Үзебезнекен үзебез урлыйбыз

Халыкта шундый риваять йөри: имеш, бер бик тә угры кеше булган, берни дә урламаган көнне аңа йокы кермәгән. Билгеле, урлый алмаган көне дә булган аның. Шул чакта ул үзенең нәрсәсен булса да кешегә күрсәтмичә яшереп куя да кичен ул әйберне, кешегә күрсәтми, урлаган кыяфәттә, актарып ала икән. Шуннан соң гына йокыга китә ди бу.

Без ничә елдан бирле, авылда сөтнең бәясе түбән, дип лаф орабыз. Имеш, алыпсатарлар бәяне күтәреп баеп яталар. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, бу хәлгә бик борчылган булып: «Егерме биш сумнан түләсәләр, яхшы булыр иде», – дип юатып куя. Авылда литры 15 сумнан җыелган сөтнең ни өчен шәһәрдә 40 сумнан сатылганын ул бик яхшы белә. Алыпсатарлар гына суырмый авылның җелеген. Хөкүмәт бабай акчаның шактый өлешен, налог сыйфатында, үзенең кулы белән каерып ала. Әнә, авылдан килгән бодайга ун сум тирәсе түли дә, аннан төрле-төрле ризыклар ясап, кыйммәтләндереп, авыл мужигына тоттыра.

Министр әфәнде: «Шулай да хөкүмәт авыл халкына бераз ярдәм итә әле», – дип сөендереп тә куя. Сөенәбез инде сыер башына өч мең тәңкә, тагын вак-төякләргә бераз акча тамызгач. Югыйсә, безгә тамызып кына биргән акча – безнең үз акчабыз бит инде ул. Теге угры кеше кебек, хөкүмәт казнасына яшереп куйган акчаны үзебез урлаган кебек килеп чыга инде бу.

Тарих һәр гасыр башында илне үзгәртә торган даһи барлыкка килгәнне раслый. XVIII гасыр башында – Петр I, XX гасырда – В.Ленин, XXI гасыр башы даһие А.Чубайс икәненә без ияләшеп беттек инде. Менә шул Чубайс әфәнде өйрәтте дә инде безне үзебезнекен үзебез урларга. Тиздән һәр кеше үзенең «Волга»сына утырып йөриячәк, дип аңлатты ул безгә. Рас килде бит аның фикере! Әти-бабаларыбызның җитмеш ел буе яшереп җыйган әҗере булган бит. Анатолий Борисович кушкан ысул белән эзләп таптык без моны һәм бүләргә дә тотындык. Кемнәрдер – зур кашык белән, кемнәрдер бармак очы белән эләктерде әлеге нигъмәтне. Зур кашыклылар «Волга»дан тыш, океанда йөзә торган яхтага кадәр хуҗа булды. Океаннан ерак торгач, безнең Татарстанда яхтага утырып йөрүчеләр юк анысы. Ә менә берничә дворец тотучылар бар. Безнең авыл агайлары «Волга» эләктерә алмасалар да, җәяү йөрмиләр, атлы арбалары бар.

Чубайс әфәнденең өйрәтүләре күңелгә шул кадәр хуш килде, Бөгелмә районындагы кошчылык фермасын, дуңгыз үрчетү комплексын сүтеп, нигез ташларына кадәр актарып бетердек. Районнардагы «Сельхозтехника» базаларын сөреп салдык, көнкүреш комбинатларының энәсенә кадәр бүлештек. Шәһәрләрдәге пионер сарайларын, кибетләрне үзебезнеке иттек. Әби-бабайлар эшкәрткән җирне, кем ничек булдыра ала, шулай бүлгәләдек. Кыскасы, бишектә тирбәләбез, майда йөзәбез, рәхмәт Чубайска.

Әмма Русиядә Чубайска охшамаган, уйлап эш итә торган, салмак, кешенең кулы нәрсәгә сәләтле икәнне сиземли торган кешеләр дә бар. Сергей Степашин турында әйтүем инде. Әгәр ул сизмәсә, Евгения Васильева дигән хатын үзенең озын кулы белән Русиянең астын-өскә китереп, болгатып бетергән булыр иде.

Үткән ел ахырында бик тә яхшы күңелле Степашин әфәнде безнең Татарстанда да булып китте. Ул безнең һәр елны триллионнан кимрәк акчаның кая яшерелгәнен белә. Ул акчаның яшерелгән җиреннән чеметеп-чеметеп кенә алып, кирәк-яракка тотканыбызны да белә Степашин. Соңгы килүендә, әллә ни тавыш чыгармыйча, җитте, җәмәгать, бүтән «чеметмибез» дип, ипләп кенә, безнең кулга сукты да куйды бу. Йортларыбызның ватык-тишекләрен бик тә ямарга кирәк булса да, дүрт миллиард сумны «чеметмәскә» булдык. Үзебезнекен үзебез урлап өйрәнгәнгә, бик тә куркак кеше инде без. Алай булгач, Мәскәү казнасына бераз акчаны яшереп тормабыз, үз кесәбездән турыдан-туры хаҗәткә тотарбыз, дип әйтә алмадык мөхтәрәм Степашинга.

Әлеге очрак аз гына булса да акыл бирер әле безгә. Ул акчаны үзең урлап һич кенә дә мантып булмый икән. Ә менә бит Чубайс әфәнде, әйткәнемчә, күпкә акыллы, ул үзенекен үзе урламый. Кешенекен урлый. Урлый дигәч тә, качып-посып эшләми инде ул бу эшне. Ул, машина сатып алыр өчен, безнең кебек заводлар җимереп, тимер-томыр эзләп йөрмәде. Үзенең бер иптәше белән тотты да китап язды. Икенче төрле әйткәндә, үзеңнекен ничек итеп урларга өйрәтә торган дәреслек чыгарды бу. Бар бит ул юмарт кешеләр. Шул дәреслек өчен Анатолий Борисовичка берничә миллион сум акча тоттырдылар. Теге, без казнага яшереп куйган акча да бар инде монда. Безнең биш-алты роман бастырган язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның төшенә дә кермәде мондый акча. Гомере буе җәяү йөрде, мәрхүм. Чөнки без карак кына түгел, саран да.

Русиядә даһины башта мактыйлар, ахырдан сүгәләр. Чубайс белән дә шундыйрак хәл, кем генә сүкми аны, әмма ул утта да янмый, суда да батмый. Аны шартлатырга да йөреп карадылар, юк, шартламады. Саяно-Шушен ГЭСы җимерелеп, йөздән артык кеше су астында калганда да, Чубайс коры чыкты. Дөрес, шуннан соң бераз эшсез йөрде ул. Әмма даһилар кайда да мәңгелек. Судан да коры чыгасын белгәнгә, яңа технологияләр белән эш итә торган компания җитәкчесе итеп куйдылар Чубайсны. Соңгы ике елда әлеге компания миллиард сум зыянга эшләгән. Батырмыйлар Чубайсны, узган ел ахырында моңа хөкүмәт 60 миллиард сум акча тоттырган. Һаман да Татарстан кебекләрнең «яшереп» куйган акчасы инде бу.

Моның кадәр акчаны кая куярга белмәгәч, Анатолий Борисович тоткан да Яңа ел мәҗлесе үткәргән. Кеше башына 5 мең хисабыннан, 2 миллион сумнан артык акчаны бер кичтә парга әйләндергән яңа технология тарафдарлары.

Чубайс Татарстанны бик ярата, ул безне яңа технологияләр кулланып эшләргә өйрәтә. Без дә аны хөрмәт итәбез, Казанга килсә, кочагыбызны җәеп каршы алабыз, киткән чакта, синнән дә акыллы кеше юк, дип мактап, артыннан сөеп озатабыз.

Яшереп куйган акчабызны башкалар да чәлдергәч, үзебезнекен үзебез урлап баргач, яшәргә өмет калмады бугай, дип уйлаучылар бардыр. Ю-юк, бар әле өметебез. Монысы – үз бармагыңны суыру.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии