Милли Шура яки Татарга «Штаб» кирәк

Милли Шура яки Татарга «Штаб» кирәк

Русиядә татар милләте бары тик Мәскәү татарлары мисалында гына сакланып кала ала. VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда оештырылган Милли Шурага нинди өметләр баглыйбыз? Шураны җитәкләгән Васыйл Шәйхрәзиев Русия татарларын берләштерә алырмы? Һәм татарга «Штаб» нәрсәгә? Туйдан соң, ягъни VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтаеннан соң милләтебезне саклау турында үз фикерләремне халкыбызның сәяси-иҗтимагый темаларын яктырткан яраткан газетабыз «Безнең гәҗит» аша милләттәшләремә җиткерергә булдым.

VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда миңа делегат булырга насыйп булмады. Гәрчә, 20 ел дәвамында Мәскәүдә татар милли тормышында актив катнашып, ил башкаласында татар «Штаб»ын җитәкләсәм дә, милләттәшләр җыенында катнаша алмадым. Моңа үпкәләү ахмаклык булыр иде. Чөнки Мәскәүдә милләтебез өчен башкарылган эшләр, гамәлгә куелган проектлар конгресс корылтае делегаты булу өчен эшләнми. Ләкин конгресста үз фикерләремне җиткерә алмавыма бераз борчылам, чөнки милләт тормышында 20 ел хезмәт иткән кеше буларак, мин милләтне саклау формуласын төгәл аңладым һәм аны милләттәшләрем белән дә бүлешәсем килә. Бүген бу формула татар өчен атом бомбасын уйлап табу формуласына тиң. Без йә бетеп, кызыл китапка керәбез йә милләт булып сакланып калабыз. Минем мәкаләм күбрәк Русия төбәкләрендә яшәүче татарларга кагылса да, Татарстанда, Башкортстанда көн күрүче милләттәшләрем өчен дә мөһим.

ТЕЛНЕ, МӘДӘНИЯТНЕ САКЛАУДА МӘСКӘҮ ҮРНӘГЕ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов корылтайда билгеләп узганча, сәясәт вакыт таләбе белән билгеләнә. Чыннан да, бүген яңа заман килде. Һәм татар халкы бу заманда исән калып, киләчәккә барырга тиеш. Без кичәге көн белән алга бара алмыйбыз. Шуңа узганны сагынып, бүгенгене сүгеп, киләчәккә атларга куркып торырга кирәкми. Моннан 20 ел безне – Мәскәүдә яшәүче татар патриотларын Татарстанның элекке җитәкчесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеев туплап, милләтне саклауның юлларын аңлаткан иде. Без инде 20 ел Мәскәү татарлары «Штаб»ы буларак хәрәкәт итәбез. Нәрсә соң ул «Штаб»? Хәтерләсәгез, элек балалар штаб ясап, сугышлы уйныйлар иде. Һәр урам малаеның үз штабы бар иде. Гадәттә штаб сугыш булган җирдә булдырыла. Менә без – Мәскәү татарлары да сугыш хәлендә. Без милли телебез, мәдәниятебез өчен битарафлыкка, аңламауга каршы көрәшәбез. Балаң белән татарча сөйләшмәү, күршедә яшәүче татар кешесе белән дус булмау – битарафлык, мәнсезлек. Мәскәүдәге иң зур татар җәмгыяте булган «Штаб» менә шуларга каршы көрәшә дә инде.

Фикрәт Табеев безгә милли тел, мәдәниятне саклау өчен көрәшергә һәм һәрбер оешмада татар кадрларын үстерергә васыять итте. Чөнки кадрлар күп нәрсәне хәл итә. Әгәр бу кадрлар патриот татарлар булса, алар милләтне үстерүдә зур ярдәмче булачаклар. Шуңа күрә «Штаб» каршында татар табиблары, төзүчеләре, хәрбиләре, эшмәкәрләре клублары оештырылды. Шул рәвешле милләтнең төрле катлаулары танышты, берләште.

Мәскәү татарлары «Штабы» өчен шәһәр үзәгендә зур фатир алдык. Үз йортыбыз булгач, һәр атна студентларны, яшьләрне, шулай ук аерым көннәрдә табибларны, укытучыларны, язучыларны, эшмәкәрләрне җыя башладык. «Штаб»ның бер генә көн дә кешесез торганы юк. Көн саен «Штаб» аша йөзләп кеше уза. Безнең иң беренче шартыбыз – бусагадан атлап керүгә татар телендә генә сөйләшү. Нәтиҗә озак көттерми – телне белмәүчеләр тел өйрәнә, онытканнар исләренә төшерә. Моннан тыш яшьләр татарча җырлый, бии, үзара таныша. Өстәлдә зур самавыр кайнап тора. Үзара танышып, үз милләте кешеләре белән гаилә коручы яшьләр өчен аеруча сөенәм. Чөнки яңа гаиләләр – безнең киләчәк.

«Штаб» Мәскәүдә татар мәдәниятен үстерүгә үзенең зур өлешен кертә. Безнең тырышлык белән татар концертлары, фестивальләр, чаралар уза. Мисал өчен, бу елның апрель аенда Мәскәүдәге яшь татар җырчыларының беренче зур концертын оештырдык. Казан һәм Уфадан башка Русия төбәкләрендә мондый күренешнең булганы юк. Еллар дәвамындагы тырышлык нәтиҗәсендә хәзер Мәскәүдә татар эстрадасы формалашып килә. Димәк, Мәскәүдә татар җыры яңгыраячак, ә җыр булган җирдә тел дә яши, рух та була. Шулай ук быелгы Мәскәү Сабантуена багышлап «Дустыңны Сабантуйга алып кил» дигән акция оештырдык. Бу акция нәтиҗәсендә 1500 кеше беренче тапкыр Сабантуйга килде. Алар арасында, кызганыч, татарлар да аз түгел иде. Милләтеннән аерылган татар баласын кире милләткә кайтару – безнең зур бурычыбыз. Шулай ук «Штаб» татар яшьләре өчен иң масштаблы ифтарлар оештыра. Бу чаралар чын мәгънәсендә татар-мөселман рухында уза.

БАЙЛАРНЫ УЯТЫРГА КИРӘК

Хәзер татарның мәдәнияте тиешле югарылыкта булмаса да, алга бара. Ләкин яслеләр, балалар бакчалары, мәктәпләр проблемасы хәл ителми. Әгәр болар эшләнсә, татарның саклану механизмы булыр иде. Ясле, балалар бакчасы, мәктәптә баланы милли идея нигезендә тәрбияләп була. Хәзер Мәскәү татарлары «Штабы» менә шушы проблеманы хәл итү юллары турында уйлана. Чөнки революциягә кадәр татарның шәхси мәктәбе булган. Аларны байлар карап торган. Хәзер дә андый байлар бар. Аларны милли идеягә тартырга, уятырга гына кирәк. Әгәр һәрбер төбәктәге эре байлар берәр татар мәктәбен генә карап торса да, милләтебез алга китәр иде.

Ислам дине – милләтебезнең аерылгысыз компоненты. Һичшиксез, яңа буын татар яшьләре динле, иманлы булырга тиеш. Моның өчен без аларга ислам үзәкләре, мәчетләр ачарга тиешбез. Иң кулай юл – ислам мәдәни үзәкләре. Бу үзәкләрдә татар теле, дин нигезләре укытылса, татар милләте милләт буларак сакланып калыр иде. Шөкер, Мәскәүдә мондый үзәкләр уңышлы гына эшли башлады. Ләкин мондый үзәкләрне бер Мәскәүдә генә 2 меңне ачарга кирәк. Әлбәттә, бу күпләр өчен хыял булып күренер. Ләкин бергәләп тотынсак, без моны башкарып чыга алабыз. Бу эшләр эшләнгән очракта гына милләтебез яңадан туачак. Шуның өчен без Мәскәү астында татар бистәсе булдырырга планлаштырабыз. Анда татар балалар бакчасы, мәктәп, клуб, мәчет тә булачак.

МИЛЛИ ШУРА ЯКИ КҮҢЕЛ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ

Бер җырдагыча, конгресс алдыннан күңел үзгәрешләр көтте. Әле һаман да көтә. Шулай да корылтайда Милли Шура оештырылуны без зур өметләр белән кабул иттек. Шура җитәкчесе итеп вице-премьер Васыйл Шәйхразиев сайлануы – Татарстанның Русия татарларына бүләге ул. Бу дәрәҗәле, булдыклы кеше татар милләтенең иң зур постына лаек. Васыйл Шәйхразиев Чаллы мэры булганда, КамАЗ шәһәрендә һәр почмакны, тыкрыкны җәяү карап чыгып, чын мәгънәсендә тәртип оештыруын яхшы хәтерлиләр. Без аннан милләтне саклауда яңа ысуллар, нәтиҗәле проектлар, милләтне берләштерә торган идеяләр көтәбез. Мисал өчен, татар милләте өчен бердәм социаль челтәр булдыру, тел, дин, әхлак, яшьләр, мәктәп проблемаларын тикшерә торган мәйданчык ясау – Шураның беренче максаты булырга тиеш.

Ахырда минем шуны әйтәсем килә – халкыбызга Мәскәү татарларыныкы кебек «Штаб» кирәк һәм бергәләп милләтне саклау формуласын эшкә җигәргә тиешбез. Чөнки иртәгә инде соң булуы бар. Бу формула бик гади, ул да булса ясле, балалар бакчалары, мәктәпләр ачу, мәдәниятне күтәрү, динне алга алып бару. Әйдәгез, конгресс корылтаеннан соң яңа рух, ышаныч, өмет белән эшли башлыйк! Һәр татар белән дус булыйк, үзара татарча сөйләшик! Киләсе конгресска һәр төбәктә эшләр алга китсә иде.

Рөстәм ЯМАЛЕЕВ,

Мәскәү татарлары «Штабы» координаторы

Комментарии