Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

РӘХӘТКӘ ЧЫДЫЙ АЛМЫЙЛАР

Элек гәҗитегезне укып, һәрвакыт тынычлана идем, эчемә җылы керә иде. Әмма соңгы вакытта Илфат Фәйзрахмановның язмаларында «борчылам», «вәзгыять үзгәрде», «бүген тагын нәрсә көтәсен белмим» кебек сүзләре ешрак очрый башлады. Минемчә, авырлык вакытында без бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Һәм Аллаһы Тәгаләнең бөтенесенә дә көче җиткәнен, бөтенесе дә Аннан гына булганын истән чыгармаска кирәк. Кечкенә чагымда әтием эчә иде. Мин шул вакытта ук аңладым: «Әтием эчеп кайтмасын, бүген сугышмасын иде», дип көне буе йөрсәм, шул көнне әти эчми иде, сугышмый иде. Аннан соң безнең халкыбызга иман бирсәң иде, дип сораган идем, менә шушы без күзәтә торган проблемалар башланды.

Бервакыт баш мөхәррирегез әбисе әйткән сүзләрне язган иде, мин дә хәзер шул сүзне кабатлыйм: «Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый». Ачлык вакытларында, сугыш вакытларында халык күпме нәрсә күргән – хәзер мин шуны гыйбрәт итеп яшим, ә ул авырлыклар аша узган кешеләр нишләптер иманга килмиләр. Нишләп шулардан соң Аллаһ кушканча яшәмәскә? Шуңа шаккатам мин. Тирә-яктагыларым да, рәхәткә чыдый алмыйча, бу тормышта иманнарын ташлап, намазларын ташлап, үлеп китәләр. Туганнарым, әнием менә шулай. Димәк, халыкка проблема кирәк. Кайгы вакытында кеше Аллаһы Тәгаләне искә төшерә бит, ул гомер гомергә шулай булган. Пәйгамбәр янында сәхәбәләр һәрвакыт «Бүген безне нәрсә көтә?» дип йөргәннәр. Ә аның өчен иртәнге һәм кичке догалар бар. Шуларны укысаң, шул көн әйбәт үтә. Гел тыныч булса, кеше бозыла бит. «Әллә онытты микән безне Аллаһ», дип әйтә торган булган элеккеләр. Ул авырлыклар пәйгамбәрләргә дә килгән, Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәләренә дә килә иң зур авырлыклар. Шул вакытта без Аны искә алабыз да, бер беребезгә таяныч булабыз. Шуннан моны Аллаһы Тәгалә күрә дә, ярдәмен бирә. Менә шушы иртәнге һәм кичке догаларны укысаң, һәрвакыт Ходаебызны истә тотсаң, бар да яхшы булыр, иншәАллаһ!

Фикерләрем бераз буталчыграк булса, гафу итегез. Сезнең гәҗитегезне укып, үзем татарча сөйләшергә, татарча фикер йөртергә өйрәнәм.

Сәлимә,

Чаллы шәһәре

ПОЧТА ХАКЛЫМЫ?

«Безнең гәҗит»нең язылу адресын бер урыннан икенчесенә ничек күчерергә? Шул сорау белән март башында элек яшәгән Эсперанто урамының почтасына кергән идек, безгә «Андый мөмкинлегебез юк, газета редакциясенә мөрәҗәгать итегез», диделәр.

Дмитрий ДЁМКИН,

Казан шәһәре

Әлеге сорау белән без Казандагы 59нчы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Анда эшләүче хезмәткәрләр укучыбызга почта бүлекчәсенә квитанция белән килеп, яңа адреска күчерү турында гариза язарга кирәклеген әйтте.

ГӘҖИТ КИЛМИ

«Безнең гәҗит» – күңелле генә түгел, тәмле гәҗит ул. Тик яңа елдан соң гәҗит вакытында килми башлады: йә бер, йә ике көннән соң гына китерәләр, аеруча бәйрәмнәрдән соң шулай була. Үзебезнең 47нче почта бүлекчәсенә шалтыраткан идем, редакциягә сылтадылар да, бетте шуның белән… Ачу килә, тәмле газетамны көнендә укый алмыйм.

Нәзимә, Казан шәһәре

47нче почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара ВӘЛИЕВА җавап бирә:

– Мәгълүм булганча, озын яллардан соң күпчелек басмалар графиктан бер көнгә соңрак чыга. Башка вакытта соңарулар булса, ул почтальонның чираттагы ялга (отпуск) яки больничныйга чыгуы белән бәйле булырга мөмкин. Андый чакта аның участогында көн аралаш башка почтальон хезмәт күрсәтә.

РЕДАКЦИЯДӘН: берочтан тагын искәртик. Газетаның вакытында килмәве, югалуы, һәм почта эшчәнлеге белән бәйле башка сораулар белән үзегезнең почтагызга мөрәҗәгать итегез. Редакцияне гаепләү була икән, безгә шалтыратыгыз. Редакция газетаны график нигезендә, почта белән ике арада төзелгән килешүдә каралганча җибәрә. Бары бәйрәм яллары гына графикны үзгәртә ала.

ИКЕБЕЗГӘ 90 СУМ

Быелдан башлап телефонга ташламалар нык кимеде – 90 сумга гына калдырдылар. Ләкин без хатыным белән икебез дә ташлама тиешле кешеләр. Ә аны яртылаш бүләләр дә бирәләр. Һәрберебез дә шул ташламага хаклы түгелмени?

Аннан соң «Татар халкы исламнан кайчан чыгып киткән?» («Безнең гәҗит», №9, 2нче март, 2016) язмасы өчен Рәсим хәзрәт Хәбибуллинга рәхмәт әйтәсем килә. Радиода «Хак дин» программасында бу мәсьәләгә аңлатма биргәндә, Рамил хәзрәтебез: «Әгәр кырыгы, җидесе, өчесен уздыруны гаеп итәләр икән, андый кешеләр надан», – дип, безнең Шиһабетдин Мәрҗәни, Утыз Имәни кебек дин әһелләребезне юкка чыгарып ташлады. Әллә инде үзе надан булды. Ун мулла килә икән, ун мулла ун төрле сөйли. Диндә юк бердәмлек.

Гали, Азнакай шәһәре

Беренче сорауга Азнакай районының социаль яклау идарәсе белгече Гөлнара ЛОТФУЛЛИНА җавап бирә:

– Быел «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында»гы канунга җитди үзгәрешләр гамәлгә керде. Алар нигезендә һәр телефон номерына субсидия 90 сум белән генә чикләнелгән, элек 242 сум алалар иде. Хәзер ташлама абонент линиясеннән файдалану өчен генә каралган. Икесе дә хезмәт ветераны булса, шул 90 сум кырык бишәр сум итеп бүлеп бирелә.

ИМАМНАРДАН КӨЛӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ

Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Казаннан Венера Нургалиеваның фикерен укыдым (Алло, «Безнең гәҗит»ме, №9, 2нче март, 2016). Ул имамнарыбызны Коръәнне дөрес укымыйлар, тәфсирен белмиләр, дип гаепләп язган. Ул Ислам университетын тәмамлаган имам турында яза. Мәҗлестә бергә булдык, ди. Аннан сораган, моның тәрҗемәсен беләсеңме, дип. Тегесе «якынча» дип әйткән.

Бу бит инде имамнардан көлү була, минемчә. Ул үзе кайда укыган, диясем килә, Коръәннең тәрҗемәсен беләме икән? Имамнарыбыз дини йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәчетләребездә намазларыбызны һәм башка авыр вазыйфаларны үти. Ә мәчеткә беркайдан да акча керми, утка, газга түләп, шул сәдака акчасына гына яши бит алар. Мәрхүм-мәрхүмәләребезне дә соңгы юлга догалар укып озаталар. Мәҗлестә ирләр янында утырырга тиеш тә түгел иде бит ул Венера ханым.

Рәсим хәзрәтнең дә язмаларын укып барам. Бидгать гамәлләр турында яза. Ул үзе бик галим кешемени соң? Ул кайда укыган, кайда имамлык итә икән? Архивлардан элекке язмаларны гына күчереп язмыймы? Андый сүзләр динебезгә акрын гына һөҗүм итү, коткы таратуны башлау түгелме? Моннан соң да язучылар күп булыр әле, моны инде меңнәрчә имамнарны мыскыллау итеп аңларга була. Алар көчләреннән килгәнчә әдәп-әхлак турында вәгазьләр сөйлиләр. Бу язмалар турында баш казыебыз ни әйтер икән, дип уйламыйлармы? Безгә ничек тә фетнәләр булдырмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбыздан разый булса иде.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

КОРЪӘН БҮЛӘК ИТӘСЕМ КИЛӘ

Венера Нургалиева язмасында телгә алынган, иптәшен югалткан хатынның кайгысын уртаклашам, ә авторның үзенә әйтәсе сүзем бар. Аңа ихластан Коръән белән «Һәфтияк шәриф» бүләк итәр идем. Без бит мөселман, үзебездән башлыйк. Газиз кешеләребез мәңгелеккә күчә бит, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрәбез. Ә атна саен әрвахлар җаннары дога өмет итеп кайта. Кемнәрдер атна саен дога кылып килсә, аларның алларына зур табак аш китереп куйган төсле була. Ә дога кылынмаса – ач кала. Әйтмим мин сәгатьләр буе дога кылып кына утырырга дип, салават әйтәсең дә, үз телең белән, шул да савап. Монда бит ул гаепләп язган – сәдака ала дип. Ничегрәк әйтим инде: бишектән алып ләхеткә хәтле өйрәнергә кушкан бит. Ул имам яшь кеше ич, эшен, хатынын, балаларын өйдә калдырып, чыгып китә, бөтен көне шунда үтә. Сәдаканы Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә ризалыгы өчен бирәсең бит инде, әрвахларга барып ирешсен өчен, Аллаһ кабул итсен өчен – менә бит хикмәте нәрсәдә. Сәдаканы биргәч, кире бирмәгән, дип гаепли бит инде Венера ханым. Хәзрәтнең хатыны, баласы һава белән тукланмый бит, шуны да аңларга кирәк. Бәлки, ул мәчеткә бирәдер акчаны. Әрвахлар рәнҗеп ятмасын иде. Ни өчен «Һәфтияк шәриф»? Анда гарәп телен белмәгәннәр өчен аңлатмасы бар, Коръәннең татарчасы бар. Нигә үзебезгә укымаска, нигә һаман саен гаепне кемнән дә булса эзләргә? Диндә турысын бәреп әйтү юк, хикмәт белән аңлатуым гына. Үзең укыганнар әрвахларга турыдан-туры барып ирешә. Борчылам шулар өчен, ярдәм итәсем килә.

Әминә ЛАТЫЙПОВА,

Азнакай шәһәре

Әминә ханымга Венера Нургалиева белән элемтәгә керер өчен телефонын бирдек. Бүләге иясен тиз арада табар, дип ышанабыз.

ИНВАЛИДЛАР ӨЧЕН КЫЙММӘТРӘК

Мин 63 яшьлек авыл пенсионеры, икенче группа инвалид. Күптән түгел «Россельхозбанк»тан кредит алып, абзар эшләттем. Рекламада пенсионерларга 17 процентка тәкъдим ителгән кредитны миңа, группаң бар дип, 22 проценттан бирделәр, мин аны тулы бәясе – 27 процент итеп түлим. Бу дөресме? Ни өчен аны 17 процентлы итеп рекламалыйлар?

Нәкыя апа,

Балтач районы Сасна авылы

Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, «Россельхозбанк»ның Балтачтагы филиал идарәчесе Кадрия ЛАТЫЙПОВАга шалтыраттык:

– Аерым клиентның килешү шартларын без киң җәмәгатьчелеккә белдертә алмыйбыз, чөнки бу банк һәм коммерция сере санала. Барлык аңлашылмаучанлыкларны бетерер өчен Нәкыя ханымга безнең банк бүлегенә килергә киңәш итәм.

ВЕЛОМАРАФОНГА ЧЫКМАКЧЫ БУЛАМ

Каен суларының файдасы, шулай ук сазлыкларда үсә торган лабазчы (лабазник) үләне турында яза алмассызмы? Тагын шуны да хәбәр итмәкче идем сезгә: җәй көне Татарстан буйлап велосипедта сәяхәткә чыкмакчы булам. Мин пенсиядә, 61 яшь тула, шул марафонны оештырырга миңа кем дә булса ярдәм итә аламы?

Алексей ПАВЛОВ,

Сарман районы, Баткак авылы

Укучыбызның халык медицинасына кагылышлы гозерен газетабызның якын саннарында үтәргә тырышырбыз.

Ә веломарафон турында соравына Сарман районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илгизәр ГАДЕЛШИН җавап бирде:

– Алексей Павловны без бик күп еллар беләбез, ул районыбызда уздырыла торган спорт чараларында активлык күрсәтә. Былтыр район үзәгендә оештырылган велоузышта ул иң өлкән катнашучы буларак танылды. Аның велосипедта сәяхәт ясау теләген, әлбәттә, без хуплыйбыз, көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Районыбызда күп кенә агрофирмалар бар, аларның җитәкчеләренә үзем чыгып, Алексей Павловка бу эшендә булыша алмаслармы, дип сорамакчы булам. Кешенең ихлас теләге булганда, бар да килеп чыгар.

***

Бу атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Аларның барысы да газета битләренә сыймаганга күрә, кайберләренә киләсе саннарда җавап бирергә тырышырбыз. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ әзерләде

Комментарии