Чынга ашмаган хыяллар

Чынга ашмаган хыяллар

Илдинә Ядкәрованың “Җил куучылар һәм алдаучылар” исемле язмасын (“БГ”, 16 март, 2011 ел) укып чыккач, 10 сыйныфта укыган чагым искә төште. Ул вакытта Кама Аланында уен бизнесы “чәчәк атып” килә иде. Бәхеткә, ул озакка сузылмады. 2009 елда казиноларны ябарга мәҗбүр булдылар. Шуннан соң шәһәрчек янә тынлык дөньясына чумды. Урамда хәтта эт тавышы да ишетелми хәзер. Әле кайчан гына “Тат-Вегас” дип танылган Кама Аланы бүген ни хәлдә икән?

2006 елда Владимир уен бизнесын кул астына алу турында карар чыгарды. Сәбәбе – казино һәм уен заллары көннән-көн артып, бердәнбер көнне дәүләт аларны контрольдә тота алмый башлады. Җиңел акча табу юлларын “кыскарта” башлагач, урам уртасында басып торган автоматларны да җыеп, каядыр алып киттеләр. Аларны махсус урыннарда гына урнаштырырга, дип килештеләр. Кама Аланы бистәсе дә шундыйлар рәтенә керде. Моңарчы үлем хәлендә булган шәһәрчек кинәт җанланып китте. ТатАЭС төзелгән чордагы биналар яңартылып, төрле төскә күмелде. Халыкка эш урыннары булачак, дип әйттеләр. Һәм, чыннан да, уен автоматлары ачылу белән, эшсезләр саны 28%ка кимеде. Мин дә шунда эшләп алдым. Яңа килгән автоматларны урнаштырдык без.

Изображение удалено.

“Тат-Вегас” ачылу белән, Татарстанның шәһәр-районнарыннан күпләр Кама Аланына агылды. Көненә уртача 500-600 кеше үз вакытын автомат алдында уздыра иде. Нәтиҗәдә, 2007 елда бистәнең бюджеты нибары 5 млн 400 мең сум гына булса, 2008дә уен автоматлары ярдәмендә бу сан 32 миллионга хәтле күтәрелде.

Казинолар белән саубуллашу вакыты бик тиз килеп җитте. 2009 елның 1 июлендә буенча “уен бизнесы” өчен махсуслаш­тырылган бары тик 4 зона гына калды. Кама Аланы бу исемлеккә кермәде.

Шәһәрчекнең бүгенгесе бик аяныч хәлдә. Эш урыннары җитмәүдән кешеләр Түбән Камага барып эшләргә мәҗбүр. Казино һәм автоматлардан инде күптән җилләр искән. Уен заллары урнашкан биналарда хәзер кайтаваз гына ишетелә. Яшьләр бик җитез бит безнең, ярты ел эчендә бөтен тәрәзәләрен ватып, диварларына рәсем ясап бетерергә дә өлгерделәр. Берничә ай элек бу биналарның берсендә төнге клуб эшли иде. Исеме дә ерактан ук җәлеп итә торган, “Париж” дип атала. Ләкин аңа да алга таба үсеш алу мөмкинлеге булмады. Тездән булган карны ера-ера, көчкә ишеге төбенә менеп җиттем. Күпме шакысам да, ачучы булмады.

Бервакыт Кама Аланында күңел ачу үзәге төзеләчәк, дигән имеш-мимеш йөри башлады. Бистә баш­лыгының урынбасары Ландыш Фәнис кызы Сафина белән очрашкач, моның ялган икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым. Аның сүзләренчә, андый “күңел ачу бизнес”ы халык арасында популяр түгел, чөнки Кама Аланында андый биналарны төзү авырга килә. 2008 елда монда “Кама Аланы” туристик-сәламәтләндерү паркы төзелү турындагы указга кул куела. Шуннан соң 3 ел вакыт узса да, төзелешнең башланганы әле күренми. Инвесторлар акча белән тәэмин итәргә ашыкмый, ахрысы.

Кайчандыр шау-гөр килеп эшләгән уен автоматларыннан калган биналар ярым җимерек хәлдә. Шуларның берсендә генә ниндидер тавышлар ишетелде-ишетелүен. Ләкин анысы да төзекләндерү урыны гына икән.

Изображение удалено.

Кама Аланында уен зонасы урнашуның кире яклары бик си­зелмәде кебек. Җинаятьчелекне контрольдә тоталар иде. Көне-төне туктамый уйнаган музыка тавышы гына халыкны тилмертте.

Шәһәрчекнең киләчәге турында әйтү, кибән эчендә энә эзләү кебек. Бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Шунысы кызык: Кама Аланының шундый хәлен күрә торып та, яллар җиткәч, барыбер анда, туган йортка кайтасы килә.

Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии