Хәтер көнен рәсмиләштерәсе иде

Хәтер көнен рәсмиләштерәсе иде

(Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать)

Урта гасырның бөек мәдәни байлыгын тәшкил иткән архитектура һәм кул һөнәре шедеврларын («Казан таҗы», «Хан тәхете»), Кол Шәриф мәчете, гүзәл әдәби әсәрләр – шигъриять җәүһәрләре – Мөхәммәт Әмин, Мөхәммәдьяр поэмалары, «Татар яугирләре поэзиясе», халык авыз иҗаты – легенда, риваять, җыр, бәет, легендар китапханәләр, мәдрәсә, мәһабәт мәчет биналары тудырган Казан ханлыгы 1552нче елны фаҗигале рәвештә җимерелә... Бу татар тарихында иң хәвефле вакыйгаларның берсе булып килеп баса һәм төрле ил авторлары тарафыннан нәкъ шул рәвештә тасвирлана да.

Чынлап та, татар тарихы – ул үзе бөек, гүзәл, тетрәткеч эпос... Тәрәккыять, тыныч тормыш эпизодлары низаг, орыш, җиңү- җиңелү моментлары белән алышына, һәм бу тоташ каршылыклы тарих, халыкның аны горур рәвештә, ихтыярын, яшәү хисен, миллилеген, киләчәккә ышанычын югалтмый кичә алу кодрәте сокландыра, борынгы бабаларга карата тирән ихтирам, соклану хисен уята. Һәм 1552нче елда булган тарихи вакыйга җөмһүриятебез һәм башкалабыз Казанның хосусиятен, дөньякүләм урынын исәпкә алганда, мәһабәт тарихи мизгел – бөек грек әдибе Гомерның «Одиссея»сендәге Спарта белән Илион арасындагы бөек «ызгыш-яу» дәрәҗәсендә кабул ителә. Ул инде күптән бөек «Тарих китабына», «Чорлар хәтеренә», шигъриять-эпос битләренә алтын хәрефләр белән уелган факт. Аны онытып, исәпләшми, изге милли тарихыбыз сәхифәләреннән төшереп калдырсак, без «манкуртка» әйләнәбез, үлек, гомере беткән халыклар реестрына керәчәкбез.

Тарихын оныткан милләтнең киләчәге юк... Без үз тарихыбызны, телебез, изге традицияләребезне онытсак, кешелек галактикасында югалып калган, юкка чыккан мескен халыкка әвереләбез. Кем шундый халыкны ихтирам итсен, аның белән исәпләшсен һәм бу очракта Татарстанның дәүләтчелеген танысын, ди?!

Хәтер көне… Моңарчы бу тарихи һәм мәдәни чара татар җәмәгатьчелеге инициативасы белән, 1989нчы елның октябреннән алып, һәр ел көз көне башкалабыз җирлегендә – мәйданда үткәрелә иде. Моңа инде 32 ел... Без бу тарихи, дулкынландыргыч вакыйганы яңа тарих форматында, гүзәл бер тарихи спектакль, какшамас, үлмәс татар рухына мәдхия формасында, ата-баба, тарихны искә алу көне – әдәби, музыкаль, хореография катнаш мәһабәт синтез – мәйдан тамашасы, тарих манзарасы итеп үткәрергә тәкъдим итәбез.

Әгәр без «хәтер чылбырын» өзсәк, Русиядә яшәүче һәм дөньякүләм таралган 10 миллионнан артык татар халкы безне кичермәячәк, ә киләчәк буыннар тарихи нигезләрен, яшәү көчен югалтачак...

Буыннарны тоташтырыйк... Аларга гүзәл, татлы тарих вакыйгалары белән беррәттән, тереклек өчен кирәк яшәү эликсиры элементларының берсе булган, тормыш «ачысын» да татып карарга мөмкинчелек тудырыйк... Чыныксыннар, явызлык, сугыш, орыш һәм болар кебек бозык, вәхши гамәлләрдән арынып, «уку», белемле булу, хезмәт сөю, «камил шәхес», төзек, илаһи, мәдәни һәм самими цивилизация төзү идеясенә бирелеп яшәсеннәр.

Иң мөһиме: «Хәтер көне» – 15нче октябрьне татар мохитендә, җөмһүриятебездә «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы Татарстан канунына» кертеп, рәсмиләштерергә кирәк. Моның рамкасында «шәхсән искә алу», мәчет дәрәҗәсендә, күмәк рәвештә мәйдан җыеннары, урам йөреше үткәрергә була. Бүгенге максат – изге милли традицияне саклап калу, мәрхәмәтсез, «башсыз», хәтерсез, тарихсыз, «үлек» милләт булмау!

Фәндәс САФИУЛЛЛИН, Русия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Шурасы экс-депутаты

Индус ТАҺИРОВ, академик, тарих фәннәре докторы

Рафаэль ХАКИМОВ, академик, тарих фәннәре докторы

Абдуллаҗан ҖӘЛӘЛОВ, профессор, биология фәннәре докторы

Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның халык артисты

Равил ШӘРӘФИЕВ, Татарстанның халык артисты

Вахит ИМАМОВ, «Мәдәни җомга» гәҗите редакторы

Нәҗибә САФИНА, язучы

Комментарии