Актанышта кабат «Фәттахов бураны»

Актанышта кабат «Фәттахов бураны»

Актаныш районының Суыксу авылыннан хат алдык. «Без – 12 кешедән торган «Бердәмлек» дип аталган иҗтимагый төркем. Сезне авылыбызда узачак хисап җыелышына чакырабыз. Безнең пай җирләребезне мәҗбүри диярлек үзебезнең хуҗалык җитәкчесеннән алып, башка бер инвесторга бирмәкче булалар», – дип язылган анда. Кайтуыбызны сораганнар.

КЕМГӘДЕР ЯНӘ ҖИР ҖИТМИ…

Татар Суыксу авылына кайткач, инициатив төркем әгъзалары белән очраштык. Берсен-берсе бүлдереп, тулырак аңлаттылар:

– Безнең пай җирләребез күп еллар буе авылыбызның «Агыйдел» хуҗалыгында арендада булды. Бернинди канәгатьсезлек юк иде. Соңгы берничә көндә җирлек башлыгыбыз Гүзәлия Хамматуллина урамнары-урамнары белән халыкны аерым җыеп чыкты. «Җирләрегезне башка оешмага арендага бирмисезме? Бирергә кирәк, җирләрегезне аягында нык басып тора торган хуҗаларга бирегез», – диде. Ник без аны тора салып башка кешегә бирик? Хуҗалык җитәкчебез Эльвира Альбертовна моңа кадәр пай өчен вакытында түләп килде, аерылып чыгасы килгән кеше аерылды да чыкты. Без аннан канәгать. Хәзер яңа инвесторга бирәбез икән җирләрне, түләми башлый икән, каян табабыз без аның җитәкчесен? – ди Илгизә ханым Габдрәшитова.

– Ә берәрсе пай җиремә печән чәчәм, үзем өчен кулланам, дип уйласа, башка инвестор белән төзегән килешүен өзә аламы әле ул, юкмы… Ә Эльвира Альбертовна кул астында гына – аның белән көн саен күрешеп була. Ул аерылып чыгарга теләгәннәргә мөмкинлек биргәләде дә инде. Авылдаш булмаган, читтән килгән кешегә бирәсе килми безнең, – дип аның сүзенә кушыла Алмаз Хәйбуллин.

… «Агыйдел» хуҗалыгы җитәкчесе Эльвира ханым Шәрәфетдинова белән очрашып сөйләшергә булдым. Ни өчен авыл башлыгы аның турында булдыксыз җитәкче дип сөйләп йөри? Теләсә нинди авылда хуҗалык җитәкчесе белән җирлек башлыгы иңгә-иң, кулга-кул тотынышып эшләргә тырыша бит. Ә Суыксуда нишләп берсенә каршы икенчесе агитация ясап йөри икән, белешәсе килде.

– Бу җирлек башлыгы түгел, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов алып бара торган агитация. Инде министр булудан туктап, районга кайтканнан бирле эшләргә бирми бит. Һаман көрәшергә туры килә. Халыкның пай җирләрен миннән алып башка инвесторга бирергә теләве дә – аяк чалуының бер төре генә дип башлады ул сүзен.

Эльвира Шәрәфетдинова җитәкли торган «Агыйдел» хуҗалыгына карата Актаныш район башлыгының битараф булмавын без моннан ике ел элек тә язып чыккан идек инде. («Колхоз бурычын каплау өчен кибет белән аптекамны саттым» – «Б.Г. », №21, 23 май 2018). «Энгель Фәттахов районга кайтканнан бирле «Агыйдел» хуҗалыгы җирләрен башка кешеләргә бирергә ымсына» дип сөйләгәннәр иде безгә ул чакта.

– Монысы чираттагы мәртәбәсе. Халыкның пай җирләрен арендага алуым турында 49 еллык килешүем бар. Шушы килешүләрне бетереп, җирләрне башка хуҗага бирергә тели главабыз. Ләкин болай гына эшләнә торган эш түгел ул – җир пайлары бит халыкныкы. Үз паен кемгә бирәсен кеше үзе хәл итә. Шуңа күрә халыкны миңа каршы котырта башладылар да инде. «Күреп торырсыз, Эльвирада кала икән, җирләрегез чәчелмәячәк тә, сөрелмәячәк тә», – диләр авылдашларыма. Әйе, безнең «Агыйдел» хуҗалыгы бай түгел, матди кыенлыклар да гел булып торды. Чөнки мин банкрот хуҗалыкка җитәкче булып килдем, һәм өч ел инде аны шушы статусыннан чыгарырга тырышам. Суд юлларында йөрим, банкларныкына әйләнеп беткән хуҗалык милкен: амбарларны, җирләрне, биналарны кайтару өчен чабам. Әле шуның белән беррәттән, хуҗалыкны да алып барырга кирәк. Чәчүгә чыгыйм дисәң дә, уңыш җыеп алырга дисәң дә – миллионнар кирәк. Ә районнан әз генә дә матди ярдәм дә күрсәтмәделәр. Энгель Нәвапович үз хуҗалыгына 20шәр миллион бирә, безнең хуҗалыкка ике миллион сум ярдәм дә таба алмый. Мине эшли алмый, дип пропагандалыйлар халыкка. 40 миллион бурычы бар иде хуҗалыкның мин җитәкче булып килгәндә. Хәзер 3 миллионга гына калды. Төп көч бурыч түләүгә юнәлдерелгәч, нәтиҗәле итеп эшләп буламыни, – дип сөйли Эльвира ханым.

Изображение удалено.ЯРДӘМ: КЕМГӘДЕР БАР, КЕМГӘДЕР ЮК

Эльвира Альбертовна әйтүенчә, бу җирне башка инвесторларга бирсеннәр өчен халыкны котыртулары болай гына түгел.

– Главабыз Энгель Фәттахов минем белән башта матур гына сөйләшеп карады. «Син бит хатын-кыз. Сиңа авыр, күреп торам. Әйдә хуҗалыгыңны өч миллионга гына сат та, кит тә бар», – ди. «Ничек сатыйм инде? Килгәннән бирле саклап калу өчен тырышыйм да, хәзер бурычын түләп бетерә язгач, ташлап китимме?» – дим. «Ярар авыр әйбер түгел ул. Халык белән соңыннан үзебез сөйләшербез. Җирегезне алсак, болай да үзеннән-үзе бетә инде синең бу хуҗалык», – диде. Бу кысулар главабызның үзенә җир кирәк булганга эшли торган эшләре дип фаразлыйм. Энгель Фәттаховның «Чишмә» авылында үз агрофирмасы бар, ул анда комплекс төзеп маташа. Тик терлек асраса да, аның терлеген йөртү, терлегенә азык әзерләү өчен җитәрлек җирләре юк. Аңа тагын кимендә 2 мең гектар җир кирәк. Безнең авыл халкының пай җирләре главабызның «Чишмә» агрофирмасына таман гына булыр иде. Бәлки шуңа шул кадәр тырышып миңа каршы агитация алып барыладыр. Энгель Нәвапович миңа әйтми генә минем белгечләрне үзенә чакыра һәм матур киләчәк вәгъдә итә. «Сез бернидән дә курыкмагыз. Нигә кушылуга каршы киләсез? Сезнең әйбәт, уңдырышлы җирләрдән яхшы, сыйфатлы уңышлар чыккач, аларны кыйбат бәягә сатып, 30-40 мең хезмәт хакы аласыгыз килмимени? Сез нигә һаман нәрсәгәдер өметләнеп ятасыз? Инде өч ел өметләнеп ятасыз бит, алга киткән җирегез юк бу Эльвира белән», – дип сөйли. Ә фактта, башка кеше килә икән, минем белгечләрне бер сәгать тә тотмаячаклар монда, – ди Эльвира ханым.

…Авыл халкы катнашындагы җыелышта Энгель Нәвап улы Фәттахов сүзен озын тотмады. Актаныш районындагы иң «проблемалы», районны иң артка сөйрәүче хуҗалыкларны атап китте. Шуның берсе – күптән түгел җирләре рекордлы кыйммәт бәягә «сатылуы» белән дан казанган «Эконом» хуҗалыгы (бу хакта күптән түгел газетабызда язган идек), икенчесе – бүгенге язмада телгә алынган «Агыйдел» хуҗалыгы икән. Соңгысына аеруча нык эләкте.

– Проблемалы хуҗалык. Мин Казаннан кайтканга да ике ел булды бит инде. «Агыйдел»не саклап калырга тырыштык. Ләкин алга китеш әле дә күренми. Көздән җирне эшкәртмәдегез, сыерларыгызның саны өч ел эчендә 1200дән биш йөзгә калды. Эшли алмый монда Эльвира Альбертовна, – дип, башта хуҗалыкның кимчелекләрен санап чыкты ул. Тик шушындый авыр хәлдәге хуҗалыкка шуның кадәр ярдәм күрсәтелде, дип бер сүз дә әйтмәде Фәттахов. Хәер, күрсәтелмәгән ярдәмне ничек күрсәтелде, дип сөйләсен инде… Үз агрофирмасына 20 миллион сум биргәндә дә, «Агыйдел»гә 2 миллион сум да тамызмаган, дип сөйләгәннәр иде, җыелыш алдыннан гына… Шуңа күрә, мин дә, Энгель Нәвапович чыгышыннан соң «Агыйдел» хуҗалыгын таркатмаска тырышып, аның бурычларын түләп бетерергә тырышып эшләгән җитәкчене куәтли торган сорау бирдем.

Изображение удалено.Энгель Нәвапович, сез проблемалары күп булганнар исемлегенә керткән хуҗалыкларның ни өчен авырдан эшләве безгә билгеле. Бу хуҗалыклар башка кешеләр гаебе белән заманында банкротка чыккан, ә бурычларын яңа җитәкчеләре түли. Бурычларны түләп, беррәттән эшләргә дә тырышу нәтиҗәсендә дип беләбез, кыскасы. Ничек кенә булмасын, соңгы ике-өч елда «Агыйдел» оешмасы 40 миллион сумлык бурычын 3 миллионга гына калдырган. Эшләргә тырышалар. Шулай да, хуҗалыкның пай җирләрен башка кулларга бирү хакында сүзләр булган икән. Бу пай җирләре – «Агыйдел» хуҗалыгының төп керем чыганагыннан берсе. Әгәр аны да тартып алсагыз, болай да авыр хәлдәге хуҗалыкны бетерү булып чыкмасмы бу?

– Айгөл мин сине әйбәт беләм инде, син авыл хуҗалыгында белгечкә әйләнеп беттең бит безнең район турында язып. Нигә син дөрес булмаган әйбер язасың да, чынбарлыкны язмыйсың соң? Сиңа җавап мондый: һәрбер оешманың җитештерүчәнлеге беренче заттан – җитәкчедән тора. Нигә хуҗалыкны бөтенләй җимереп бетерергә ди. Бөтенләй җимереп бетергәнче, торгызып булганда, торгызу әйбәтрәк бит инде. Шуңа күрә безнең тәкъдим бар, булдыра торганнарга бирергә мөмкин пай җирләрен, – диде башлык.

Ләкин шул ук вакытта, кат-кат кисәтте: халыкны мәҗбүр итмибез, үзләре теләсәләр бирерләр, тәкъдим генә итәбез, диде. «Без уртага салып сөйләшергә дип килдек, ә карарны үзегез кабул итәрсез», – дип тәмамлады сүзен башлык.

Энгель Нәваповичның Актанышны авыл хуҗалыгында – сөт, ит җитештерүдә, иген уңышында иң алгы рәтләргә чыгарасы килүен бу җыелышта тагын бер мәртәбә ишетергә туры килде. «Артка сөйрәүче хуҗалыклар» булмаса, бар да яхшы булыр иде, дигән фикер сизелде башлыкның тел төбендә. Энгель Нәвапович – сезнең район бюджетыннан хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм нинди – нәтиҗә шундый булырга тиештер инде ул. Мәсәлән, «Ташкын» хуҗалыгына 100 миллион сум ярдәм күрсәтелгән, диделәр. Ә бит бу акчадан өстерәлеп барган оешмаларга да аз гына тамса, нәтиҗәсе булмас идеме икән?

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии