«ЗАРЛЫ ВЕТЕРАН»ГА ҖАВАП

Бу дөньяда журналистны, полицияне, прокурорны, судны, тагын әллә кемнәрне алдап була, әмма халыкны алдап булмый. Чөнки һәр ялганны тота ул. Кайчакта шундый ышандырырдай зарлы хат килә, син бөтен эшеңне ташлап аның буенча чабасың, баргач та барысын үз күзең белән күреп кайтасың… Бер дә ялгышмадың кебек, әмма соңрак билгеле була – алдаганнар. Ә менә укучы үзен алдатмаган, вакыйгаларга үз бәясен биргән һәм безне берникадәр хакыйкатькә якынайткан булып чыга.
Газетабызның 18нче санында дөнья күргән «Азнакай ветераны зары» дигән язмам да шундый бәхәсле булып чыкты. Хәер, һәркем үзенчә хаклы бу дөньяда.
Менә Сәет бабай Габдуллинның кемлеген «фаш итүче» кеше дә табылды. Миңа калса, бик кызыклы кеше бу «Азнакай ветераны», укып карарга тәкъдим итәм.
Искәндәр СИРАҖИ.

да түгел ул!

«Безнең гәҗит»тә басылган «АЗНАКАЙ ВЕТЕРАНЫ ЗАРЫ» (№18, 8 май, 2013 ел) дигән мәкаләне укыгач, үз гомеремдә беренче тапкыр газетага җавап язарга туры килде. Сәет Габдуллин анда районның хакимият башлыгына эләгә алмаганына, күршеләреннән, бергә яшәгән хатыныннан зарланган.
Ул арткы мин булам инде. Исемем – Мансур. Азнакай районында тудым, эшлим, гаиләм бар, шунда йорт салдым.
Сәет абый белән танышу да бик кызык булды. 1988 елда талонга азык-төлек алына торган заманнар иде. Хатыным кибеткә чыккач, Мөслим ягыннан килеп чыккан абыйны очрата. Ул халыкка: «Берәр көн кунып чыгарга рөхсәт бирүче булмасмы, акчам да, торыр урыным да юк. Кунакханәдә яшәгән идем, акчам бетте», – дип мөрәҗәгать итә. Хатыным аны кызганып, миннән рөхсәт сорап, өйгә (ул вакытта үзебез дә тулай торакта яши идек) алып кайта. Шулай итеп Сәет абый бездә яшәп калды, кыш чыкты. Үзенең «времянкасын» төзегәнче бездә яшәде. Тулай торакта аны безнең туган дип уйлыйлар иде.
Ул Урта Азия якларыннан гаиләсен калдырып кайтып, Мөслим районы Карамалы ПМКсында берничә ай эшләгән. Шунда ук Фәридә апага йортка кергән, аның балалары белән тыныша алмый чыгып киткән булып чыкты.
Карамалы балалар бакчасын сүткәннән соң, шуны сатып алып, бәләкәй генә өй салып куйды, шунда яшәде Сәет абый. Әлмәт шәһәренә йөреп эшли башлады, чөнки пенсиясен документлаштыру өчен, аның бернинди дә стажы юк иде. Анда берничә ай эшләп, үзенә пенсияне «җайлады». Шунда ук, үзе белән эшләгән бер яшьрәк хатынга йортка керде, аннан бер малае туды (аңа хәзер 25 яшьләр тирәсе). Ләкин ул гаиләне санга сукмады, кирәге калмагач хатынын да ташлап калдырды. Пенсиягә чыккач, легендар Сәет абый кулына беренче мәртәбә гармун алды, әзрәк шыңгырдатырга өйрәнде. Үзенә дәү артистларныкыннан да затлырак итеп афиша ясатты һәм авыл клубларына концертлар белән йөри башлады. Матур афишага кызыгып, халык клубка керә. Анда Мирсәет Габдуллин (псевдонимы) җырлый, бии. Халык алданганын аңлагач, сызгырып, аны сәхнәдән куып төшерә иде. Ләкин Сәет абый күңелен төшерми, киресенчә, халык янына төшә, алар белән сөйләшеп уртак тел таба, «свой пареньга» әверелә. Аңа район мәдәният йорты директоры Азнакай районында клубларга керергә катгый тыю ясый.
Шуннан соң Сәет абый күп еллар бөтен Татарстан буенча гастрольләрдә йөри. Ул елларда авылларда берүзе концерт куеп йөргән Мирсәет Габдуллинны күп төбәкләрдә хәтерлиләрдер, чөнки, ул барган бер җирендә кызык тарих калдырып киткән кеше бит.
Үзенең 70 яшьлек юбилеен да «Акчарлак» ресторанында үткәрде ул. Чакырылган 110 кунакның 35е килде. Без урам белән Сәит абыйны котлап кайттык. Шушы вакытта ул минем белән сүзгә килде, аралар суына башлады. Аның планнарына каршы килүемне яратмады. Чөнки ул: «Мин беренче президентыбызның туганы», – дип, алдалап, Казанга, юбилеена чакыру кәгазе илтеп бирде. Аны президент янына ук кертмәгәннәр, ләкин чакыру кәгазен алып калып, Азнакай хакимиятенә шалтыратып, котларга кушканнар.
Газетада ялгыз бабай диелсә дә, ул ялгыз булмады. Мин белгәндә генә дә бик күп апалар килеп, үзләренең бәхетен сынап карады: кемдер качып китте, кемдер инде гүр иясе булды. Теләче районыннан килгән апа бик акыллы, тырыш кеше. Ләкин ул аны бик нык җәберләде. 4 еллап бергә яшәсәләр дә, пропискага кертмәде, сәламәтлеге бетә башлагач үз ягына кайтарып җибәрде. Әле соңыннан килгән апа, өенә кереп, әйберләрен ала алмыйча, урамда йөри иде.
Безнең икенче килешмәүчәнлек соңрак булды. Концертлар барганда, ул, мәдәният йортына барып, мин чыгыш ясыйм дип, баянчылар бүлмәсенә кереп, баянчы белән конфликтка килә, травмалар ала. Шунда: «Мине яклап баянчыны берәр нәрсә эшләт», – дип, миңа карап балтасына ишарә ясый. Сүзен тыңламагач, мин дә аның өчен мәңгелек дошманга әйләндем. Шуңа карамастан ул баянчыны судка бирә һәм җиңеп чыга. «Мине үтерергә җыенды», – дип, гариза яза. Баянчыны хөкем итәләр. Бер минем белән генә түгел, башка күршеләр белән дә сүзгә килде ул. Ике күршесе арасына 2 метр койма кордырды, миңа да койма корырга кушып комиссия чакыртты. Шул вакытта арада калган 5,27 кв.м җир ачыкланды. Комитет бу җирне аукционга куйды һәм закон нигезендә мин аны сатып алдым. Шуннан соң ул мине судка бирде. Ләкин суд хата тапмады, 22.09.2011 елда соңгы карарны чыгарды. Аннан ул Русия президентының ышанычлы кешеләренә барган, анда да аңа бу карарның дөрес икәнен аңлатып кайтарганнар. Шикаятьләрне Азнакайга кире җибәргәннәр.
Ветераннар Советы рәисе белән озак сөйләшеп утырдым. Ул Азнакай военкоматына шалтыратты: «1927 елда туган Габдуллин Сәет Габдуллинович Бөек Ватан сугышы ветераны түгел», дигән җавап алды. Сәет абыйга, алдашып, әллә кайларга барып йөрмәскә, барлык килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны урында чишәргә дигән теләк белдерде.
Сәет абый 11 тапкыр Мәскәүгә барды дигәнгә кеше ышана алмас. Русиянең элекке президенты Д.А. Медведев вәкиллегенә язган шикаяте турында сүз бара торгандыр күрәсең. Судлар, варислар күп булды соңгы елларда. Ул урамдагы һәрбер кешегә үзенең участогы белән өен яздырырга вәгъдә бирә башлады. Соңгысы Алсу ханым булды. Ул аңа башта васыятьнамә язды да, аннан ертып ташлады. Ул вакытта Алсу газ, су, канализацияләрен яңадан эшләткән иде. Сәет абыйга 20 мең 500 сум кире түләргә дигән карар чыгарылды. Бу вакыйганы район газетасы «Маяк»та язып чыктылар.
Йорты кемгә калыр диеп курыкмаска кирәк. Аның беренче гаиләсеннән 2 малае Татарстаннан читтә яши. Алар турындагы белешмәләрне мин алып куйган идем (аның турында күршеләр дә белә). Ә шәхсән миңа үз хезмәтем кермәгән бер генә әйбер дә кирәкми. Кешенең үз хәләл хезмәте белән табылган әйбер генә бәрәкәт, бәхет китерә.
«Күрше хакы – тәңре хакы», дигән әйтем бар татар халкында. Ә безнең Сәет абый, булмаган дошман эзләп, үзенә дошман җыя торган кеше ул. Югыйсә, хуҗасыз 5,27 кв.метрлы «җир кисәге» кешедән талап та түгел, ә законлы рәвештә файдалануга алынган булуга карамастан, мине бүгенге көндә шундый мәсхәрәләүгә дучар иттеләр, яла ягалар.
Авыр чагында таянырлык күрше һәрберебезгә насыйп булса иде дә, олы хакны хаксызлыкка чыгарган гамәлләрдән тыелсак иде.
Мансур МӨБӘРӘКШИН.
Азнакай районы, Мәнәвез авылы.

Комментарии