- 14.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Һәр илнең, дәүләтнең гражданлыгы бар. Илнең гражданы булу – ул кешенең шул дәүләт алдында хокуклары һәм бурычлары барлыгы турында сөйли. Татарстан дәүләт булгач – Татарстанның да үз гражданлыгы бар.
ТР Конституциясенең 21нче маддәсендә: «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар», диелә бу хакта. Шулай ук, 2007нче елда имзаланган «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында»гы Шартнамәнең 3нче маддәсендә дә: «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы дәүләт телендә (татар телендә) өстәмә бите булган, Татарстан Республикасы дәүләт гербы сурәте төшерелгән шәхесне таныклаучы төп документ (РФ гражданының гомумграждан паспорты) алырга хокуклы», – дип әйтелә.
Кануннар бар, тик алар эшлиме соң? Татарстан Республикасының гражданы булуын исбатлаучы РФнең гомумграждан паспортында Татарстан Республикасы дәүләт туграсы сурәте һәм татар телендә өстәмә битләре булган паспортны алу җиңел генә эш түгел икән. 14 яшемдә РФ паспортын алган вакытта, анда татар телендә язылган бите дә, Татарстан туграсы булган рәсем дә бар иде. Моннан соң инде күп вакытлар үтте. Күптән түгел паспорт алыштырырга бардым. Гаризаны тапшырдым, вакыты җиткәч килеп алдым. Тик карасам, Татарстан гражданлыгын күрсәтүче татар телендәге бит тә, тугра рәсеме дә юк. Ник юк дип сорасам, андыйларны күптән куймыйлар, дип җавап кайтардылар. Татарстанда мондый паспортларны алу ирекле икән хәзер. Алырга теләк белдерсәң – бирәләр, теләмәсәң, яки андый мөмкинлек турында белмичә әйтми калсаң, бирмиләр икән. Хәтта теләсәң дә, андый паспортны алу җиңел эш булмады. Мин: «Татар телендә бите һәм Татарстан туграсы рәсеме булган паспорт алырга телим», – дип мөрәҗәгать иттем. Тик миңа бик дорфа гына «Зачем тебе это нужно? Такие мы не делаем, и никто уже не делает», – дип җавап бирделәр. Әмма мин барыбер эшләүләрен таләп иттем. Тик җаваплары шундый булды: «У нас таких паспортов нет и не будет. Езжайте в Казань». Киттем Казанга. Татарстан буенча УФМСның баш идарәсенә бардым. Тик анда да миңа әлеге мәсьәлә буенча беркем һәм берни аңлата алмады. Өйгә кайтып, УФМСның сайтына кердем һәм электрон форматта мөрәҗәгать язып җибәрдем. Хатымда татар телендә язылган бите һәм Татарстан туграсы рәсеме булган паспорт алырга теләвемне, үз районымда мине кире кагулары турында яздым. Ярдәм итүне үтендем. Һәм 3 көн дә үтмәде, районымның паспорт бүлегеннән шалтыратып, килүемне сорадылар, минем өчен Казаннан шундый паспорт кайтартуларын хәбәр иттеләр. Кайттым һәм кыска вакытта татар телендә бите һәм Татарстан туграсы рәсеме булган паспортны тапшырдылар. Татарстанның УФМС идарәсенә җибәрелгән электрон хатыма бик оператив җавап бирделәр.
Соңгы елларда милли мәнфәгатьләребезне яклау буенча шактый артка чигендек. Шулай да, әлегә гамәлдә булган кануннарга таянып, үзебезнең хокукларны хөрмәт итүгә ирешә алабыз. Бер яктан карасаң, паспортта татар телендә язылган бит һәм Татарстан туграсы рәсеме булган битләр булу тормышта әллә ни роль уйнамый да кебек, икенче яктан, әлеге битләр татарның дәүләте, теле, гражданлыгы булуын күрсәтә. Мин үз халкымны, республикамны яратам. Минем өчен паспортта Татарстан Республикасының дәүләт туграсы рәсеме, туган телемдә язылган битләр – горурлык билгесе. Әгәр дә меңләгән кеше шулай барып, паспорттагы шул битләрне таләп итә башласа, һичшиксез, бу татар теленә һәм милләтебез хокукларына игътибар җәлеп итәр иде. Шуңа да, мин сезне паспорт бирә торган җирле идарәләргә барып, РФнең гомумгражданлык паспортын Татарстан Республикасы дәүләт туграсы рәсеме һәм татар телендә язылган битләре булганына алыштырырга чакырам!
Моны эшләүнең кыскача алгоритмы:
1) Үзегез пропискада булган УФМС идарәсенә барасыз һәм паспортны алыштыруыгыз хакында әйтәсез. Паспортта татар телендә язылган битләр һәм Татарстан Республикасы туграсы рәсеменең булуы кирәклеге турында хәбәр итәсез. Шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясенең 21нче маддәсе һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында»гы Шартнамәнең 3нче маддәсенә таянуыгызны хәбәр итәсез.
Каршы булмасалар, алар Сезгә фотога төшәргә, паспортны алыштыру өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәклеген әйтәчәк (200сум).
2) Каршы килгән очракта, «Бездә андый паспортлар юк», – дип әйтсәләр:
а) «Казаннан кайтартыгыз» – дип таләп итәсез.
б) Шул кануннарны бозулары турында һәм УФМСның баш идарәсенә шикаять (жалоба) язачагыгыз турында хәбәр итәсез.
3) «Барыбер ясамыйбыз», – дисәләр, УФМС сайтына кереп, кисәтүегезне тормышка ашыра башлыйсыз, ягъни шикаять язасыз. Шикаять язарга үзем ярдәм итә алам.
Телефоныма шалтыратыгыз: +79655996711.
Милләтебезнең хокуклары үтәлешен таләп итү һәрберебездән тора!
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии