Парк бакалар өчен түгел!

Парк бакалар өчен түгел!

Сезгә быелгы җәйнең бер күренешен язарга уйладык әле. Аны «Табигатькә рәхмәт!» дигән сүзләр белән башлыйсы килә. Әз генә тарихны да искә төшерик: бу гасырның башында Зәй районының башлыгы булып Ренат Шәехович Фәрдиев эшләгән иде. 6-7 ел эшләү дәверендә, рәхмәт төшкере, шәһәребездә искиткеч зур үзгәрешләр булды, матур биналар барлыкка килде.

Элек шәһәрнең уртасында бик ямьсез, кара урман кебек йөзьяшәр таллар, 2-3 метр озынлыкта кычыткан, тагын әллә нәрсәләр үсә иде. Шәһәрнең каршы ягына чыгу өчен җәяүле кеше үтәрлек кенә сукмак бар иде. Көндез әле шулай як-ягыңа карый-карый үтәсең инде, ә кич-кырын, төнлә – Алла сакласын! Аның эчендә куркыныч хәлләр дә булгалады. Менә шул урынны Ренат Шәехович бик күркәм паркка әйләндерде. Быелга кадәр ул яшеллеккә, чәчәккә чумган ял урыны саналды. Паркның матурлыгын сөйләп бетерә торган түгел, андагы күпер, күперчекләр шундый оста ясалганнар, кыскасы, җәннәт. Ләкин ни кызганыч, икешәр-өчәр катлы итеп ясалган чәчәк савытларында быел алабута үсә. Буа өстендә чүп, яшел лайла, сасы ис – якын да барырлык түгел иде. Аның каравы бакалар рәхәтләнде, көне-төне җырладылар. Яшел үлән агачлар астында калды, барлык ачык урыннар кипте, корыды. Башка елларны, бераз корылыкка китсә, су сибәләр иде, монысында оныттылар. Шушы мәхшәрне күреп, халык: «Моның өчен җавап бирүчеләр нәрсә карый?» – дип зарланыша башлады. Ә җавап бирүчеләр күренмәде. Бер апа болай сөйләде: «Райондагы редакцияләргә бардым, нәрсә карыйсыз, күрмисезмени шәһәр уртасындагы тәртипсезлекне, ник язып чыкмыйсыз, нәрсә көтәсез, кайда эшләгән эшегез, дип сүгеп чыктым. Аннары телевидениегә шалтыраттым, селкенүче табылмады, шуннан прокуратурага барып җиттем. Ә алар мәгълүмат өчен рәхмәт кенә әйттеләр». Менә бит ничек. Аның каравы рәхмәт сүзе ишеткән…

Кайберәүләр моны главаның чирләве белән аңлатмакчы булды. Ә бит аның һәр тармакта икешәр-өчәр ярдәмчесе бар. Җиденче дистә белән баручы чирләр дә инде. Бәлки ул үләр дә, шуннан Зәй яшәүдән туктармыни? Әгәр тагын бер өч-дүрт көн шулай коточкыч эссе көннәр торса, Зәй пычракка баткан булыр иде. Аллага шөкер, өч көн буена яңгыр яуды. Су бераз чистарды. Бакалар хәзер берөзлексез җырламый, аннан соң чүп җыючылар да ара-тирә күренә башлады, үләннәрне дә урыны-урыны белән чапкалыйлар. Хәтта майда чыгарга тиешле чәчәкләр дә бер-ике җирдә күренә башлады (җәй бетеп барганда). Ә чәчәкләр өчен ясалган савытлар элеккечә алабута арасында кала бирә. Дөрес, соңрак ишетелде, быел парк өчен бюджеттан акча каралмаган икән. Сигез ел каралган, ә быел юк. Кая китте икән бюджеттагы ул акча. Әрәм булмагандыр ул, шәт.

ГАЛИЯ.

Комментарии