- 14.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Үз вакытында миссионер Ильминский, татар халкына каршы көрәш юлларын күрсәтеп, патшага хат юллый. Ул: «Беренчедән, татарларны кылыч белән җиңеп булмый, хәрам белән җиңәргә кирәк, – ди. – Икенчедән, татарларның мәгариф системасын юк итәргә кирәк, Һәм, өченчесе, татарлар Ислам диненең фәлсәфәсе белән көчле фәлсәфәсен юк итәргә. Һәм Ислам динен татар җәмгыятендә йола итеп калдырырга кирәк», – ди. Һәм, ни гаҗәп, элек кара муллалар, ә бүген ваһһабилар дип аталган надан динчеләр шул тәгълиматның икесен алга сөрсә, безнең хөкүмәт шул ваһһабичыларга «Йә алар безне, я без аларны», –дип сугыш игълан итеп, Ильминский юлын тулаем алып бара. Бу бер ояга ике ана корт сыймаган кебек. Берсе я очып чыгып китә, я үтерелә. Фикерләп карыйк, нәрсә соң ул безнең хөкүмәтебез сессияләрдә алга сөргән традицион ислам? Ул, мин мөселман дип, аракы шешәсе төбе үбеп утырган агай тәгълиматымы? Я булмаса, гыйлемне, китапларны чикләү, мәктәпләрне ябумы? Әллә аракыга бармак тыккач, бер тамчысын җиргә түгеп, калганын эчеп, Ислам аракының тамчысының хәрам иткән, анысын алып түктем, дип юанучы тәгълиматмы? Һичъюгы, өендә акча өчен дуңгыз асрап, Ислам дуңгызның бер ягын хәрам иткән, миңа гел икенче ягы туры килә дип, чучка чәйнәүче юанычы? Бәлки, исем куштырып, колагына азан әйткәннән соң, тәпиен «юу» йоласымы? Нәрсә ул «традицион ислам»? Сез теләгән «ислам» шул түгелме, хөрмәтле депутатлар? Берәүләр динне артык тарайтып җибәрсә, сез исә чиксез киңәйтеп, анархия ясарга теләмисезме? Гафу итегез, Ильминский дәвамчылары, дигән фикер кала.
Дин, әхлак – сәламәт дәүләтнең нигезе булып тора. Ә хөкүмәт – җилкәне. Әгәр җилкән тишек икән, ул җилкәнне я төзәтү, яисә алмаштыру тиеш. Ә бездә киресенчә, тишек, кыйбласыз хөкүмәт дәүләтне тарката. Шуңа күрә бу хөкүмәткә диннең хезмәтче булуы кирәк. Ә нигезе түгел. Аларга ирекле, аңлы халык белән идарә иткәнче, коллар белән идарә итү кулайрак. Сәламәт дәүләттә илаһи кануннарга нигезләнеп эчке кануннар төзелә. Чөнки андый дәүләтнең кануны нигезендә. Кеше – максат, ә максатка ирешү коралы булып тормый. Аллаһы Тәгалә инсанны яраткач та аңа хокук вә вазифа билгеләде. Әнә шулар нигезендә инсани кануннар төзелә. Аллаһы Тәгалә кешегә тумышы белән җан бүләк итте. Җәмгыятьтә хөкүмәт инсанның җанын сакларга тиеш. Әгәр ул бу максатны үти алмый икән, кешене урамда, яисә төрле сугышлара үлемгә дучар итәләр икән, ул хөкүмәтне алмаштыру тиеш. Аллаһы Тәгалә кешегә сәламәтлек бүләк итте. Әгәр җәмгыятьтә хөкүмәт бу максатны башкара, кешенең акыл, тән сәламәтлеген саклый алмый икән, ул хөкүмәт алмаштырылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә инсанга гыйлем алу мөмкинлеге бирде, моны фарыз итеп билгеләде. Әгәр җәмгыятьтә хөкүмәт бу вазифаны үти алмый, мәктәпләрне ябып уку мөмкинлеген юк итә икән, ул хөкүмәт алмаштырылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә кешене ирекле итеп яратты. Әгәр җәмгыятьтә хөкүмәт инсанның сүз иреген, сәфәр иреген, дини иреген яба икән, ул хөкүмәт алмаштырылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә кешегә хәләл кәсеп белән ризыклану мөмкинлеген бирде. Бөҗәген дә, хайванын да, кошларын да ризыксыз калдырмады. Әгәр хөкүмәт инсанга хәләл кәсеп белән ризыклану мөмкинлеген чикли икән, ул хөкүмәт алмаштырылырга тиеш. Ислам ул демократия сайлый, сайлану вазифасын таный һәм үти ала торган кешеләрдән тәшкил була. Алмаштыру да демократик юл белән җитлеккән аңлы-гыйлемле җәмгыятьтә генә башкарыла ала. Ә коллар илендә кан кою, вату-җимерү юлы белән инкыйлаб туа, нәтиҗәсез кабатлана.
