Кеше кайчан бәхетле була?

Кеше кайчан бәхетле була?

Календарьның кайсы битен генә ачма, күп кенә даталар ниндидер бер бәйрәмгә туры килә. Менә, мәсәлән, 20нче март Халыкара Бәхет көне буларак билгеләп үтелә икән. 2012нче елның июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә оештырылган бу бәйрәм быел рәсми төстә бишенче тапкыр үтте.

Бәхеткә омтылу – һәрбер кешенең иң мөһим максатларының берсе. Һәм әлеге Бәхет көненең максаты да кешеләрнең үз күңел халәтенә игътибар җәлеп итү, аларны тормыш мәшәкатьләреннән арындырып тору, уйландыру һәм аларның бәхетен тотрыклы итәргә тырышудан гыйбарәт. Бәхет көнен бәйрәм итү кайбер илләрдә атналар буена сузыла. Күп кенә илләрдә кызыклы чаралар оештырыла. Җәмгыять оешмалары мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга тырыша, хәйрия фондлары төрле акцияләр үткәрә. Кешеләр якыннарына булдыра алганча мәхәббәтләрен күрсәтәләр, бөтенләй дә таныш булмаганнар бер-берләренә көтелмәгән сюрпризлар ясыйлар.

Язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар бәхет турында күп кенә әсәрләр иҗат иткән, миллионлаган кеше үзләрен «бәхеткә күмелеп яшим», дип саный. Ләкин бәхет төшенчәсенә әле бүгенге көнгә кадәр беркемнең дә аңлатма бирә алганы юк. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Кем өчендер ул – саулык булса, кем өчендер нык гаилә, ә өченче берәүләр өчен матди тотрыклылык. Бер карасаң, кешегә бәхетле булу өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Балаларның шатлыклы авазлары, дуслар белән аралашу, үтеп баручы берәүнең җылы күз карашы кешене чын мәгънәсендә бәхетле итәргә мөмкин. Ләкин, ничек бәхетле булырга соң.

Миңа калса, беренчедән, кеше үзенең үткәненә рәхмәтле булырга тиеш. Бүгенге тормышыбызда гармония булсын өчен, безгә үткәндә булган вакыйгаларны кабул итеп, бәяли белү мөһим. Үткән тормышыбызда белеп яисә белми кылган ялгышларыбыз безне бәһасез тормыш тәҗрибәсе белән бүләкли, һәр очрашу ниндидер бер яңа башлангычка этәргеч була, кичергән һәрбер шатлык күңел түрендә якты бер хатирә калдыра.

Икенчедән, һәркем бүгенге тормышын яратып, һәр мизгелдән ямь табып, канәгатьлек хисе кичереп яши белергә өйрәнергә тиеш. Шулай ук якын кешеләребезне яратып, бер-беребезне кичерә белеп, үпкәләрне онытып, беркемне дә үпкәләтми яшәү – бәхетле булуның нигезе булырга мөмкин.

Өченчедән, һәр кешенең күңелендә бәхеткә омтылып яшәү өчен киләчәккә ышаныч булырга тиеш. Киләчәктән бары тик матур вакыйгалар, якты хыяллар өмет итеп яшәгәндә генә кеше бәхетле булачак.

Һәм иң мөһиме – һәрнәрсәнең бары тик уңай ягын гына күрә белеп, тискәре якларына күз йомып яшәргә өйрәнергә кирәк.

Статистикага күз салсак, русиялеләрнең 83%ы үзен бәхетле саный. Австралия университеты галимнәре сораштыруы күрсәткәнчә, өйләнгән ир-атлар буйдакларга караганда бәхетлерәк икән. Ә менә иң бәхетле илләр арасында Дания беренче урында тора.

Феликс Дзерженский әйтүенчә, «бәхет – ул күңел халәте». Чыннан да, күңелдә канәгатьлек хисе булганда гына кеше үзен бәхетле саный, иңнәргә канатлар үскәндәй була. Алексей Мечев фикеренчә, тирә-юньдәгеләргә чын күңелдән бәхет теләгән кеше генә чын-чынлап бәхетле була ала. Тереза анакай: «Бәхетнең бернинди ачкычлары да юк. Аның ишекләре һәркем өчен ачык», – дигән фикердә.

Мин «ВКонтакте»дагы социаль челтәрдә дусларым-танышларыма «Сезнеңчә бәхет нәрсә ул? Бәхетле кеше нинди булырга тиеш? Кеше кайчан бәхетле була?» дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттем.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА(59 яшь, язучы, күп кенә китаплар авторы): Бәхет – гомерең буе кылына торган изге гамәлләреңнең кайтавазы икәнен беләм. Бәхетнең үз төсе юк. Һәр кеше бәхетенең үз төсе бар. Аны бары күңел күзе генә күрә ала.

Марсель ӘХМӘДУЛЛИН(32 яшь, телевидение журналисты): Кеше кайчан бәхетле була? Хәзер һәм шушында! Яшәүнең үзе дә шушы ике яссылыкта гына бар. Үткән яисә киләчәктәге бәхет – иллюзия. Фаина Раневская әйткәндәй, бәхетле буласың киләме – бул! Була алмасаң, Аллаһка бәхетнең нәрсә икәнен сиңа аңлатырга туры килә. Аңлатуның иң шәп ысулы – син аңламаган бәхетне синнән алып карый. Берәр хәсрәт, кайгы, югалту, үлем куркынычы булганда гына бәхетнең синнән әле генә киткәнен аңлыйсың. Бәхетнең нәрсә икәнен аңлар өчен, мөгаен, башта бәхетсезлекне танып белү кирәктер. Ә шушы тормышның бәхет икәнен аңлап, шөкер итсәң, бәхетсезлек белән сыналып тормавың да мөмкиндер, бәлки…

Энҗе МӨХӘММӘТҖАНОВА (19 яшь, студент): Төрле кеше бәхетне төрлечә күзаллыйдыр. Аллага шөкер, мин бик бәхетле, минем кайтып керергә якты өем, каршы алырга әти-әнием, сеңелләрем белән энем, хөрмәт иткән, авыр вакытта киңәш сорарлык дәү әтием, ныклап таянырлык якын кешем, дусларым бар. Кеше кайчан бәхетле була дигәнгә, җаны тыныч, уйлары тәртиптә булса, дип җавап бирер идем.

Чын бәхетне күрә белер өчен
Бик бәхетсез булып карау кирәк,
Бәхет – сәламәтлек, дияр өчен
Бик куркыныч чирләп карау кирәк.

Акча бәхет түгел дияр идем,
Әйбер җыеп кеше шашына.
Авыр эшләр түгел –
Көнләшү һәм нәфсе җитә адәм башына.

Өйдә шундый рәхәт булсын өчен
Нибарысы якты йөз кирәк.
Хәзер һәр кешенең бөтен нәрсәсе бар,
Күңел тынычлыгы бик сирәк!

Тимер-таштан түгел,
Сөю-наздан
Җылы йомшак оя үрә бел!
Иң бәхетле кеше – җирдә син ул
Булган бәхетеңне күрә бел!

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА (телевидение журналисты): Бәхет төшенчәсе бик күп төсмерләрдән тора һәм кем үзен кайчан бәхетле саный бит. Мин гомер буе бәхетле булдым, дип әйтер идем. Бәхетле балачак, үсеп җиткәч, үз гаиләм булды, ирем, улым бәхетле иттеләр. Гомер буе яраткан эшемдә – телевидениедә хезмәт иттем. Киленем, оныкларым бәхет өстенә бәхет өстәделәр. Бүген дә мин бәхетле, әмма бәла булып килгән авыруны гына җиңеп булмый, шулай да мин бирешмим, чөнки һәрчак якыннарымның, туганнарымның, дусларымның җылы мөнәсәбәтен тоеп яшим. 20 тапкыр «химия» алып, гомерне озайтырга тырышучы кеше буларак әйтәм: иң зур байлык, иң зур бәхет – СӘЛАМӘТЛЕК!!!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА(71 яшь, Буада яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрә): Бәхет… Биш хәрефтән торган гади генә бер сүз.
Ә бәхетне кем нәрсәдә күрә бит. Бәхетле кеше нинди булырга тиеш? Безнең авылда Галимҗан абый бар иде, балачакта ук сукырайган ул. Карап торырга зур гәүдәле, чибәр генә кеше иде, гаилә корды, өч балалары туды. Бервакыт мин аңардан: «Галимҗан абый, синең нинди теләгең бар?» – дип сорадым. «Бер генә теләгем, – диде ул, – балаларымны бик матур, диләр, йөзләрен бер генә күрер идем». Ул әле сукыр булса да эшли иде, сукырлар җәмгыятендә торды. Райна исемле эт бирделәр аңа, шул йөртә иде аны. Ул һәрчак, кулына магнитофонын тотып, сөйли торган китаплар тыңлап йөрде. Аның гаиләсе бар, ул эшли, балалар үстерде. Бәхет түгелме бу?

Үзенең бәхетен күрә белмәгән кеше беркайчан да бәхетле була алмый. Шөкер итә белгән кеше бәхетле. Мин менә үземне бәхетле дияр идем. Тәмле итеп балаларыма ризыклар пешерәм, улым, киленем: «Әни, сиңа ни кирәк?» – дип, йөгереп йөриләр, оныкларым гел минем бүлмәдә. Бәхет ул – саулык, тигезлек, күңел тынычлыгы. Җаның тыныч булмаса, бер нәрсә дә күзеңә күренми.

Сания САГИРОВА (38 ел укыту стажы булган мөгаллимә): Минем өчен бәхет ул – сау-сәламәт булу, балаларымның бәхетле булулары. Хезмәтеңне яратып башкару, аннан тәм табу, игелекле булу, гаиләңне ярату, аны саклау – бәхетле булуның нигезе. Мин хәзер пенсия яшендә, шуңа күрә үз якыннарымның, укучыларымның, әти-әниләрнең игътибары да минем өчен зур бәхет.

Әлеге сорауларны үзебезгә биреп, җавап табарга тырышып карыйк әле. Бәхет нәрсә соң ул синеңчә?

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты

Комментарии