Тәлгатьне пычратма!

Мансаф Салаховның «Илдарны пычратма!» (№27, 9 июль, 2014) исемле кайтавазына карата үземнең фикерләремне әйтергә телим. Тәлгать Әхмәдишинның «Президент була күрмәсен!..» мәкаләсе (№15, 16 апрель, 2014) дип аталган мәкаләсен укыгач, Салахов бик гаҗәпләнгән, янәсе. Әмма анда гаҗәпләнерлек нәрсәләр юк иде бит!

И. Ш. Халиков Чаллы хакимият башлыгы булып эшләгән чорда шәһәрдә бер генә татарча укыта торган мәктәп тә калмады. Трамвай һәм автобусларда тукталышларны татарча әйтү туктатылды. Шәһәрдә реклама урыс телендә генә калды. Хакимияткә татарча язылган хатлар, гаризалар, шикаятьләр алдан урысчага тәрҗемә ителмичә, мэрга бирелми торды.

Алтынбаев мэр булып эшләгәндә ясалган һәм исән калган юл күрсәткечләрендә генә татарча язганы зур хәрефле һәм иң башта килә. И. Халиков инициативасы белән алыштырылган урам күрсәткечләрендә, татар теленә көлеп карагандай, тупас хаталар җибәрелгән. Мәсәлән, Хәсән Туфан урамы дип язасы урынга Хасан Туфан урамы, Һади Такташ урамы диясе урынга Хади Такташ урамы. Әлбәттә, үз фамилиясенең татарча язылышы Сәләхов булса да, аны Салахов дип язган кешегә болар пүчтәк нәрсә булып тоеладыр.

Әгерҗедә генә түгел, бүтән район үзәкләрендә дә һаман татар мәктәпләре булдыра алмаган Премьер Татарстанда телләр турындагы законны үтәтми. Ул закон кабул ителсен өчен, беренче чакырылыш депутатларының, Тәлгать Әхмәдишин җитәкләгән «Азатлык» татар яшьләр берлегенең, «Иттифак» партиясенең, БТИҮнең күпме көч куйганын Халиков та, Салахов та белми, белгәнгә охшамый.

И. Халиков мэр чакта Чаллыда «Перекресток», «Пятерочка», «Омега» супермаркетлары салынды. Бер карашка, болар кирәк нәрсә, әмма алар – Мәскәүдә теркәлгән фирмаларның филиаллары, Чаллыга салым түләмиләр. Инде хәзер, Премьер буларак, татар җәмәгатьчелеге күпме көч куеп туктатуга ирешкән АЭС төзелешен яңартырга ябышты. Янәсе, техник прогрессны туктатып булмый. Бу язмада АЭСны Татарстан җирендә салдыруның ни дәрәҗәдә куркынычлы булуын нигезләп тормыйм. Ул – галимнәр нигезләгән нәрсә. Бу хакта «БГ» күп тапкырлар язды, гел язып тора.

Теләсә нинди юл белән мал туплаучы эшмәкәрләр, сәясәткә килсә, җәмәгать эшлеклеләрен яратмыйлар. Ә Тәлгать Әхмәдишин КамАЗда слесарь, аннары байтак еллар мастер булып эшләде. Милли бәйсезлек өчен көрәш чорында татар яшьләрен үз тирәсендә туплады, массакүләм чараларда һәрчак актив катнашты. Бөтендөнья төрки яшьләр президенты да булды, чит илләр белән күп эш итте, хәтта ил башлыклары белән очрашты. Аңа Халиков сыманнар белән якынаюның кирәге дә юк иде. Якташлар оешмасы – аның эшчәнлегенең бер бәләкәй сегменты гына. Оешмага күбрәк кешеләр килсә, Әгерҗедә татар мәктәбе ачтырып булмасмы, дип уйлагандыр. Әмма Халиков Премьер булганда, нинди татар мәктәбе ачасың ди инде?

«…Хәзерге чорда ул патриотлардан ниләр килеп чыгуы күренеп тора, менә хәзер Украина, Чечня, Норлат вакыйгалары. Шул ук чиркәүләр яндыру, кеше үтерүләр төрле секталарда килеп чыга», – дип яза ул. Тик, ялгышасың, Салахов, кеше үтерүләр бизнес өлкәсендә күпкә ешрак була. Норлаттагы өч хулиганның һәм Вәлиулла Ягкупка аткан бер шизикның ни секталарга, ни патриотларга бернинди катнашы юк. Ә милли хәрәкәт – секта түгел, җәмәгать оешмаларының гомуми эшчәнлеге ул.

Чечен Республикасы Ичкерия дә, Украина да милли дәүләт төзергә телиләр. Ә Русия бүтән халыкларының бәйсезлеген теләми – бөтен халыклар да аның әмере белән яшәргә тиеш дип саный.

Тәлгатьнең мәкаләсендә Миңнехановны Мәсәкәүгә алалар икән дигән сүзләр йөрүе турында әйтелә. Ә аның урынына Илдар Халиков кебек көләчләнеп кенә йөрүче кеше калырга мөмкинлеге искәртелгән иде. Аныңча, ул аңа лаек түгел. Беренчедән, президент татар телен камил белергә, икенчедән, батыр булырга, өченчедән, татар телен саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрә белергә тиеш дип саныйм мин.

Фаикъ ТАҖИ.

Комментарии