ЯТИМНӘРНЕҢ ҖАН АВАЗЫ

ЯТИМНӘРНЕҢ ҖАН АВАЗЫ

1941-1945 еллар безгә миллионлаган корбаннары китерде. Миллионлаган аналарны тол калдырып, балаларын ятим итте.
Исән кайтканнарның гаиләсенә күрсәтелгән ярдәмнәр хакында күп әйтәбез. Ә инде медальнең икенче ягын әйләндереп карасак, анда икенче төрле күренеш. Сугышның беренче көннәреннән үк ирләре сугышка китеп, 5-6 бала белән тол калган аналар, үз ризыкларын ашамыйча, картаеп, дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм тоймыйча вафат булдылар.
Ә безгә – сугыш алдыннан туган ятимнәргә әти, әни дигән сүзне әйтеп үсәргә туры килмәде. Безнең әтиләр Ватаныбыз өчен корбан булды. Илебез башлыклары шуларның ятим үскән балаларын берәр кайчан искә алыр микән?
Шушы мәсьәләләр буенча мин ачыктан-ачык сорау белән президент вакытта – Минтимер Шәймиевка, ә 2010 елда – Рөстәм Миңнехановка, Фәрит Мөхәммәтшинга, прокурор Кафил Әмировка, Хафиз Гаяз улы Миргалимовка (КПРФ), депутат Хафиз Миргазим улы Салиховка язып салган идем. Барысыннан да җаваплар килде, тик бик уңай түгел. Дәүләт Советыннан, РФ Думасыннан боларны карарга комиссия төзелде дип җавап килгән иде, күрәсез, карамаганнар. Социаль яклау бүлегеннән: «Пенсионерларга юл чыгымнары өчен 320 сум, газ, телефон, ут өчен 50% субсидия түләнә», – дип җавап алынды.
Ләкин шундый авыр елларда бөтен авырлыкны җилкәләрендә күтәргән бу ятимнәргә һич тә булмаса пенсияләренә өстәмә булсын иде.
Узган ел: «9 Май хөрмәтенә сугыш чоры балаларына 1 кап чәй, 1 кг печенье бирсәгез дә яхшы бүләк-күчтәнәч булыр иде», – дип язган идем, бернинди җавап та килмәде.
Без «Безнең гәҗит»не бик яратып, кат-кат укыйбыз. Матур эчтәлекле, дөреслекне курыкмыйча язасыз. Мин язганнар түрәләргә дә барып җитсен иде.
Фирдәвис ГОМӘРОВ.
Мөслим районы, Әмәкәй авылы.

Комментарии