә ала автор. «Авылым тоткалары – үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр. Халкымны эшле дә, ашлы да итәләр», – ди ул. Диннең яңадан тәрбия чыганагы булуына да туктала.

Китапны язганда күрсәткән булышлыклары өчен килене Гөлнарага, Кәрәкәшле кызы, Уруссу килене Гөлфиягә, архив бүлеге җитәкчесе Гәрәева Лилиягә бик рәхмәтле Тәнзилә.

Китапта авылдашларның да фикерләре тупланган. Уруссу авылында яшәүче Мансаф Сәлахетдинов – «Безнең гәҗит»нең дә даими хәбәрчесе. Аның истәлекләре, укытучы Әминә Яркәева, Миргазиян Шириязданов хатирәләре дә урын алган биредә.

Тәнзилә – авылыбызның абыстае. Татар хатын-кызларының барлык күркәм сыйфатларын үзендә туплаган зат ул. Бу хезмәтләре өчен рәхмәт яусын аңа

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии