Кырым вакыйгалары

Кырым вакыйгалары

Украина һәм Кырым төбәгендәге вакыйгаларга карата төрле фикерләр бар. Украинаны таркату хәленә китереп җиткергән Президент Янукович, бөтен байлыгын төяп, иленнән чыгып качса да, оялмыйча, әле һаман да үзен Украинаның законлы президенты итеп санавын белдерде. Моны Русия җитәкчеләре дә таный.

Кырымның Украинадан аерылып чыгуын яклап, Русиянең күп шәһәрләрендә митинглар уздырылды. Мәскәүдә 50 меңгә якын кеше җыелган митингтагы каршы чыгучыларны «сатлыкҗаннар» дип атадылар. Русия шәһәрләрендә уздырылган митингларда, Украинада яшәүче урысларны яклап, «каждый народ имеет право на самоопределение» дигән сүзләр яңгырап торды. Шул ук сүзләрне Русия Президенты Путин һ. б. җитәкчеләр дә кабатлады. Русиядә яшәүче башка халыклар турында уйладымы икән алар бу вакытта?

Ашыгыч рәвештә референдум үткәреп, Кырымны Украинадан аерып алып, рәсми рәвештә, Русиягә кушып та куйдылар. Бу минутларда Мәскәү Кремлендәге тантаналы рәвештә ясалган чыгышларны, андагы шатлану-мактануларны язып бетерерлек кенә түгел. 1945нче елның 9нчы маендагы Җиңү бәйрәме шатлыгы белән тиңләштереп ясалган чыгышлар да булды

Без дә үзбилгеләнү хокукына ия буларак, 1992нче елда 21нче мартта референдум үткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешсәк тә, Русия безне танымады. Безнең Татарстаныбызда халыкара таләпләргә туры китереп уздырылган референдум нәтиҗәләрен юкка чыгаручылар да шушы ук җитәкчеләр иде бит, югыйсә. Алар ничек җавап бирерләр иде икән? СССРны саклап калу турындагы референдум уңай нәтиҗәле булса да, ул таркалды. Русиядәге законнар ике стандартлы бит инде

Кырымда референдум үткәрү алдыннан, гомердә булмаганны, Кырым татарларын да искә алдылар. Референдумда Кырымның Украинадан аерылып, Русиягә кушылуын яклап тавыш бирсәгез, бөтен таләпләрегезне үтәрбез, дигән вәгъдә бирделәр. Хәзер аларга Украина бернәрсә бирә алмый, андый вәгъдәләре дә ишетелмәде. Шулай булгач, Мәскәү ягына авышсалар, алар өчен уңайлы булып күренә ул.

Хәзер Украинаның көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләрдә – Харьков, Донецк, Луганск төбәкләрендә дә, рус халкының хокуклары кысыла дигән сылтау белән, Русиягә кушылмакчылар. Ә Русиянең үзендә, вәзгыятьнең рус булмаган халыкларның телләрен бетерүгә юнәлтелгәнен, ана телендә белем бирү тыелганны, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру каралганын белә микән алар? Русиядә яшәүчеләрнең барысын да «россиянин» дип атап, «Русия для русских» дип кычкырып йөрүчеләр турында белә микән анда яшәүче рус кешеләре? Белсәләр, нәрсә әйтерләр иде икән?

«Эхо Москвы» радиотапшыруында, бу радионың җитәкчесе Алексей Венекдитов, Татарстанны искә алып, татар телендә укытуны тыя торган, БДИны рус телендә генә тапшырырга мәҗбүр булуыбыз турында әйтеп, моны ничек аңлатып була, дигән мәгънәдә әйткән иде. Русия үз илендәге халыкларның Конституциядә язылган хокукларын яклауны кирәк дип санамаса да, чит илләрнең эчке эшләренә тыкшынып, ызгыш чыгарып яшәүне ярата.

Һәр кешенең үз илен, аның халкын хөрмәт итеп, телен өйрәнеп, ул илнең законнарын үтәп яшәргә кирәклеген Русия үз җирендә таләп итсә дә, башка илләрдә яшәүче рус милләтеннән булган кешеләр өчен, бу таләпләрнең үтәлешен, русларның хокукын чикләү итеп бәяли. Элек СССР составында булган илләрдә, рус теленең торышы турында, ызгыш-талашлар бертуктаусыз кабатланып тора. Аңа карап кына, үз халкының телен санга сукмыйча, рус телен дәүләт теле итеп куя алмыйлар бит инде ул илләрдә.

Үз вакытында Русия чит илләрне басып алып, анда русларны кертеп тутырып, рус телен дәүләт теле итеп, көчләп, башка халыкларга такмасалар, тел турында бернинди ызгыш-талашлар да чыкмас иде. Русия үз гаебен танымыйча, һәрчак башка халыкларны гаепле итеп калдырмакчы.

Украина гына түгел, Русиядәге кебек, башка илләр дә үз халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәргә тырыша бит, бу турыда тавыш-гауга чыгару мәгънәсезлек булып күренә. Үз иленең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрне бандит, фашист, милләтче, бандерачы дип атаулар да урынлы түгел. Бандера ул үз халкының азатлыгы өчен һәм Украинадагы миллионлаган халыкның ачтан үлүенә каршы көрәшкән, Украина халкының милли Герое була түгелме соң?

Ул вакытта Кырымның Украинага кушылуын бер ил дә яклап чыкмады. Русиягә кушылгач та, гади халык өчен моның бер файдасы да булмас. Шунысы ачык: әле монда миллиардлар агызып торырга кирәк булачак. Әйбер бәяләре бертуктаусыз артып, 5-6 мең сум пенсия алып яшәүчеләргә нәрсә бирер икән бу?

Хәзер инде халык, яңадан сугышлар гына башланмасын иде дип, коты чыгып тора башлады. Тормыш үзе күрсәтер, ахыры гына хәерле булсын.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии