- 15.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Меңнән артык хуҗалыклы Шәле авылында атна саен ике-өч туй булып тора. Кемнәрдер туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтә. Белгәнебезчә, мәҗлесләрнең күбесе исерткеч эчемлекләрсез узмый. Минем гаепләп әйтүем түгел, төрле бәйрәмнәр, Сабантуйлар моңарчы да шау-гөр килеп, шәраб куелган өстәлләр белән узды. Моннан соң да эчемлекле мәҗлесләрдән кем баш тартыр икән? Минем әйтәсе килгән фикерем башка иде әле.
Күп еллар инде авыл халкы бәйрәм-сәйрәмнәрдән, мәҗлесләрдән соң бушап калган шешәләрне кая куярга белми аптырый. Кабул итү пункты булмагач, бик күпләр буш шешәләрне, пластик савытларны кая туры килсә, шунда – елгаларга, чокырларга, инеш, урман буйларына илтеп ташлый. Мин ел саен җәй көне безнең авыл артыннан үтә торган «Камаз юлы» кырыендагы буш, эшкәртелми калган кысыр җирләрдән печән чабып алып кайтам. Андагы тамашаны күрсәгез: үлән арасы тулы аракы, сыра шешәләре, пластик савытлар. Яңа кайралган чалгым үлән арасында качып яткан пыяла шешәгә килеп кадалып, чалгы рәтли-рәтли алҗып беткәч, ачуым чыгып, сүгенеп җибәрәм. Ай-һай, халык бигрәк тә тәртипсез инде безнең илдә. Шулай беркөнне авыл урамнары буйлап узганда бер авылдашымның үзенең «Газель» машинасына капчыкларга һәм әрҗәләргә тутырылган буш аракы, сыра шешәләрен төягәнен күрдем. Әллә кибеттә шешә кабул итү пункты ачканнар да, шунда тапшырырга алып барамы, дисәм, кибетчеләр буш шешә турында ишетергә дә теләмиләр икән.«Ичмасам, элеккеге шикелле, машина белән Казаннан да килеп җыймыйлар. Ярты бәясенә генә булса да бирер идем. Алучы булмагач, миндә инде 200дән артык шешә җыелды. Менә үзләрен тирән елгага илтеп аударам . Питрәчтә берничә кеше буш шешәләрдән гараж салган, ди. Аннары цемент астына салып калдыру өчен, мунча идәненә җәеп чыксаң да бик җылы була икән», – диде күршем.
Безнең «Галкин-Паскет» янындагы, Тукай белән Норма очларын урталай бүлеп торучы буш елганы инде берничә елдан бирле күмү эшләре бара. Халыкның күбесе бөтен артык-портыгын, чүбен шушы елгага илтеп бушата. Мин үзем дә кызым белән улымның туйларыннан калган 300дән арткы шешәне үзебезнең элеккеге базга ташлап, балчык белән күмеп куйдым.
Элек бу шешәләр болай әрәм булмас, аны сукранмыйча гына кабул итәрләр иде. Акчасы да иш янына куш булыр иде әле шунда. Ул чорда буш шешәнең берсе 12 тиен, ә доллар 89 тиен тора иде. Ике буш шешә тапшырып, рәхәтләнеп бер буханка күмәч алып ашап була иде. Шуңа күрә хәзерге кебек теләсә кайда шешә аунап ятмады.
Мин үзем Шәле сельпосы карамагындагы 10 авыл кибетеннән 30 ел буена машинам белән Казанга аракы-сыра заводларына буш шешәләр ташыдым. Машина кузовына 100-150шәр әрҗә төялә. Бер әрҗәдә 20, кайберләрендә 30ар шешә була. Әле атнасына 3-4-5әр тапкыр барырга туры килә иде. Ни кызганыч, ул көннәр, андый мөмкинлекләр сагынып сөйләргә генә калды. Илебездә барган, булып узган үзгәрешләр нәтиҗәсенә райполар, сельполар, кибетләр суга салган тоз кебек эреп бетеп, үзләреннән-үзләре эшчәнлекләрен туктаттылар. Сәүдә йортлары шәхси кулларга күчте. Аларның инде үз «законнары» гамәлгә керде. Аларга буш шешәң кирәкми.
Минем ике киявем һәм бер туганым заманында Германиядә хезмәт итте. Анда нинди генә төрдә булса да, бер генә савытны да әрәм-шәрәм итмиләр, махсус кибетләрдә халыктан акчага сатып алалар икән. Бездә дә андый кибетләр-пунктлар булса, ничек яхшы булыр иде.
Хәзерге кризис заманында бу «үле» капиталны урыныннан кузгата алырлык берәр акыллы башлы кеше, эшмәкәр табылмас микән?
Мансур ВӘЛИЕВ,
Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии