Гәҗит көтеп, зар булабыз

«Безнең гәҗит»не кыю булганга, дөресен курыкмый язганга күрә яратып укыйм. Без – сугыш чоры балалары, белемебез дә 7 класс кына. Күп әйберләрне белмибез дә. Кесә телефонын да көчкә өйрәндем. Балаларым Азнакайда яши, ирем бакыйлыкка күченде, үзем Чаллыда калдым.

«Безнең гәҗит» дустым да, юанычым да. Мин сезнең даими укучыгыз. Тик менә гәҗитне вакытында китермиләр. Чәршәмбе чыккан гәҗит безгә шимбә көнне генә килә. Көткән кешегә берничә көн бик күп вакыт бит ул. Әйтеп тә карадым инде, талашып та. «Үзең кер, эшләргә кеше юк», – диләр. Менә яңарак кына почтальон, тагын языласыңмы, дигән иде, юк, киосктан гына сатып алам, дидем. Туйдым аларның китергәнен көтеп.

Әлфия КАШАПОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии