Адымнар кая илтер?

Адымнар кая илтер?

ТНВ каналыннан «Ком сәгате» тапшыруын карамаучылар сирәктер дип уйлыйм. Чөнки үзем дә аны даими рәвештә карап барырга тырышам.

Укытучылар көне уңаеннан «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов белән булган әңгәмәне карап утырдым. Яшермим, якты өметләр белән бергә шик-шөбһәләрем дә пәйда булды. Якты өметләр дигәннән, ул хакта күп сөйләшә торгач, караңгы полосага килеп кергәнебезне сизми дә калдык. Шуңа күрә яктысы торып торсын, шөбһәләр турында гәп корыйк әле. Мәгариф өлкәсен киләчәктә булырга мөмкин караңгылыктан саклау өчен. Дөресен әйткәндә, «Адымнар» мәктәбендә дүрт меңгә якын укучы, алты йөзләп хезмәткәр, шул исәптән 176 педагог булуын ишеткәч, ярты миллион гектар җире була торып та банкротлыкка чыгып таратылган «Вамин» ширкәте искә төште. Үземчә нәтиҗә дә ясап куйдым: мегапроектлар белән мавыгу мәгарифкә күчкән, ахры. Әлбәттә, азагы ни булып бетәсе без – гадиләргә билгеле түгел. Кайбер классларда кырыктан артык укучы булуы, укытучылар җитешмәү сәбәпле атнага кырыгар сәгать дәрес бирүче педагоглар булуы бөтенләй шок хәленә кертте. Белгечлегем буенча ерак торганга, мондый мәктәптә укытуның сыйфаты турында фәлсәфәгә кермим. Һәркем үзе уйлансын! Ә Айдар әфәндегә мондый «армада» белән җитәкчелек итүдә Аллаһыбыз ярдәм итсен диясе генә кала. Өстәвенә, Дәүсовет депутаты да икән.

Кемнәрдер, ул мәктәптән дүрт тел өйрәнеп чыгалар, дип тел шартлатыр, әлбәттә. Әмма мин түгел. Чөнки Русиядә чит телләр белүгә җитмеш процент кешенең ихтыяҗы юк дигән мәгьлүмат бар ( 24нче канал ТВ). Ни дә булса табасың икән – ни дә булса югалтасың, дигән гыйбарәгә таянып эш итсәк, чит телләрне артык өйрәнү башка фәннәрне өйрәнүгә зыян китерәчәк. Ә файдасы ташка үлчим булыр. Айдар әфәнде үзе дә, укучылар да, укытучылар да вакыт җитмәү шартларында яши, диде.

Бүгенге вәзгыятьтә чит телләрне өйрәнү теләге булганнарга мөмкинлекләр җитәрлек, аудио-видеолардан башлап репетиторларга кадәр. Ә нигә илдә ихтыяҗ аз була торып, укучыларны чит телләр белән көчләргә? Киләчәктә чит илләргә чыгып китеп бәхет эзләсеннәр өченме? Үземә мәктәптә укыганда да, институтта да немец телен өйрәнергә туры килде. Мин аны ул вакытта да белмәдем юньләп, хәзер бөтенләй онытылды. Өстәвенә институтта латин телен укыттылар. Файдасы шул гына – латин алфавитын беләм. Аны кем белми соң хәзер? Күпме вакыт әрәм ителеп, нәрсәләрдер белми калганмын укыганда – зыяны шунда.

Айдар әфәнде укытучы хезмәтенә тиешенчә караш булмавын, хезмәт хакларының түбәнлеген, педагог булырга теләүчеләрнең азлыгын, укып чыкканнарының эшләргә теләмәүләрен дә яшереп тормады. Финляндия белән чагыштырганда отышлы хәлдә булуыбызны да әйтергә җөрьәт итте. Моны белмәүчеләр инде сирәктер. Никтер бу тапшыруга татар телен хокук органнары каршында күкрәк киереп якларга курыкмаган Павел Шмаковны чакырмыйлар. Финляндиядәге мәгариф системасы турында ул тәфсилләбрәк сөйләр иде. Чөнки анда яшәгән, укыткан, милләтебез каршында мәгариф тармагы җитәкчеләренең «куркак борынына» чиертеп абруй казанган шәхес ул.

Укытучылар еш кына, озак еллар балалар белән эшләү дәверендә үзебез дә балаларга хас сыйфатларга ия була барабыз, диләр. Мин үзем дә чамалыйм шулай икәнен. Чөнки Саба районында инде мәрхүм җизнәм Солтан Гайнетдинов гомере буена мәктәптә балалар укытты. Новатор укытучы буларак, анда наивлык та, гаделлеккә омтылыш та, дәүләткә тәнкыйди мөнәсәбәт тә бар иде. Аңа охшаган – иҗади рухлы, киләчәккә оптимистик карашлы, фәнне практика белән оста бәйләп, балаларга шуны сеңдерә белүче педагоглар күбрәк булсын иде.

Укытучыларны хакимиятнең бишенче тәгәрмәче итеп, төрле сәяси чараларга җәлеп итү, аларга ышаныч күрсәтү кебек тоелса да, халык алдында абруен гына төшерә, минемчә. Шәхсән үзем гадел булмаган сайлауларда комиссия әгъзалары сыйфатында катнашканнан соң рухлары имгәтелгән укытучыларны беләм. Чөнки, махсус күзәтүче буларак, үземә дә шул юлларда йөрергә туры килде.

Күп тапкырлар сөйләнгәнгә күрә, БДИның зыянлы яклары, җәмәгатьчелек контроле булмау сәбәпле, башка оешмалардагы кебек, мәктәпләрнең үзенә йомык корпорацияләргә әверелү куркынычы булуын, мәктәп баласын үз туган телендә укытмыйча, милләтебезнең киләчәгенә балта чабуыбыз турында җәелеп сүз алып барасым килми. Күпләргә билгеле. Алар халкыбызның тамагына зур төер булып утырган фактлар. Ни косып чыгарып булмый, ни йотып.

Әлбәттә, һәр ата-ана педагогика фәненең нигезен аңлап, бала психологиясеннән хәбәрдар булган хәлдә нарасыйларын тәрбияләп үстерә алса, укытучыларга да җиңелрәк булыр иде. Әхлак тәрбиясе буенча мәктәпләргә дини оешмалар ярдәмгә килә ала. Әйтик, Балтач районындагы кебек. Әмма фәнни предметларның укытылышына зыян китермичә генә. Һәркайда, һәр нәрсәдә чама кирәк. Зур мәктәпләр финанс күзлегеннән караганда, бәлки, отышлырактыр. Әмма киләчәгебез бүгенге балаларның нинди булуына бәйле булуын аңлаган хәлдә, зур кешеләр тирәнрәк уйлап карар кабул итсеннәр иде. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Байлар Сабасы

Комментарии