Нобель премиясенә лаек!

Нобель премиясенә лаек!

1895нче елның 27нче ноябрендә Альфред Нобель Парижда үзенең атаклы васыятнамәсенең соңгы версиясенә кул куя. Аның буенча 1867нче елда – динамит, ә 1888нче елда баллистит уйлап тапкан, шартлаткыч матдәләр эшләп чыгару буенча бик күп предприятиеләр оештырган һәм аларның хуҗасы – швед инженер- химигы, Кешелек каршындагы гаебен күпмедер йомшарту өчендерме (ни әйтсәң шартлаткыч матдәләр беренче чиратта яшәтүгә түгел, ә юк итүгә юнәлтелгән), тупланган байлыгының саллы өлешен үз исемендәге фонд оештыру һәм дөньяда аеруча зур ачышлар ясаучыларга премияләр тапшыруга тәгаенләп калдыра. Физика, химия, физиология һәм медицина буенча ачышлар ясаучыларны, әдәбиятта дөньякүләм яңгыраш алган әдәби әсәр язучыларны 1901нче елдан башлап – Швециядә, ә Тынычлык эшенә зур өлеш кертеп, аңа лаек булучыларны Норвегиядә бүләкли башлыйлар (икътисад буенча Нобель премиясе 1969нчы елдан бирелә башлый).

Ни гаҗәп, 1901-2011нче еллар арасында премиягә лаек булган 851 лауреаттан нибары 12 мөселман өммәтендәге шәхес бар һәм шуларның икесе генә төркиләр кавеменнән.

Беренчесе – төрек язучысы Орхан Памук – 2006нчы елда иң яхшы әдәби әсәр язучы дип табылган. Азиз Санджар – «ДНК механизмнарының яңаруын ачыклавы өчен» Нобель бүләгенә 2015нче елда лаек булган галим-химик. Нобель премиясенең 116 еллык тарихында татарлардан әле бер генә кешенең дә ошбу бүләкне ала алганы юк. Хәтта бөек мәгърифәтче – галим, 1883нче елда ук дөньяви әһәмияткә ия «Тәрҗемән» гәҗитен нәшер итә башлаучы (1914нче елда вафатына кадәр аның баш мөхәррире булып калучы) даһи кырымтатары Исмәгыйль Гаспралы да, 1910нчы елда ошбу премиягә тәкъдим ителүенә карамастан, «үтмәгән». Әйтүләренчә, безнең олуг драматургыбыз Туфан Миңнуллин, йөзек кашы булырлык пьесалар язып һәм алар драма әсәрләре сыйфатында дистәләрчә ел сәхнәдән төшмичә уйналсалар да («Әлдермештән Әлмәндәр» үзе генә дә ни тора), «Нобельгә» тәкъдим ителеп, ул да үтмәгән. Дөнья классиклары рәтендәге кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның (әнисе татар икәнлеген белмәүчеләр сирәктер) тиешле кәгазьләрен Нобель премияләре буенча комитетка җибәрергә әзерләгәннәр диләр, тик өлгермәгәннәр, бөек язучы кинәт вафат булган (премия тәкъдим ителүче үзе исән чагында гына бирелә). Көнбатыш вә Көнчыгыш арасындагы мондый тәңгәлсезлекне (12 лауреат ифрат аз) нәрсә белән аңлатып була соң? Миңа калса, Көнбатыш техник-технологик яктан гаять алга киткән һәм зур ачышлар беренче чиратта анда ясала, ә Көнчыгыш күбесенчә рухи-мәдәни тормыш белән яши (мөселманнарның зур өлеше нәкъ менә Көнчыгышта урнашуын да онытмаска кирәктер). Шулай да премияне оештыручыларның һәм аны бирүчеләрнең дөнья белән идарә итүче кавем булуы һәм әлбәттә инде мәртәбәле исемне иң әүвәл үзенекеләргә бирүләре хәлиткеч рольне уйный булса кирәк.

XX гасыр ахыры–XXI гасыр башы арасындагы вакытны алсак, миңа калса, татар халкында Нобель премиясенә тәкъдим итәрлек ике шәхес бар. Аның беренчесе – эшмәкәр-химаяче (игътибар итегез: бөтен тапканы авыр кул хезмәте белән) Әсгать Галимҗанов иде. Әсгать ага 30 ел дәвамында зур акчалар эшләп, аны соңгы тиененә кадәр диярлек ятим балалар йортына күчерә иде (1986-87 елларда булса кирәк, Бразилиядә көчле җир тетрәгәч, анда зыян күрүче балалар файдасына 10 мең сум акча юллавын гәҗитләрдә яздылар – ул заман өчен гаять зур сумма). Пуританнарча тыйнак тормыш рәвеше алып баручы мондый кешеләр миллиардка бер генә очрый торгандыр, һәм аның үзен аямыйча гомерен изгелек кылуга багышлавын Нобель премиясенә лаек булган Тереза Анакай (үләт чире йокканнарны «ябык» утрауда күп еллар тәрбия кылган) батырлыгы белән янәшә куярга буладыр. Кызганыч, шундый Бөек Затыбызны күреп ала һәм Нобельнең тынычлык буенча премиясенә тәкъдим итәргә беребезнең дә башына килмәде. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевкә рәхмәт инде, Әсгать ага үзе исән чагында (агабыз 2016нчы елның гыйнварында бакыйлыкка китеп барды) Казанның 1000 еллык мәйданында аңа һәйкәл куйдырды.

Төрки-татар халкының Нобель премиясенә тәкъдим итәрлек янә бер кандидаты бар, ул – милләтебезнең каһарман кызы, төрки-татар дөньясында гына түгел, Евразия киңлекләрендә танылу алган, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Милли Мәҗлес һәм Иттифак фиркасе рәисе, язучы Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова. Газиз халкы өчен утка-суга керергә әзер бу шәхес БМОга Татарстанның дәүләт суверенитетын тануларын сорап, һәм Милли Мәҗлеснең киңәйтелгән сессиясендә республиканың дәүләт суверенитетын яклап резолюция юллаганы өчен РФ ҖКның 282 матдәсе I пункты нигезендә 2010нчы елның 24нче февралендә суд тарафыннан шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде, икенче мәртәбә нәкъ шундый ук статья нигезендә татар халкының хокукларын яклап һәм Кырымны кушуга каршы чыгышы өчен 2014нче елның 2нче октябрендә шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде. Дөньяда башка бер генә язучы һәм сәясәтче хатын-кызның да бер үк статья нигезендә 2 мәртәбә хөкем ителгәне юк. Юктан гына аны Русиянең сәяси тоткыннар исемлегенә кертмәгәннәрдер.

45 китап авторы Ф. Бәйрәмованың тарихта калырлык иң күренекле гамәлләреннән берсе – Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы буларак, 2003нче елда 6 кешелек төркем составында яманаты бөтен дөньяга таралган Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» атом комбинатына баруы һәм анда язмыш кочагына ташланган Мөслим вә Караболак авыллары халкына кулларыннан килгәнчә ярдәм итүе. Бу һәркайсында заманында 4-5 мең кеше яшәгән ике зур татар авылы. Урыс авылларыннан аермалы буларак, 1957нче елның 29нчы сентябрендә «Маяк»тагы атом авариясеннән соң сынау-эксперимент уздырыр өчен әүвәл СССР, аннары аның варисы Русия властьлары тарафыннан тәҗрибә «кроликлары» итеп урыннарында калдырылган татарлар авыллары бу. Бик зур тырышлыклар нәтиҗәсендә генә Мөслим халкын атом радиациясе белән нормадан йөзләрчә мәртәбә ныграк агуланган Теча елгасы яныннан күчерергә насыйп була, Караболак халкына мондый бәхет тә «елмаймый».

Фәүзия ханым 2003нче елдан 2007нче елга кадәр Караболак авылына күп мәртәбәләр барып, андагы халыктан сораштыру вә андагы хәлләр торышын өйрәнү нәтиҗәсендә 2005нче елда «Атом атавында яки татарларга каршы атом геноциды» дигән урыс һәм татар телләрендә – беренче китабын, ә 2007нче елда «Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында» дип исемләнгән икенче китабын яза. Атом афәтеннән чыккан нурланыштан һәм төрле авырулардан (бигрәк тә рак) үлеп бетеп баручы (авыллар янәшәсендә 8 зур зират каберләр белән тулган) милләттәшләрнең аяусыз язмышы турында укып тетрәнмичә мөмкин түгел. Иң аянычы – бүгенге көндә дә нибары 150-200 кеше исән калган Караболак халкы акрын үлемгә дучар ителгән һәм рәсми властьлар алар язмышына һаман битараф. Быел «Маяк» комбинатындагы атом шартлавына 29нчы сентябрьдә 60 ел тула, ә комбинат эшләвен, бик зур мәйданнарны радиация белән агулавын дәвам итә. Ф. Бәйрәмова кешеләрне битараф булмаска, атом аждаһасының үлем чәчүен туктатырга чакыра, «югыйсә, Кешелек цивилизациясенә бетү куркынычы яный!» дип чаң суга ул.

Милли каһарманыбыз 2005нче елда ук «Атом атавында» дип исемләнгән китабын Мәскәүгә алып барып, төрле дәүләтләрнең илчелекләренә тараткан.

Алмания дәүләте язучының тырышлыгын игътибарсыз калдырмаган, аны 2006нчы елда Берлинга бундестаг депутатлары каршында чыгыш ясарга чакырганнар, алай гына да түгел, китапны немец теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарганнар. Җир шарында халыкларның тигез шартларда һәм бертигез хокуклар белән яшәвен даулап көрәшүче Ф. Бәйрәмовадай хатын-кызлар бармак белән генә санарлык, аның иминлекне, Кешелек цивилизациясен атом коралсыз яшәвен тәэмин итү өчен җан атып йөрүе, һичшиксез, Нобельнең Тынычлык премиясе белән бәяләнергә тиеш. Ул моңа лаек!

Фирдәвес ХУҖИН

Нобель премиясенә лаек!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии