Мин сайламаячакмын!

Күп еллар элек мин башка газета белән элемтәдә булсам да, алар минем язмаларымны игътибарсыз калдырып, бик сирәге генә дөньяга чыга иде. Берсендә мәрхүм Туфан аганың язмасына карата кечкенә генә ризасызлык белдергән идем, шуннан соң миңа игътибар сүрелде. «Безнең гәҗит»тә исә манкортлык хакында язып җибәргән бердәнбер язмам дөнья күрде. Монысы алдагы сайлаулар турында.

Авыл кешесенең телевизор каршында утырырга вакыты да юк инде аның, ләкин шулай да газеталардан «праймериз», ягъни алдан тавыш бирүдә катнашкан депутатлыкка кандидатларның берсенең дә чыгышлары миңа ошамады. Аларның берсе дә илдәге башбаштак бәяләр хакында сөйләшмичә, күбесенчә бизнес хакында сөйләделәр. Бизнес ул, Совет заманындагыча итеп әйтсәк – спекуляция, ә гади генә итеп әйтсәк – зур гына бер кибеттәге әйберне очсызрак алып, кыйммәтрәк бәягә сату.

Алдан тавыш бирү ул – күзгә төтен җибәрү өчен уйланылган сәясәт. Түрәләрнең башы эшли, алдан тавыш бирү дип, үзләренә ошаган кандидатларны ачыклау, ягъни үзләренә киләчәктә яхшы, ышанычлы тыл булдыру. Совет заманында сугыш вакытында да безнең тыл көчле иде, шуңа күрә җиңү безнең якта булды.

Сайлауга барыргамы, юкмы дигән сорауга, мин, юк бармыйм, дип әйтәм, чөнки ул депутатлыкка кандидатлар түрәләребез тарафыннан бер тапкыр сайланды инде һәм ул үзгәрмәячәк.

Менә мин иртәнге дүртенче яртыда торып, сыер саварга утырам (әбиемнең – карчыгымның вафатына ике ай) һәм авыл кешесенең тавык чүпләсә дә бетми торган эше белән тәмам алҗып, 9 тулганда ашап яту ягын карыйм.

Шулай иртә уянып, көндезләрен ятып торсам да, йоклый алган юк. Сыерны савар өчен ашатырга, азыгын әзерләргә кирәк – менә саламына кадәр сатып алган мин, сөтнең литрын 14-15 сум белән сөт җыючыга тапшыргач, үземә күпме файда кала? Бүгенге көндә сөт бәясе белән су бәясе бер чамада булгач, нигә әле мин ул депутатларны сайлап торырга тиеш? Ул депутатлыкка кандидатларның берсе дә бәяләр хакында сөйләмәде бит.

Кыш асрап чыгарган үгезләр белән дә шундый ук хәл. Малны җибәрер вакыт җитсә, ничек итеп җибәрергә һәм ничек итеп алданмаска иде дип кайгырсаң да, барыбер алданасың, чөнки бездә шундый бер-береңне ашый торган система, ягъни – базар. Базар дигән сүзне беренче ишетүгә үк, ул сүз миңа ошамаган иде. Алданмаска ничек кенә тырышсаң да, барыбер алданасың. Ул алыпсатарлар шул кадәр остарды. Элек үлчәп алалар иде, аннан соң тасма белән күкрәгеннән үлчәп алдылар, хәзер «на глаз», ягъни сатулашып кына алуга күчтеләр һәм, белә торып, 15 мең тирәсе кимрәк бәягә китте.

Шулай булгач, мин ни өчен сайларга тиеш, чөнки бу тәртип алар сайланса да шулай калачак.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии