- 15.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Русия Президенты Путин Русиядә Союздаш һәм автономияле милли республикалар төзүдә В. Ленинны гаепләп, Русия дигән илнең нигезенә куелган атом бомбасы итеп тиңләде һәм бомба шартлап, Советлар Союзы таркалуга китерде, дип белдерде. Президент әфәнде белмиме икән әллә дөньядагы барлык сугышларның милли кыерсытуларга бәйле рәвештә килеп чыкканын? Революция вакытында халыкларны зур хокуклар алуга өметләндереп, милли республикалар төзергә вәгъдәләр бирмәгән булсалар, җиңүгә ирешеп булмас иде, дигәнне тарихчыларыбыз исбатлап яздылар бит инде. Милли республикаларны үз ягына каратыр өчен, Сталин: «Нәрсә сорасалар да, үтәргә вәгъдә бирегез», – дип әйткән. Җиңүгә ирешкәннән соң, биргән вәгъдәләрен үтәмәгән.
Үз вакытында Ленин эшли алмаганны, Путин үзе башкарып чыгарга алынды. Милли республикалардагы бөтен халыкны рус телендә генә укытып, Русиядә бер генә милләт калдыру сәясәте белән хыялланып яши башладылар. Зур уңышларга ирешәләр, дисәң дә була, хәзер татар авылларындагы мәктәпләрдә дә күбесе рус телендә генә укыта. Шулай итеп телне саклап калуда иң зур өлеш кертергә тиеш булган мәктәпләргә ышаныч бетеп бара. Безнең җитәкчеләребез һәм депутатларыбыз да үз халкының мәнфәгатьләрен яклап сүз әйтергә куркалар. Ни өчен дигәндә, урыннарын югалтасылары килми. Шулай итеп, Конституциядә бирелгән хокукларыбыз югалып бара. Конституциядә язылган законнарны үтәмәү – урыс булмаган халыкларның милли хисләрен кыерсыту ул, һәм бу үзе җинаять җаваплылыгына тартылырга тиешле гамәл була түгелме соң?
Путин шулай йә булмаса болай дип әйткән, дигәнне еш ишетергә туры килә. Әгәр ул Конституция кысаларыннан чыгып әйтелгән сүзләр икән, Президент әйткән булуга карамастан, аның сүзләре дә законлы була алмый. Ул, президент вазифасын халык алдында кабул итеп алганда, Конституциядә язылган законнарның үтәлешенә гарантия биреп, ант бирә бит. Конституциядә язылган законнар үтәлмәгәч, гадел сайлаулар булмаган, прокуратура үз вазифаларын үтәмәгән, коррупциягә баткан, сугышлар чыгып торган илдә халык өчен яхшы тормыш һәм җиңеллекләргә өметләнеп булмас инде ул. Шулай да безнең халкыбыз гомер буе яхшыга өмет итеп яшәгән. Һаман да болай булып тормас, Алла боерса, гаделлек заманнары да килер дип ышанабыз.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии