Булдырабыз шушы буламы?

Булдырабыз шушы буламы?

Казаныбызның меңьеллык тарихы булып та, бүгенге көннәрдә чынлыкта, Явыз Иван басып алуыннан (464 ел элек) башланган тарихи истәлекләр генә чиксез барлана. Бигрәк тә бу Казанга митрополит Феофан атакай билгеләнүе белән «Казань – православный город» буларак дөньяга таныту тырышлыгы чиктән ашып бара. Бүген бу хәлләрнең Екатерина патшабикәгә һәйкәл кую тәкъдиме белән чыга башлаган Казан мэриясе гамәле куркыныч дәрәҗәдә икәнен раслап тора. Митрополит Макарийдан башланган татарны «чукындыру» сәясәтенең яңадан кузгалуы күзәтелеп, милли мәркәзебез кабат православие чиркәве һөҗүмендә җиңелеп бара! Һәм, Казаныбыз мэры Илсур Метшин әфәнденең: «Все, о чем я просил икону (икона Божьей матери – Мәрьям Ана иконасы) за эти 10 лет… исполнилось. И нам всевышний ответил…» – дип әйткән сүзләре Казанның «православный город»ка әйләнүен татар җитәкчеләребез хуплавын һәм дә бу өлкәдә тырышуларын да ачык күрсәтә.

Татарстаныбыз хөкүмәте җитәкчеләре «Без булдырабыз» дип, 23 ел идарә итәләр. Шөкер. Әмма, толерантлык шигаре (ә бу – православие белән ислам диннәре татулыгы дип әйтү түгел) белән чыгып, «сиңа да, миңа да» уены башлау бүген татар милләте өчен бик җитди, хәтта куркыныч проблемага әйләнде!

Мәркәзебез кирмәне нәкъ уртасында – ханнарыбыз зираты, мәчете өстенә салынган чиркәү төзүчеләренә бер мәгънәсез һәйкәл куелган! Шул урында, мисал өчен, Мөхәммәдъяр яисә башка милли шәхес һәйкәле булуы соралып тора! (Бу гамәл киләчәктә тормышка ашыр дигән нияттә калыйк.) Татарстан халкы, сынлы сәнгать осталары, тарих фәне галимнәре, бөтентатар күркәм зыялылары белән киңәш тотмый, кем тарафыннан кылынган гамәл икән дигән фикер туа. Татарча һәм урысча киенгән ике ир-ат сурәте, имештер, төзүче таш осталары. Нәрсә символы соң бу?! Әйе, бу – татар ата-бабаларыбыз төзегән таш кирмән, аларның мәркәзе булган. Урыс патшасы аны канга батырып басып алган да чиркәүләр төзеп бетергән.

Ярый, чиксез шөкер, «Кол Шәриф» мәчете торгызылды!

Ярый, урыс милләте өчен тарихи, мәдәни ядкарь саналган Благовещение чиркәве дә эшләп тора! Бу толерантлыктыр. Без – мәдәниятле, зыялы милләт – башка диннәрнең, милләтләрнең тарихын, мәдәниятен чиксез ихтирам итәбез. Әмма, толерантлык – «сиңа да, миңа да» уенына әйләнеп, татарның Бөек Ватаны булган Татарстанда 50гә50 һич була алмый! Һәм дә бу – Татарстанның һәр гражданына ачык аңлашыла!

Бүгенге көндә Казанда биналары сакланган бар чиркәү дә эшләп тора. Аңлашыла ки, 464 ел элек булган хәлгә үч саклау – ахмаклык!

Әмма дәүләтчелеген 1992нче елларда батыр көрәшеп торгыза алган шанлы татар милләтенең Явыз Иван явында каһарманнарча сугышып үлгән данлы бабаларыбыз якты истәлеген җуярга ХАКЫ юк! Ни хикмәт , милләтебез аларга багышланган монумент куя алмый!

Бүген «сиңа да, миңа да» уены, ягъни «толерантлык» вәсвәсәсе чамадан ашып, Казан татар милләте мәркәзебезне «православный город»ка әйләндерү ысуллары төрле юнәлештә һөҗүм дәрәҗәсенә җитеште! Шуның бер күренеше – юкка чыккан чиркәүләрне дә янәдән торгызу гамәле. Мәрьям Ана иконасы табылу риваятен алга сөреп, Казан Изге ана соборын («Кол Шәриф» мәчетеннән ике тапкыр зуррак итеп), хәзерге кризислы елларга карамастан, торгызу фикере! Шулай ук, Казанны алганда һәлак булган урыс сугышчыларына монументны православие диненә туры китереп яңарту һәм туристлар объектына әйләндерү дә ни тора! Бу хәлләргә чаклы, Татарстан мөфтияте – «собакам и татарам» йөрергә ярамаган Кирмәннең төньяк җирләреннән – Татар бистәсенә куылды! Татарстан дәүләтчелеген яулап алуны, беренче президентын сайлау оештыруны җитәкләгән БТИҮ (танылуы буенча – ТОЦ) шулай ук К.Маркс ур., 41 бинасыннан оятсыз рәвештә Татар бистәсе подвалына куылып, көчле эзәрлекләүләргә дучар ителде!

Мондый куркыныч күренешләр дәвамы булып, Казан Епархиясен җитәкләгән Феофан атакай тарафыннан кылынган оятсыз гамәлләр дә тора. Бу гамәлләрнең оятсызлыгы иң беренче чиратта, урыс милләтенең татарга каршылыгын кабартуда. Бу инде толерантлык түгел, ә чын агрессия! Моның иң соңгы дәлиле итеп – инде интернетта да киң таралган һөҗүм билгесе – «Спасем уникальный облик Свияжска» исемле, «Русское общественное движение» кешесе, Мәскәүдә яшәүче Надежда Шалимова оештырган петицияне күрсәтергә була. Әлбәттә, аны Казандагы «Общества русской культуры Татарстана» әгъзалары кискен рәвештә күтәрде. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әфәнде югалып, куркып булса кирәк, «…останется памятником русской культуры. Комментировать тут нечего!» – дияргә мәжбүр булган. Әлегә чаклы, Казан Епархиясенә кушылып, «Общества русской культуры» әгъзалары: «Татарстанда урыс теле укыту кысрыклана», – дигән чи ялган таратып, урыс милләтенең татарга каршы нәфрәтен кабарту чаткыларын кабыза килде.

Инде, Казаныбыз, милли йөзен тәмам югалтып, «российский православный город» исемлегенә язылса, җәмәгать, БЕЗ – ТАТАРЛАР дип әйтүнең мәгънәсе калмаячак!

Бүген татар милләте үз ватанын, мәркәзен югалтуга бер аягы белән генә түгел, инде упкын читенә китереп бастырылды!

1992нче елда даулап алынган суверенитет югалу дәрәҗәсенә җиткерелгән!

1993нче елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе тураклап ташланган! Конституциянең калган хәлендәге маддәләре дә республика тормышында кулланышка кертелмәгән!

Татар милли мәгарифе юк ителде!

Татар теле белгечләре пышылдап сөйләшә!

Тарих галимнәре республика хакимияте мөнбәреннән куылган!

Татар язучылары телсез!

Татар журналистлары «Бердәм Русия» ятьмәсендәге хакимнәргә тәлинкә тотучыга әверелдерелгән, ә калганнары кискен эзәрлекләнә.

Балалар инде татарча сөйләшеп үсми.

Алмашка үскән татар милләте дәвамчылары – яшьләребез – фатирсыз, эшсез һәм милли җансыз мескен хәлендә калдырылган.

Нәрсә бу?

Булдырабыз шулмы?

Толерантлыкмы бу?

Глобальләштерү шаукымымы?

Исеме – милләткә хыянәт бу.

Бу – Русия Федерациясе хөкүмәтенең татар идарәчеләре кулы белән татар милләтен юк итү тырышлыгы казанышы!

РФ хөкүмәтенең милли сәясәт стратегиясе (19.12.12 ел, Указ президента №1666) нигезендәге «Укрепление единства российской нации и этнокультурное развитие народов России» (2014-2020г) программасын кабул итүдә катнашкан Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары, җитәкчеләре беренче чиратта, чеченнар, бурятлар, якутлар һ.б. да – «российская нация», ягъни бер урыс милләте дип аталуга каршы булмауларын күрсәткән була түгелме?! Дәүләт Думасында Татарстан вәкилләре, Татарстан Республикасы җитәкчеләре, татар галимнәре бу фактны белеп, милләт мәнфәгатен Русия хакимияте аягы астына ташлаган була түгелме?! Ни өчен? Җавап бер генә – алтын ялтыравына күзләре камашып, зиһеннәре чуалу сәбәпле. Татарстанда татарның милләт буларак бетерелү чигенә җитүен – телне кулланмау; Казан милли йөзен булдырмау; православие чиркәүләре гамәле киң җәелүе; Татарстан Республикасы җитәкчеләренең халкыннан читләшүе; тарих, тел галимнәре, киң җәмәгать эшлеклеләрен хөкүмәт даирәсеннән тибәрү; милләтнең аяныч хәлен күрсәтүче БТИҮ хәрәкәтен һәм аңа теләктәшлек итүче шәхесләрне эзәрлекләүне – 23 еллап хакимияттә утыручы әфәнделәр тырышлыгы җимеше дип танырга кирәк!

Табигатьтә, үлем куркынычы янаганда, тереклеген саклау инстинкты кискен рәвештә идарә итә башлый.

Меңнәрчә ел көрәшеп бирешмәгән, үлмәгән, дәүләтчелеген югалтмаган борынгы тирән тамырлы, данлы төрки ата-бабаларыбыз дәвамчылары булган ГАЗИЗ ТАТАР ХАЛКЫ! Бүгенге көндә җитәкчеләребез, зыялылар – рухи байлык ияләре – галимнәр бер булып, бөтентатар милли җәмәгатьчелеккә таянып кына татар милләте алдындагы упкыннан котылу күпере торгызу мөмкин!

ИРТӘГӘ СОҢ БУЛАЧАК.

Зилә ХӘМИТ

Комментарии