- 15.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»нең 15нче санында кайбер түрәләрнең еллык керемнәре турында язып чыктылар. Шул язманы укыгач, кулыма каләм алырга уйладым. Халыкка бер дә күренмәсәләр, телевизордан да күрсәтмәсәләр, болар ун куллы кешеләрдер дип уйлар идем, чөнки ике кул белән генә шуның кадәр акча эшләүне күз алдына да китерә алмыйм. Юк, алар да ике генә куллы кешеләр. Кем аларга хезмәт хакын билгели, әллә алар үзләренә үзләре билгелиләрме?
Безнең Чаллы шәһәрендә айлык хезмәт хакы уртача 24-25 мең сум дип ишеткәнем бар. Анысы да түрәләрнекен кушып бүлгәч кенә шуның кадәр чыгадыр. Минем гади эшчеләр арасында танышларым күп. Аларның хезмәт хакы 18-20 мең тирәсе чыкканын беләм. Менә уйлап карыйк. 25 мең алып эшләсәләр, еллык керемнәре 300 мең сум тирәсе чыга. Түрәләрнең ничә тапкырга күп. 10-15 мәртәбә артык килеп чыга түгелме соң? Бу шулай булырга тиешме? Әле бит безнең 6-7 мең сум алучы пенсионерларыбыз бар. Утка, суга, газга түләгәч, аларның тел астына салырлык ризык алырга акчалары кала. 1945нче елга кадәр туганнарның балалык чоры да, үсмерлек чоры да булмады. Аларның ул чоры ачлыкта, ялангачлыкта эш белән үтте. Менә шул вакыттагы үсмерләр хәзер 6-7 мең сум пенсияле. Бу илнең бәйсезлеге өчен әнә шул карт әби-бабайлар вакытында күпме көч түктеләр. Өстә утыручы миллионер түрәләр түгел. Бу ил бәйсез булмаса, ул түрәләр бәлкем дөньяга да тумаган булырлар иде. Сез, түрәләр, бу илнең бәйсез дәүләт булуы өчен кыл да кыймылдаткан кешеләр түгел. Кем бу илдә рәхәт тормыш кичерергә тиеш? Кайбер юньле илләрнең пенсионерлары дөнья буенча сәяхәт итә. Ә безнекеләр, түрәләр яхшы яшәсен дип, 70-75 яшькә кадәр эшләп йөриләр. Шулмы гаделлек?
Фәиз САДРИЕВ.
Чаллы шәһәре.

Комментарии