Бу сүзләремне укыгач, мине конституцион стройны җимерергә өндәүдә гаепләрләр. Юк, максатым ул түгел. Конституция – хөкүмәтнең түгел, ә дәүләтнең мәнфәгатьләрен яклау максатыннан төзелә, ә дәүләтнең нигезе – халык. Бу илаһи кануннар – халык ихтыяри белән булдырылган конституциянең гаранты булып патша (президент, әмир, солтан, царь – кем дип кенә атасагыз да), ягъни халык тарафыннан билгеләнгән юлбашчы тора. Моның дәлилләре Коръәндә, хәдистә. «Бәкара» сүрәсенең 29нчы аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Мин Җир йөзенә хәлифә яраттым», – ди. Ягъни инсанның дәрәҗәсен күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй, иман китергәннәр, итагать итегез Аллаһыга, Расулгә һәм арагыздан сайлап куелган әмиргә», – ди. Шуның белән юлбашчының дәрәҗәсен күрсәтә. Дин дәүләттән берничек тә аерылган була алмый. Дәүләтнең нигезе – инсан, ә инсан үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Аны бар итүче, гүзәл сыйфатлар белән яратучы бер Аллаһ бар. Ул инсанның хокук вазифаларын да Аллаһ билгеләгән. Хөкүмәт динсез, ягъни диннән аерылган да була ала. Моның мисалы коммунистлар, аларның идеологияләре. Ничек, нәрсә, ни белән тәмам булганын күрдек. Башка исемдә вә җисеме шул ук булган аждаһага тагын ирек куймыйк.
Тилеләр (канга сусаганнар – экстремистлар, террорчылар) яһүд, христиан, ислам динен тотучылар арасында да бар. Билгеле булганча, берничә ел элек Мәскәүдә яһүд гыйбадәтханәсенә һөҗүм булды. Христиан руханилары – Александр Мень, Сысоев… һ.б. үтерелде. Вә ләкин христиан экстремистлары дигән фараз күтәрелмәде, шау-шу купмады, җинаять кылынгач, тиешле хөкүмәт органнары тикшерү эше башлады. Бик резонанслы эш булырга тиешле бер вакыйгадан соң, ягъни бер христиан рухание гаиләсе өендә яндырып үтерелгәч, бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары атакайның олы шәхес булуын, диндә көрәшче булуын фаразлый башлады. Ләкин тикшерү барышында ул христиан руханиеның үзен дә, гаиләсен дә яндырып үтергәне ачыкланды. Тикшерү үткәрелмичә, гаеплене билгеләмәделәр, нәтиҗә дә чыгармадылар. Ник Татарстанда арба аттан алда чаба?! Әгәр ашыгып шул руханига медаль биргән булсалар? Һәм ул бүләк Президент кулыннан иңгән булса? Йә бу эшкә бөтенләй ачыклык кертелмәгән булыр иде, яисә берәүне гаепле ясап куярлар иде, һичьюгы Президентны уңайсыз хәлгә куйган өчен урыннарыннан очарлар иде. Ә Татарстанда хәлләр рейхстагка ут төртүгә охшаган. Җинаять бар, җинаятьчеләр бар. Иң мөһиме – сәяси теләк барга охшый. Ник ашыгабыз? Сессияләр үткәреп, кануннар кабул итәбез. Бирегез тикшерүчеләргә үзләренең профессиональ вазифаларын үтәргә. Үз сүзләрен алар әйтсен! Соңыннан җәмгыять бәя бирер. Югыйсә, җинаять кылынганга атна-ун көн үтмәде, җинаятьче тотылган, барысы да ачыкланган кебек нәтиҗә ясалды. Гаепне мөселманнарга сылтадылар, кулга алу, тентүләр башланды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Ахыры белән, нокта куйгач бәя бирегез», – ди. Бу алдан әзерләнгән спектакльне хәтерләтә түгелме? Еллар буе гамәлнең мәгълүмати базасы төзелде, Ислам Батыйлар, Омелиналар җитәкчелеккә: «Экстремизм!» – дип өреп торды. Әһле булмаган, дәрәҗәсе, белеме түбән тиешне түгел, ә кушканны гына үти алучылар җитәкче кәнәфигә үрмәләде. Җинаять кылынды, бик зур җинаять – кеше үтерелде. Сәгате белән гаеплеләр аталды. Русия Президенты Путинга хәбәр ителде. Тиз арада Вәлиулла Якубка бүләк тапшырылды. Ә иртәгә җинаятьче табылса һәм ул алдан фаразлаган кеше булмаса? Президентка ялган мәгълүмат биргән өчен кем җавап тотар?! Ярый табылгач ул алдан фаразланган кеше булса, ә булмаса? Булдырырга туры киләчәк! Ә ул гади генә эшләнә. Урамда бүре атып үтерелә дә, сарыкны шул бүре ашаган, дип күрсәтелә. Кая ашыгасыз? Әгәр җәмгыятебездә авыру бар икән, аны сугым пычагы белән түгел, дару яисә скальпель белән дәваларга кирәк түгелме? Бүгенге көндә кемнәр «ислам экстремизмы», «ваһһабичылык» дип күбрәк кычкыра? Әлеге дә баягы бишенче колонна – Татарстанда, Русиядә тынычлык булуын теләмәгән оешмалар. Аларның бытбылдыклары, дини гыйлеме булмаган Сасы Болгатыйлар. Шулар рәтендә Ислам динен аңлату, мөселманнарны берләштерү вазифасы йөкләнгән ДУМ рәисе, Коръән хәдис нигезендә фәтва бирерге тиешле булган сөекле мөфтиебез дә бар. Ә бит кичә Илдус Фәиз Татарстанда «ваһһабичылык» башлангычы булган «Коръәнион-хәдисион» оешмасы әгъзасы иде, тәүге белемен дә шунда алды, анкетасында күрсәткән «Кабан арты мәдрәсәсе»ндә түгел. (Укымадың бит, Илдус Фәиз әфәнде, Кабан арты мәдрәсәсендә, нигә ялганлыйсың? Чит илдә, Катарда, Сүриядә дә укымадың, ә бер айлык тел өйрәнү курслары гына үттең. Инде Русия Ислам университетында да укымыйсың, җайлы гына арткы ишектән кереп барасың!) Аның соңында Фәиз әфәнде шул ук «ваһһабичылык» тәгълиматын алга сөргән «Саф ислам» төркеме әгъзасы булды. Аннан соң Фәйзрахман хәзрәтнең шәкерте булып йөрде. Бүгенге көндә «Фәйзрахманчылар» дип йөртелгән төркемдә чарлангач, мөфтияткә елышты. Инде үзеңне суфыйлар рәтендә күрәсең. Суфыйчылык – олы юл, тирән тәгълимат. Имам Газали, Бубий, Саади, Насыйри, Суфый Аллаһияр, Мәүлә Колыйлар – Ислам динендә тирән эз, олы гыйлем калдырган шәхесләр. Ләкин суган суфыйлар да булуы мәгълүм. Болары исә җомга вәгазе алдыннан кесәләренә суган тыга торган булганнар. Вәгазь барышында суганны уып, күзләренә сөрткәннәр. Суган әчесеннән аккан күз яшьләрен күреп, кешеләр: «Кара, безнең хәзрәтебез Коръәннән ничек тәэсирләнеп елый!» – дип шаккатып, мөкиббән китеп утырганнар. Син дә шул суган суфый дәрәҗәсендә түгелме?
Диндә тәртип ул беренче очракта җәмгыятьтә булган тәртиптән хасил була. Илеңдә тәртип юк икән, хаксызга меңләгән кеше үтерелүне, күршеңдәге наркоман атаны, исерек ананы күрмисең икән, явызлыкны, гаделсезлекне, ялганны… кулың, сүзең белән туктата алмыйсың икән, күзең, телең явызлык үзеңә кагылганда гына ачыла икән, бу инде шәхес авыруы. Диния нәзарәте рәисенең тәүге вазифасы, мөселманнарны Аллаһының җебенә тоташтыру. Мөфтинең вазифасы – Аллаһының сүзен кешеләрнең күңеленә, гамәленә салу. Бу бик авыр эш, гыйлем, әхлак, хикмәт таләп итә торган эш. Гафу ит, Илдус Фәиз, син бу эшкә яраклы түгел. Син үз вазифаңны аңламадың, булган мәсьәләләрне хөкүмәт җилкәсенә аудардың. Хөкүмәт белән халык, мөселманнар арасына кара мәче булып яттың. Татарстанда мөселманнар арасында проблема юк түгел, бар. Бу табигый хәл. Чөнки кичәге «динсез» дәүләттә 5-6 ел эчендә дин галимнәре хасил булгач, бер максатка басу үтә дә авыр эш. Ләкин һәркемгә дошман итеп карау да дөрес түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Ислам дине, Коръән иңә башлаганда берүзе була, ләкин Аллаһы Тәгалә, аның сүзе белән шул аракыга, канга баткан җәмгыятьне 20 ел гомер эчендә Ислам югарылыгына күтәрә. Репрессия белән түгел, Аллаһының сүзе белән коя ул дәүләтне. Аллаһының сүзе ник вәгазьдә кеше колагына барып җитә, ә синең сүзең ник күңелләренә ятмый? Ник мөселманнар өстеннән язылган шикаятьләр булып, хөкүмәткә генә барып җитә? Ни хак белән Бабич белән очрашуда Татарстанга террор таләп иттең?
Безнең халкыбызның олы мирасы бар. Бөек галимнәре Ислам дөньясында әйткән сүзе, үрнәге бар. Хәбир хәзрәттән ишеткән бер гыйбарәне әйтеп үтәсем килә. Габдулла Тукай вафатыннан соң аның җеназасында Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Риза Фәхретдин һ.б. бик күп кенә мәшһүр имамнар катнаша. Шул вакытта бүгенге көндә «ваһһаби» исеме белән мәгълүм булган берәү, «кара муллалар» дип аталган бәндәләр белән килеп, Галимҗан Барудига шикаять белдерә: «Сез нәрсә? Шул шагыйрь кисәген күтәреп барасыз? Әнә чүплектә аның урыны», – диләр. Шул вакытта Баруди: «Күр ни рәсмә тулган, иман белән Коръән садремә!» – Мин аны менә бу дүртьюллык шигыре өчен генә дә моннан Мәккәгә кадәр күтәреп барырга риза!» – ди. Бүген ул кара муллалар тарих чүплегендә, ә хакыйкать өстә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйтә: «Килер хаклык, качар ялган. Ялган – куркак, качучан!» – ди. Ул хакыйкать Аллаһының әмере белән килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте үрнәк. Болар синең телеңнән иңәргә тиеш иде. Күңелдән чыккан күңелгә үтә. Телдән төшкән колактан ары үтми. Бу хакта Аллаһы Тәгалә: «Гамәлеңдә булмаганны ник сөйлисең?» – ди. Коръәндә инандыру өчен инану кирәк. Аллаһы Тәгалә һәм син һәрвакыт күпчелек икәнен онытмаска кирәк. Бүген теләсә кем Ислам китапларын тыя ала. Гаҗәп. Теләдем – эшләдем, анализ юк, киңәш юк. Иң артта калган илләр генә уңга-сулга китап тыялар. Безнең дә шундый дәүләт булуыбыз кирәкмени? Моннан берничә ел элек Дәүләт Думасы яһүдләрнең «Шулхан әррух» дип аталган китапларын тыю хакында мәсьәлә күтәрде. Күтәрелүе булды, яһүдләр авырлыгы астында урынына төшеп тә утырды. «Тимәгез, ул безнең әдәби мирасыбыз!» – диделәр. Шул ук мәсьәлә Польша сеймында да күтәрелә. Раввин бер яһүд милләтеннән булган сейм депутатын чакырып ала да (игътибар итегез, раввин сейм депутатын дәшеп ала) тегеңә: «Бар, сейм рәисенә әйт, кагылмасын безнең китапка!» – ди. Тегесе исә: «Син нәрсә, мине туры бүре авызына тыгасың, ашый да бетерә, юк итә бит ул мине шундук!» – ди. Раввин исә: «Син үзең генә барма, Илаһ белән бергә бар, – ди. – Муса (г.с.) Фиргавен янына барганда шүрләмәгән дип уйлыйсың мәллә? Шүрләгән, ләкин Аллаһы белән, Аның сүзе белән барган, Аллаһыдан көч иңгән». Бара теге депутат. Бара һәм мәсьәләне чишеп кайта. Сез кем белән йөрисез, мөфти әфәнделәре? Охрана – сакчы белән. Шулай килдегез, шулай йөрерсез инде. «Нинди зур җинаять ясарга кирәк үз халкыңнан шулай курку өчен, – диде бер әби, сезнең мәчеткә килгәнегезне күреп. – Миннән куркадыр инде…» – дип өстәде аннары.
Вәлиулла хәзрәт шәхесенә килгәндә, авыр туфрагы җиңел булсын. Ул эчкерле кеше түгел иде. Аның белән бәхәсләшеп, фикер алышып була иде. Үз фикереңне туры әйтеп, аннан җавап алып була иде. Һәрбер кешедәге кебек, ак-кара яклары бар иде. Мин шәхсән аның төрләнүен аңлап бетерә алмый идем. Ул да 90нчы елларда Ислам мәдәнияте үзәге оештырып эшли башлады. Ислам конференцияләре, Ислам лагерьлары оештырды. Согуд Гарәбстанының бүгенге көндә тыелган оешмаларының якын дусты булды. Алардан саллы гына финанс ярдәм алып торды. Хәтта төс-кыяфәттә аларга охшый барды. Озын сакал, кыска чалбар… Вәзгыять үзгәргәч, Вәлиулла да үзгәрде: сакал кыскарды, чалбар озынайды. Бервакыт 2000 еллар башында Вәлиулла хәзрәт үзен ваһһабичылык белән көрәшүче итеп игълан итте. Хәтта: «Татарстан – очаг вахабизма» дигән мәкалә язды. Мин шул вакытта тәнкыйть хаты белән мөрәҗәгать иттем. «Әгәр Эчке эшләр министры Ә.Сәфәров, «Татарстан – очаг бандитизма» дигән мәкалә белән чыкса, аңа табигый сорау бирәчәкләр: «Ул бандитчылык белән син көрәшергә тиеш, сөйләп йөрергә түгел!» – диячәкләр. Республиканы яманлаган өчен әле эшеннән үк алмасалар. Ә Вәлиулла хәзрәт – мөфтияттә мөфтинең беренче урынбасары ничек инде Татарстанда ваһһабичылык таралуны рөхсәт иткән? Ник вазифасын үтәми, дигән сорау тумады?» Ул елларда мөфтият бу мәсьәләне күтәргән бер генә пленум, фәнни-гамәли конференция, аңлату эшләре алып барылмады, ә бу сезнең вазифа иде. Алай гына да түгел, Вәлиулла хәзрәт арендага биргән Тукай урамындагы 3 катлы китап кибетендә чуар әдәбият сатылды. Хәтта Аятулла Хомәйни мыскыл иткән диск таратылуы өчен Иран дәүләте Татарстанга борчулы хат та юллаган иде. Күрәсез, һәр нәрсәнең тамыры тирәндәрәк.
Инде бу канлы вакыйгалардан соң үткәрелгән гадәттән тыш сессия турында. Нинди нигезгә таянып билгелисез, депутатлар, Исламның дәрәҗәсен, татар халкының Ислам дөньясында тоткан урынын? Әллә кичә ятлаган коммунистлар партиясе уставы нигезләренә таянып, бүгенге эленке-салынкы салынган идеология күзлегеннән карапмы? Мәрҗани, Бигиев, Фәхретдинов нигезләгәнме татар халкының традицион исламын? Сез аларның берәр хезмәтен укыганыгыз бармы? Әбү Хәнифә мәзһәбе дип авыз чайкарга яратучылар, аның исеме белән үзләренә сәяси дивидент ясаучы Омеллиналар, Ислам Батый – Сасы Болгатыйлар, Фәизләр. Әбү Хәнифәнең кайсы хезмәтен укыганыгыз бар? Хәтта кайчан туганын, кайда-күпме укыганын булса да беләсезме? Тәрҗемәи хәлен белсәгез генә дә, аның әхлагы үрнәк булып, тормышыгыз тыйнаклык белән гыйлемгә омтылу белән сугарылыр иде.
Ислам ул – син вә мин теләгән нәрсә түгел. Синең фикер белән билгеләнми, синең аңлау дәрәҗәсенә нигезләнми. Ислам ул Аллаһы Тәгаләнең сүзенә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үрнәгенә нигезләнә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Мин сезгә ике әйбер калдырдым, шуны таянсагыз, нигезләнсәгез, адашмассыз», – ди ул. Аллаһының китабы Коръән-Кәрим һәм минем сөннәтем, ди. Фәиз, Гали, Вәли аңлавы дими. Ислам динендә тагын бер кагыйдә бар – ул да булса ишеткәнеңне җиткер, аңлаганыңны түгел. Бервакыт Әбү Хәнифә хәзрәтләре шигыйлар мәчетенә кереп бара икән, ишек төбендәгеләрне гаҗәпкә калдырып, аяк киемен үзе белән мәчеткә алып кергән. «Ник ишек төбендәге тиешле урында калдырмадың?» – дип сораучыларга: «Пәйгамбәребез заманында шигыйлар аяк киеме урларга хирыс булганнар, шуңа сандалымны югалтудан куркам», – дигән. Шигыйлар исә: «Әй, хәзрәт, ялган сөйлисең, Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында шигыйлар булмаган бит», – дигәч, «Мин дә шулай дим шул, Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бүленү булмаган». Ләкин без бүген дә башмагыбызны үзебез белән күтәреп йөрибез. Ник хәнәфитләрдән, мәликитләрдән, хәлбәлитләрдән… шикләнәбез? Ник Аллаһы Тәгаләнең: «Аллаһының җебенә ябышыгыз, таркалмагыз», – дигән әмерен үтәмибез?
Бүген бөтенебез Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең мәшһүр хәдисен ятлап, җәннәт һәм җәһәннәм ачкычын таратуга хирысланып киттек. Ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Минем өммәтем 72 төркемгә бүленер, берсе генә җәннәтле булыр», – дигән хәдисне үзебезнең белем дәрәҗәсе белән шәрехләп, без хак юлда, сез дөрес фикер йөртмисез, дип, хәтта мин генә хаклы, дип, җәннәткә башкаларның керүен инкарь итәбез, бөтен җәннәтне оясына су керә башлаган йомран кебек артыбыз белән капларга тырышабыз. Болар Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең мәшһүр хәдисен җентекләбрәк укысын әле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бүленер ди… Фикер төрлелеге бүленү түгел. Аллаһының нигъмәте. Үзеңнең гамәлеңне Әбү Хәнифә хәзрәтләре тәгълиматына нигезләнеп башкару, яисә Имам Малик гыйлемен танып үтәү – бүленү түгел, ә Ислам диненең гыйльми киңлеген колачлау, аннан тәгълимати, гыйбадәт мөмкинлеген билгеләү әсәре. Гыйбәдәт – мөмкинлекләр үрнәге. Ә инде синең дөрес түгел, минеке генә дөрес яисә бүгенге кабил башлар такылдаган берегезнеке дә дөрес түгел, минеке генә дөрес дип, инде бишенче, алтынчы, җитмеш алтынчы мәзһәб, төркем партия төзергә маташучыларның сүзе – ялган гамәлләре, бидгать. Бүленү, бүлгәләнү, таркалуның нигезендә шайтан вәсвәсәсе ята, шуннан хали булырга әйдәп, Аллаһы Тәгалә: «Аллаһының җебенә ябышыгыз, бүленмәгез, – дип әйтә. «Бүленсәгез, 76нчы төркем булырсыз, җәннәтле булмассыз», – дип кисәтә Пәйгамбәребез (с.г.в.). Фикер төрле булуы ул – нигъмәт. Бер фикерне үзенчә чәйнәп, бүленеп йөрү ул – михнәт. Инде бүгенге көнгә, Аллаһы Тәгаләнең, партияләргә бүленмәгез, дигән сүзен инкарь иткән партияләргә күз-колак салыгыз. Бөтенесе, асылда, бер үк сөйли. Берсе, бу ак, ди, икенчесе, юк, ак бит бу, ди, өченчесе, юк, ни сөйлисез, бу бит ак, дип, төрле партияләргә мәдхия кылабыз. Алма-хөрмәләргә, партияләргә бүленеп, сезнең, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртулары хакында антлар эчәләр. Нәтиҗәсе күз алдында – ызгыш-талаш, низаг, мәйдан, нәтиҗәдә таяк-төрмә. Кайсыгыз әйтә ала: «Яблоко» партиясе, «Справедливая Россия», я башкалардан… Шайтан белә. Инде үзләрен мөселманнар дип таныганнар да, үрнәк булыр урынында, гыйбрәткә әйләнеп барабыз. Әбү Хәнифә мәзһәбенә килгәндә, безнең бүгенге көндә онытылган, яисә исеме генә телдә булган олуг галимнәребез Коръән-Кәримне истә тотканнар. Әйдәгез, Коръән-Кәримгә дикъкать бирик әле. Насараларның, яһүдләрнең, урысның, татарның, чуаш, мариның аерым Аллалары бармыни – юк! Аллаһыбыз бер, пәйгамбәрләребез хак. Китапларыбыз бар. Акылыбыз урынында. Эшләтик аны, уйлыйк, фикерлик, ләкин бүленмик! Коръәндә еш кына Хәнифәи дип хак юлны күрсәтә Аллаһы Тәгалә һәм безнең мәшһүр галимнәребез шул хак юлны Аллаһының китабы һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисенә нигезләнеп фикерләргә өйрәнә. Бу юл – галимнәр юлы, таркалу-низаг юлы түгел. Ә бүгенге көндә үзләрен Хәнифә юлы белән барабыз дип йөрүчеләр, төкерек чәчә-чәчә бер-берсе белән кычкырышып кына калмыйча, халыкны, мөселманнарны низаг упкынына төшерүләре күз алдында. Кабан күлендә сугышкан яшь малайларны хөкем итәбез. Ә мәчет эчендә пычакка пычак килгән ике мулла кисәге артына ник басабыз, ник бүленәбез? Шул булдымы Хәнифә, ягъни олы галимнәребез күрсәткән юл. Шулмы Аллаһының әмере, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәге? «Мөселманнар өчен мин җаваплы!» – дип лаф орган Илдус хәзрәт аркасында күпме мөселман бүгенге көндә җавапка тартылды. Елый-елый хаклыкка, дөреслеккә өндәгән имамнарыбызның сүзләре гамәлләреннән нигә аерыла?
Инде бүген килеп туган вәзгыятькә күз салсак, низагның төбендә әлеге дә баягы тәкәбберлек белән чорналган шайтан вәсвәсәсе, таркаулык ята. Сәбәбе – Аллаһының китабы һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтеннән ераклашып, партия уставлары һәм хакимият көченә аркалану ята. Ә бу надан кешеләр табигате. Динебезнең афәте өч ди. Берсе – итагатьсез имамнар, икенчесе – надан мөҗтәһидләр. Әйе, без Илдус Фәизнең мөфти булуына каршы булдык. Моның нигезе Илдус Фәизгә кеше буларак каршы булуыбызда түгел, ә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Диннең афәте – әһле булмаган кешеләр кулына калуында», – дигән хәдис иде. Гафу итегез, театр училищесы имамнар әзерләү урыны түгелдер бит инде. Ул биргән дипломда имам дип түгел, актер дип языладыр. Театр училищесында гакыйдә, Коръән, хәдис, шәригать белемнәре түгел, ә сәхнә теле, актер осталыгы дәресләре биреләдер. Телибезме, теләмибезме, профессия кеше табигатенә йогынты ясый. Актер табигате роль белән бәйле. Яшерен-батырын түгел, театр труппасында роль өчен яшерен сугыш – интрига бара. Һәрбер актер эпизодик рольне түгел («кушать подано»ны түгел), булдырамы-юкмы, Гамлет, Король Лир, Булатны уйнап, Әлмәндәр буласы килә. Бу табигый. Һәм иң куркынычы – актер үзенең ролен акламаса, образ тудыра алмый. Гитлерны уйный икән, Рейхстагка ут төртеп, миллионлаган кешене үлемгә, җәзага дучар итүен дә аклый. Актер пьесада язылган режиссер күрсәтмәләре кысасыннан чыга алмый. Сезнең дә, мөхтәрәм Илдус хәзрәт, шушы актер табигатегез өстенлек алмый микән? Мөфти сезнең чираттагы ролегез түгел микән, кем пьесасы икән, режиссеры сәхнә артыннан күренер микән?
Ислам дине хакыйкый демократиягә нигезләнгән. Вертикаль властьны кабул итә алмый ул. Ислам административ көчкә түгел, илаһи көчкә буйсына. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вафаты алдыннан, ә ул бакый дөньяга күчәчәген вакытын белә торып, үзеннән соң хәлифә билгеләп калдырмый. Чөнки ул Аллаһыны, китабын калдырып сөннәтен булдыра, җитлеккән җәмгыять төзи. Җитлеккән җәмгыятьнең әсәре ул демократия. Ә сез, хөрмәтлем, кулыгызны йөрәгегезгә куеп, Аллаһының исеме белән, сайлаулар демократик нигездә үтте, административ көчләр катнашмады, дип әйтә аласызмы? Әйтсәгез, бу инде – диагноз. Нәрсә эшләргә? Беренчедән, карачкы куып йөрмәскә. Сәламәт җәмгыятьтә, хәтта бер гаиләдә генә дә аласы да, коласы да була. Бөтенесе белән, беренчедән, эшли; икенчедән, эшләтә; өченчедән, урынына куя белергә кирәк.
Татарстан җәмгыять буларак чуар. Ләкин шул чуарлыкны бер бәйләмгә берләштерсәк, гүзәл букет була. Ләкин моның өчен гыйлем, сабырлык рухи ныклык һәм ике көч – Аллаһының китабы, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисе нигезендәге гыйлем кирәк. Соңгы вакыйгаларга күз салсак, Илдус Фәизне сәясәте – куу, җәзалау, үзе әйтмешли, террорга бәйле булды. Шул дәрәҗәгә килеп җиттеләр ки – Рамил Юныс белән Илдус Фәиз мөнәсәбәтләрен мәчет эчендә ызгыш-талаш белән чишә башладылар. Сезнең низагны чишәр өчен төзелмәде ул Кол Шәриф мәчете, татар халкы арасындагы низаг сәбәпле 1552 елда җимерелгән тарихи мәчетне 2005 елда татар халкының бердәмлеге, хөкүмәт белән халык максаты тәңгәллеге нигезендә торгызылды. Үзегезнең мөнәсәбәтне Кабан күлендә ачыклагыз, әфәнделәр. Ә мәчеттә мәсьәлә Коръән нигезендә чишелә. Ник сез дә башкаларга үрнәк булып, уртагызга Коръән куеп чишмәдегез аны? Аллаһының сүзен «уполномоченный по делам религий» сүзенә алыштыру нәтиҗәсе бу. Аңлагыз, мөселманның өендә, бүлмәсендә, өстәлендә Коръән тора. Ул мең ел элек тә шулай булган, хәзер дә берни үзгәрмәде. Чиновник бүлмәсендә исә түрә сурәте тора. Түрә алмаша – сурәт тә алмаша, тарих чүплегендә бүген күпме түрәләр.
Әйе, хәзрәтләрне эшеннән куу ансат, хөкүмәтне дә алдап бу эшкә тыксаң, бигрәк тә. Ә инде Коръән нигезендә хәтта ялгышканны да хак юлга бастыру өчен гыйлем таләп ителә. Мөфтинең вазифасы – хаклыктан тайпылмау. Имам хакимият кануннары белән түгел, Аллаһы кануннарына таянып яшәргә тиеш. Хакимият, вәзгыять төрле булырга мөмкин, Аллаһ кануны бер. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сездән әйтү, миннән хисап», – ди. Әйткәнебез, сөйләшкәнебез куылган имамнар белән булдымы? Нәрсә комачаулый? Тәкәбберлек! Мин-минлеккә төренгән наданлык. Мөселманны җәза, төрмә, үлем белән өркетеп булмый. Булдыра алсаң, гыйлемең җитсә, рухың сәлим булса, Коръән белән төзәт, Аллаһының куәте белән өркет.
Бүгенге көндә бөтен административ көч дини структуралар куәте дини йолалар белән көрәшүгә юнәлгән. Ләкин һәрбер мөселман «Әссәләмегаләйкүм!» дип күрешә. Ислам тынычлык дип тәрҗемә ителә. Инде хәзер ваһһабичылар белән кораллы көрәш ачылды. Бер үзәк телевидениедә күрсәтелгән сюжет истә калган. Анда дошманны эзләп йөргән корреспондент, бер ак яулыклы татар әбисенә ваһһабичылар хакында сорау бирде. Әбиең бу сүзне бөтенләй ишеткәне булмау сәбәпле: «Белмим, улым, без мөселманнар, әти-әнием, әби-бабам да мөселман булган. Татарчасы шулай иде, тәрҗемәсе ничек булгандыр», – диде. Сәясәтчеләр әйтә: «Заставь человека опрадываться, а тот кто оправдывается наполовину виновен», – ди. Без дә шулай, гаепсездән гаепле булып, гел акланып йөрергә мәҗбүр. Татарстанда экстремизм, дип кычкыруга, артны сикертә-сикертә, экстремистларны юк итәбез, дип, сессияләр үткәреп акланабыз. Мәктәпләрдә татар теле укытыла, дисәләр, мәктәпләрне ябабыз. Акланган саен караңгылыкта кала бирәбез. Әйе, үзгә фикерлеләр юк түгел, тилеләр дә җитәрлек җәмгыять бу. Хөкүмәт үзе хөкем иткәннәр өчен җаваплылык сизгән вакытта гына сәламәт була. Алар да безнең балалар, туганнар, күршеләр, кардәшләр, ватандашлар. Алар элек тә булган, хәзер дә бар.
Бүгенге көндә безнең максатыбыз – галимнәребезне булдырудан гыйбарәт. Укымышлы егетләребез, төпле гыйлемле, гүзәл әхлаклы яшьләребез бар. Ләкин алар бүген читләтелгән. Укырга җибәрмәскә кирәк, дигән фикер ялгыш кына түгел, ә зыянлы да. Укысыннар яшьләр, әнә яһүдләрдән үрнәк алыгыз. Бөртекне чәчә, уңышны җыеп ала белергә кирәк. Мисыр дәүләтендә татар егетләре укыды. Ни хөкүмәт, ни мөфтият, ярдәм итмәү генә түгел, аларның барлыгын да белмәде. Хәйдәр Бакыевич белән Тәлгать Таҗетдиннан башка сәлам бирүче дә булмады үзләренә. Шул ук вакытта казах егетләрен Казахстан хөкүмәте торак белән дә, стипендия белән дә тәэмин итте, хәтта ватаннан аерылмасыннар, дип һәр бүлмәгә спутник телевидение куйдырды. Менә аерма шунда. Укыйсы килгән кешене тыеп булмый. Юлын таба ул. Инде укып кайтканнар икән, шул уңышны әрәм итмик. Барлыйк, үстерик аларны, ышаныйк. Фәизнең сүзенә карап, чат саен дошман эзләмик. Әгәр Фәизне яратмаган кешене экстремист дип атыйбыз икән, Татарстанның 99% кешесенә бу ярлыкны тагыйк инде, алайса.
Никтер безнең илдә күп очракта Ватан өчен йөрәге авырткан, аның кануный дәүләт булуын теләгән, яисә иле, Ватан язмышына битараф булмаганнарны гаепле саныйлар. Ә бит аларны хатасы – безнең идеологик тәрбиябез нәтиҗәсе. Ватанпәрвәрлек хакында сөйләшәбез. Ватан өчен алар түгел, Ватан өчен битарафлар куркыныч. Валлаһи, иртәгә тәүбә, әстәгъфирулла, сугыш чыкса, Ватанны җаны-тәне белән сакаллылар саклаячак. Чөнки аларның иманы бар. Ә Ислам динендә Ватанны ярату иманнан килә. Аларның гаиләсе бар, җәмгыятьтә урыны бар, битараф түгелләр. Шулай булгач, без үзебезнең яклаучыларга үзебез сугыш ачтык түгелме? Америка күптән яңа төр бомба эшләп, сынаулар үткәрә. Ул бомба Гыйракта, Ливиядә, Сүриядә сынала. Татарстанда шартлады. Ул «бомба» – тәхет алу бомбасы дип атала. Ягъни идеологик пропаганда. Алар: «Без сездә демократик дәүләт булуын гына телибез. Ләкин сезнең патшагызда бөтен бәлагез», – дип, җәмгыятьне бүләләр. Ил эчендә ыгы-зыгы башлана. Каршылык туа. Үзара сугыша башлыйлар, яисә Ватан язмышына битараф булып, чит гаскәргә өстенлек алырга мөмкинлек бирәләр. Тагын шул бар – бомбаның нәтиҗәсе, ул да булса, дошманга каршы сугышуларны террорчы дип атау. Шул ялганны безнең массакүләм чаралар да тәкрарлый. Гыйракта Америка солдаты үтерелсә, террор акты дип бәяләнә. Инде, әстәгъфирулла, иртәгә американ солдатына, башка дошманмы, минем илемне басып ала икән, йортыма керә, гаиләмә тия икән, минем аңа каршы торырга хакым юкмыни? Ник аның бомбалар атып, мине үтерергә хакы бар, ник ул террорчы түгел? Ә минем сакланырга хакым юк. Аңа тисәм, террорчы булып чыгам. Алай икән, Бөек Ватан сугышында бөтен партизаннар террорчы булган инде. Җаннары бәрабәренә амбразураны япканнар, таранга барганнар, граната тотып танк астына ташланганнар террорчы инде. Нинди куркыныч сәясәт уйныйлар бит. Бу бары тик вертикаль хөкүмәт сәясәтендә генә була ала. Чөнки вертикальне терәү өчен бик күп көч кирәк. Аның нигезе тар, терәве кыйммәт, терәү нигезе – көч структуралары, чөнки вертикаль халыктан биектә, еракта урнашкан булуы сәбәпле, аның мәнфәгатьләреннән читләшә. Ә бу әлеге дә баягы «тәхет бомбасы» җирлеге.
Шул бомба безнең мөфтияттә дә шартламады микән? Куелган рәисне халык, гомумән, кабул итмәде. Ислам дине вертикаль властька нигезләнә алмый, бу аның өчен гайре табигый. Омелиналар, Сөләймановлар Татарстанны Чечен варианты белән өркетәләр. Әфәнделәр, чеченның монда ни катышы бар? Ичкериядә булган вакыйгаларның нигезе Ислам динендә түгел, милли азатлык хәрәкәтендә. 90нчы елларда Татарстан гына түгел, Чечня да бәйсезлекләрен игълан итте. Әлбәттә, бу Мәскәүгә ошамады, башта күпме йота аласыз, шулкадәр алыгыз, диделәр, аннары сүзләреннән кире кайттылар. Элегрәк тә, 1917 елларда да бу сәясәтнең нәтиҗәсен татыганга күрә, Татарстан, ташка суксаң, кулың шешәр, дигән гыйбарәне истә тотып, сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр булды. Татарстан бүген Коръән аятенең: «Сабыр кыл, Аллаһының әмере килер, ләкин үзеңне югалтма, кяфер белән явызга итагать итмә», – дигән сүзләренә нигезләнеп гомер итә. Без дәүләтле халык булган, әлегәчә шулай. Безнең дәүләтебез – байлыгыбыз ул, тарихыбыз, әдәби-мирасыбыз, сәнгатебез, йолаларыбыз, һәм, әлбәттә, динебез, шәхесләребез, Ислам диненә нигезләнгән көнкүрешебез. Ә инде чечен халкына, кызганычка каршы, көч каршылыгы сәясәтен тактылар. Шуның нәтиҗәсе – сугыш, кан кою булды. Ә сугышта, әлбәттә, дини фактор үсеш ала. Шуңа күрә чечен вакыйгасына, дини фактор дип түгел, ә сәяси фактор итеп карарга кирәк. Бутамагыз, болгатмагыз Сөләймановлар. Бу бишенче колонна нәрсәдән курка соң? Әлбәттә, Ислам диненең таралуыннан курка. Бигрәк тә Ислам диненең Русиядә таралуыннан, Русь халкының Ислам динен кабул итүеннән курка. Ни хикмәт, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә, Ислам каян тернәкләнә башлар дигәнгә, төньякка күрсәтә. Моңарчы бу татарларга ишарә дип юанып йөри идек, ләкин хакыйкатьтә бүгенге көндә урыслар Ислам динен кабул итеп, ныклык, зирәклек үрнәге булып тора. Бу табигый хәл. Акыл белән кабул итә, алар безнең кебек үзләрен әлеге дә баягы традицион ислам, ягъни этник мөселманнар, дип юанмыйлар, ә аңлы рәвештә инаналар. Каршы көчләр күпме генә тырышса да, Ислам дине Рәсәйдә, руслар арасында таралачак. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алар авызлары иреннәре белән ислам ялкынын сүндерергә маташалар, ләкин алар өргән саен ялкын киңрәк тарала» (61:7).
Тарихка баксак, Ислам динен Гәрабстанда Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә Коръән буларак иңә. Чәчәк ату чоры да шунда. Соңында, ни хикмәт, Исламга каршы булган фарсилар күтәреп ала Ислам байрагын. Имам Бохара, Теризм, Әбү Хәнифә, Ибне Сина асылда фарсилар булып, аннан төрекләр Ислам динендә саллы гына үз сүзен әйтә. Гүзәл әсәрләр иҗат итә. Тәкъвалык – гыйлем үрнәге булып тора. Бүгенге көндә, әлхәмдүлиллаһ, Русь халкы Ислам нурына чолгана. Ләкин күпләрнең бу нурдан караңгылыктагы кырын эшләре күренә башлады. Күз алдына китерегез, 100 млн халык аракыны ташласа, тәмәкедән ваз кичсә, гаилә корып хәләл кәсеп белән хәләл ризык таба башласа, шайтанга ничек түзмәк кирәк? Аракы заводлары тәмәке фабрикаларына нишләргә кала? Тезләнгән Рәсәй аякка басса, Америкадан бөегрәк булмасмы? Алар кайгырмый, каршы булмый кем кайгырсын мондый перспективага?
Инде, әйдәгез, нәтиҗә ясап, максатларны барлыйк.
- Безгә тарихи мөмкинлек, олы вазыйфа насыйп булды. Ул да булса, Аллаһының сүзен ишетү, итагать итү һ.б.га җиткерү, сабыр һәм үрнәк булу. Без халыкларның җир малларын яулап алу өчен түгел, йөрәкләрен яулап алу өчен мөселман булдык. Ислам байрагы күтәрдек.
- Бүгенге вәзгыятьтән чыгып, иң мөһиме, провакацияләргә бирелмәскә кирәк. Безнең Илаһыбыз – Аллаһ, мөфтиебез, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), мәчетебез – намазлык. Калганы – кысыр мәшәкать.
- Мөселманнар хөкүмәт белән капма-каршы булып түгел, хикмәт белән канун нигезендә эшләргә тиеш. Низаг түгел, бәхәстә булу кирәк.
- Гыйлемле булу. Инде Әбү Хәнифә мәзһәбенә таянабыз икән, аның тәгълиматын өйрәнү үзәге булдырырга кирәк.

Комментарии