Кемнәрне сайлыйбыз?

Кемнәрне сайлыйбыз?

18нче сентябрьдә буласы сайлауларда Русия Дәүләт Думасына сайланырга теләүчеләрнең теледебатларыннан күренгәнчә, алар арасында «Пенсионерлар партиясе», «Русия коммунистлары», «КПРФ», «Родина», «ЛДПР» һәм башкалар барлыгы ачыкланды. Шуларның кайберләре коррупциягә каршы көрәшне үлем җәзасын гамәлгә кертү юлы белән хәл итәчәген белдерсә, икенчеләре «Сталин удары» сыман чаралар кулланачагын бәян итә. Әмма, «ПАРНАС» дигәненнән кала, барысы да бер-берсенә охшап торалар.

Шулар арасында «үзләренең» эшләре белән мактанучы хакимият фиркасе «Единая Россия» (ЕР) ягъни «Бердәм Русия» дә бар. Гамәлдәге Русия Дәүләт Думасы депутатларының күпчелеге шул фирька кешеләре. Арасында Татарстаннан сайланганнары да бар. Алар 15 кеше. Шулар үткән чакырылыш составында эшләгәндә белем бирүнең яңа законын да, Яровая белән Озеров дигән кешеләрнең Русия Җинаять Кодексын үзгәртүләрен дә, «Тирес эшкәртүгә лицензия алу» законын да бер каршылыксыз кабул иттеләр дә инде. Ягъни власть нәрсә кушса, шуны законлаштырып утырдылар. Шуларның ике-өчен «ЕР» фирькасенең РТ бүлеге киләсе чакырылышка да кандидатлар итеп күрсәткән. 13 кешедән торган исемлеккә ундүртенче кеше, әмма 1нче номер итеп Р. Н. Миңнеханов та күрсәтелгән. Монысын, бәлки, 94% тавыш җыю максатыннан чыгып эшләгәннәрдер.

Менә шулай. Татар халкы мәнфәгатьләрен яклау түгел, аның милли мәгариф системасын юкка чыгаруда катнашкан адәмнәрнең күпчелеге депутатлыкка тагын дәгъва белдереп чыккан.

Мәсәлән, 29нчы бер мандатлы округ буенча Чаллыдан Когогина Әлфия ханым тагын бер срок депутат булып яшәргә тели. Күрәсең, байлык өчен дә түгел, анысын ул шактый күп туплаган инде, дәрәҗәсе, элемтәләре, бушлай һәм матур яшәү өчендер. Ул үзенең файдалы депутат булуына дәлил итеп, Чаллының «Җиңү паркы»на бер иске танк һәм бүтән сугыш кораллары куйдырды. Ярлы-ябагайга тагын ни кирәк инде – яшәсен шунда шатланып һәм патриотик хисләр кичереп дигәндер.

«ЕР»ның Татарстан бүлеге исемлегендә әшнәле кешеләрдән генерал В. В. Чайка игътибарга лаек. Аның, әлбәттә, Татарстанга бернинди катнашы юк – безнең республика кешесе түгел. Шулай да Дәүләт Думасының 5 чакырылыш депутаты булып торган Чайка алтынчы мәртәбә «ЕР»ның Татарстан исемлеге буенча чыга. А. Г. Сидякин дигән яшь юристның шулай ук Татарстанга бернинди мөнәсәбәте яки катнашы булмаса да, бүген дә ул Русиянең Дәүләт Думасында депутат булып тора. Бу юлы «ЕР»ның Татарстан бүлеге исемлегендә ул Президенттан соң 3нче урында, ә В. В. Чайка 5нче кандидат итеп теркәлгән. Янәсе, болар теләсә нинди халәттә дә үтәргә тиешле кешеләр.

Бу ике кешене Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына тагын да депутат итеп сайлату безнең җитәкчелеккә ник кирәк икән? Безнең Рөстәм Нургалиевич, зирәк һәм булдыклы җитәкче буларак, аларны үз канаты астында Думага сайлатып безгә яхшылык эшлим, дип уйлый микән әллә?

Әмма мин республика җитәкчелегенең мондый «зирәклеген» аңлый алмыйм.

Фаик ТАҖИ,

Хезмәт ветераны

Комментарии