- 15.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Сезгә Саба районы Алан-Елга авылыннан Резидә Хәйретдинова хат яза. «Безнең гәҗит»не бик яратып, даими укып барам, шуңа күрә үземнең баштан кичкәннәрне дә сезнең белән уртаклашасым килде.
23нче декабрьдә иртән ирем Гозәер Хәйретдинов белән Шәмәрдән участок больницасына барышлый юл һәлакәтенә очрадык. Өтернәс авылының тавына менеп җиткәндә безнең каршыга Шәмәрдән – Саба автобусы очрады һәм шул автобус артыннан югары тизлек белән урта линияне кисеп, LADA 211440 PO90 KC16 маркалы машина килеп чыкты. Тауга менеп килгәнебезне күреп, кисәк тормозга басты һәм машиналарын безнең каршыга аркылыга атып бәрде. Ирем белән төрле тән җәрәхәтләре алдык. Үтеп барган машиналар туктап, ашыгыч ярдәм машинасын һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртканнар. Безне машиналардан тартып чыгардылар, иремнең авыз-борыныннан кан ага, ә мин сулый алмый башладым. Мине Шәмәрдән участок больницасына алып киттеләр, ә ирем: «Монда үлсәм үләм, беркая да китмим, ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтәм», – дип бармады. Рентгеннан карагач, күкрәк сөягем, сул яктан ике кабыргам сынганын һәм уң аягымның тездән киселгәнен белделәр.
Шәмәрдән участок больницасында беренче ярдәм күрсәткән Гөлсинә Сафиуллинага, Григориев Петр Павловичка, Рамил Шайхинуровичка чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим.
Бер ай урын өстендә ятарга туры килде. Шулвакытта туганнарыбыз, күршеләребез, дусларыбыз килеп, хәлебезне белеп тордылар.
Ә безне бәрдергән хатын шәмәрдәнле Данилә Шиһабиева тыныч кына бернәрсә булмагандай йөри бирде. Килеп хәл белү түгел, шалтыратып та гафу үтенмәде. «Наско» иминият компаниясендә эшләүче бу хатынны мәгънәледер дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. «Бу хатын алдында нинди гаебебез бар иде соң?» – дигән сорау борчый мине. Моңа кадәр аның кем икәнен дә белмәдек. 13нче февраль көнне безне Саба район судына чакырдылар. Нишләптер бу судта ЮХИДИ хезмәткәрләренең берсе дә юк иде. Протоколны Марат Гаязов төзегән булган бит.
Бу маддә (ст.12.24.ч.2) буенча хөкемдар Ринат Шәфигуллин: «10-25 меңгә хәтле штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә», – дип укыса да, әлеге ханымны 15 мең штраф белән калдырдылар. Судтан ул бик канәгать булып, машина таныклыгын кесәсенә салып кайтып китте. Бу хатынның беренче тапкыр гына кагыйдә бозмавын шәмәрдәнлеләр әйтеп тора. Ярый инде без, Аллага шөкер, исән-сау калдык, башка кешеләрнең гомере өчен дә борчылабыз. Без бит әле ахыргысы булмабыз.
Безнең Саба районында шулай бит, кеше үлгәч яки үтергәч кенә аның юл кагыйдәләрен бозуын саный башлыйлар. Кайчан бу битарафлык бетәр, дөреслек җиңеп чыгар икән?
Резидә ХӘЙРЕТДИНОВА.
Саба районы, Алан-Елга авылы.

Комментарии