Без дә солдатлар идек

Без дә солдатлар идек

Ярты гасырдан артык элек, ягъни 1967нче елда безне армия хезмәтенә алдылар. 12 тәүлек поезд белән барганнан соң, төнлә хәрби частькә барып кердек. Солдат мунчасында юындырып, хәрби киемнәр кидерделәр. Бөтенебез бер төсле, кемнең кем икәнен һич танып булмый.

Безнең часть Ерак Көнчыгышның Приморье краенда, Липовцы поселогы янында урнашкан иде. Бу вакытта Кытай белән безнең ил арасында низаг башланганын без, әлбәттә, белмәдек.

«Карантин» узгач, күбебезне укыту үзәгенә, сугышчан техникаларны өйрәнергә җибәрделәр. Алты ай буена укытып, безнең «җиде кат тирене салдырып», чынлап торып солдат ясадылар. «Йөртүче-механик» дигән таныклык алып, үзебезнең хәрби частькә кайттык. Безнең полк үрнәк полк булып, дисциплина шактый кырыс иде. Шулай булырга да тиештер инде ул. Өч ел хезмәт итеп, «дедовщина» дигән нәрсәне белмәдек. Безнең белән чакырылганнарның күбесе ике ел гына хезмәт итте, ә миңа өч ел армиядә булырга туры килде. Арада төрле милләт егетләре бар, татарлар да күп иде. Вакыт булганда, кичләрен җыелышып утыра идек, гармунчыбыз Бәдретдинов Әнвәр (Кызыл Төбәк авылы егете) оста оештыручы иде. Без Минзәлә районыннан тугыз кеше булып, шуның алтысы татар идек.

Билгеле, килгән генә чорда җиңел булмады. Ашау да җитешмәгән кебек иде. Ярты елдан барысына да күнектек, чыныктык, тазардык, танымаслык булып үзгәрдек. Армиянең төгәл режимы да үз эшен эшләде, бездән чын егетләр ясады. Армиягә алынуның икенче ягы – Приморье краен, Хабаровск шәһәрен күрергә, Камень-Рыболов бистәсе янындагы Ханка күлендә (аның өчтән бер өлеше Кытай территориясендә) коенырга насыйп булды. Хезмәтне тутырып кайтканда Байкал күлен күзәттек (эшелон 10 минут туктап торды). Боларны тагын кайчан күрер идек әле!

Туган якларга кайткач, баштагы чорларда хезмәттәшләр белән очраша идек әле, ләкин ни кызганыч, районыбыздан бергә хезмәт иткән алты татар егетеннән берүзем генә калдым. Алар, алтмыш яшьләрен дә тутыра алмыйча, берәм-берәм вафат булдылар. Армиядән кайткач, Мамадыш районыннан Сөләйман, Түбән Камада яшәүче Миргазиян белән очрашырга насыйп булды. Ә Сарман районыннан булган (хәзер Тукай районы) Тауасты Дөреш авылында яшәүче Вәдүт Баев белән әле дә аралашып, сөйләшеп торабыз.

Хәзер без саклаган ил дә юк. Хезмәттәшләремнең исәннәренә сәламәтлек телим, танкистлар көне белән тәбриклим. Ә мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын. Илебез тыныч булып, армиядә хезмәт итүче егетләр өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Хәниф ГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре

Рәсемдә: сулдан уңга Вәдүт Баев, Хәниф Гәрәев, Литва егете Антулис А. 1969нчы ел)

Комментарии