Вәгъдәләрне үтәү мәктәп тикшерү генә түгел шул…

Алда безне ни дәрәҗәдә матур тормыш көтәсен «зомбо» атамалы тартмадан ишеттерәләр икән, үткәнгә борылып карау да һич кенә дә артык булмас. Коммунизмга илтүче биш еллык планнар, төрле рәвештәге, бәндә йөзлесен дә кертеп, социализмнар, Американы куып тотып узып китүләр, «перестройка»лар шул хәтле канга сеңгән ки, 2008нче елның март аенда рәсми рәвештә игълан ителгәнен дә авызымны ачып тыңлаганмын икән. Тыңламаслык та түгел иде. 2020нче елда уртача хезмәт хакы ай саен 2700 доллар, өч кешелек гаиләгә 100 кв. метрлы фатир, халыкның яртыдан артыгы урта хәллеләр (средний класс), инфляция 3% артмаска тиеш иде. Бу подъезд төбендә утыручы әби-бабайлар имеш-мимеше түгел, дәүләт дилбегәсен кулларында тотучыларның рәсми «Российская газета»лары аркылы халыкка җиткергән сүзләре, вәгъдәләре иде. Шулай ук мәгариф һәм сәламәтлекне саклау өлкәсендә дә алдынгы илләр рәтендә булабыз, үлүчеләр саны 1,5-2 мәртәбәгә азая, ә иң алдынгы технологияләр кулланылучы медицина ярдәмен 10-20 проценттан 70-80 процентка җиткерәчәкләр иде.

Булдырачакларының барысын да санап утыруның мәгънәсе юк. Шул ук буразна, шул ук сөйләүчеләр. Шунысы гыйбрәтле: алар барысы да «Стратегия-2020» дәрәҗәсендә вәгъдә ителгән иде.

Бүгенгеләренекен тыңлап тормадым. Бәлки тагын да «булдырабызрактыр». Тыңламавымның сәбәбе шул: уртача эш хакын 2700 долларга җиткерү, өч кешелек гаиләне 100 кв.метрлы фатир белән тәэмин итү һәм башкалар прокуратура хезмәткәрләрен мәктәпләргә йөгертү кебек кенә ансат гамәл түгел шул.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар шурасы рәисе

Комментарии