Тəре походлары дəвам итə һəм ураза вакытын алыштырырга

Тəре походлары дəвам итə һəм ураза вакытын алыштырырга

2011 ел башында Мавританиядән алып Йеменгә кадәр һич көтмәгәндә башланып киткән гаугалы чуалышлар дөнья җәмәгатьчелеген сискәндереп җибәрде. Африканың чагыштырмача яхшырак яшәүче илләренең халыклары, сихерләнгәндәй, кинәт канлы көрәшкә күтәрелде. Әлеге сискәнү-шикләнүләрне Көнбатышның мәгълүмат чаралары бик тиз таратты. Бу илләрдә халык изелеп, хәерче яши, ә хакимиятләр реакцион вәхшиләр икән, ләбаса.

Күпмедер дәрәҗәдә мондый бәяне Президент кәнәфиендә 30 ел утырган 83 яшьлек Х.Мөбарәк командасына биреп буладыр, бәлки. Әмма андый бәя Ливиягә һич кенә дә туры килми. Ливия – бөтен Африка күләмендә иң уңышлы демократик дәүләт. Аның халкы һәрьяклап яхшы тәэмин ителгән. Җан башына туры килә торган ВВП (тулай эчке продукт) биредә 9550 доллар (2005 ел), ә Русиядә 700 доллар чамасы гына. Африканың күп илләрендә уртача гомер озынлыгы 50гә дә җитми, Ә Ливиядә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 74 яшь (Русиядә ул 60ка тулмый), хатын-кызларныкы 78,3. Менә шундый уңышлы илнең халкы үз дәүләтенә каршы көрәшкә күтәрелә. Бу бит кеше ышана торган хәл түгел.

Минем тарих белән мавыгучы бер танышым бу чуалышларны теге XI гасырларда ук башланган Тәре походларының дәвамы дип саный. Аның фикеренчә, быелгысы Тәре походларының инде өченче этабы. Мәгълүм булганча, беренче Тәре походларын изге Фәләстин җирен мөселманнардан чистарту байрагы астында, Көнбатыш Европа феодаллары һәм католик чиркәве 1096-1270 елларда алып барган. Мөселманнар әлеге сугышларда кайбер югалтуларга дучар булса да, ахырдан җиңеп чыга. Тәре походларының икенче этабы XVI гасыр уртасында башланып китә. Бу этапның байрак күтәрүчесе рус патшасы Иван IV була. Ул башлаган Европа, Азия халыкларын көчләп чукындыру XIX гасыр ахырына кадәр дәвам итә. Тәре походларының бу икенче этабы киң масштабларда алып барыла. Басып алу, талау, көчләп чукындыру афәтләренә Азиянең, Африканың һәм Американың күп халыклары дучар була. Бу этап икенче Бөтендөнья сугышыннан соң дөньяда колониаль системаның җимерелүе, мөселман илләренең мөстәкыйль дәүләтләр төзүләре белән башланды. 1990 елда таркалгач, Маргарет Тэтчер болай дип чыккан иде!

– Көнбатыш өчен (капитализм өчен) иң зур куркыныч чыганагы юкка чыкты. Хәзер без икенче куркыныч чыганакны – ислам дөньясын җиңәргә тиеш.

Бу Көнбатышны яңа Тәре походларына чакыру иде. Күрәбез, чакыру кабул ителгән. Көнбатыш 20 ел дәвамында Тәре походына тырышып әзерләнгән. Походны Африкадагы уңышлы илләрнең берсе булган бәләкәй Тунистан башладылар. Аннан халык революциясе Мисырга күчте. Әлеге ике илдә Тәре походының стратегик планнары үтәлгәч кенә, Көнбатыш төп максат – демократик һәм уңышлы Ливия дәүләтенә каршы сугышка тотынды. Көнбатышның хәрби дивизиясе генераллары Ливияне, Мисырдагы кебек, таш-таяк белән коралланган эшсезләр һәм малай-шалай кавеме белән генә җиңеп булмаячагын аңлаганнар. Биредә Тәре походы баштан ук югары оешканлык белән яхшы коралланган, өйрәтелгән хәрбиләр җитәкчелегендә, хәрби дивизия сәнгатенең камил технологияләре буенча алып барыла.

Ливия – бай ил. Аның җир куенында 4,0 млрд тонна чамасы югары сыйфатлы нефть запаслары бар. Әмма Көнбатышка, нефтьтән дә бигрәк, Ливия дәүләтенең дөньяны болгатучы бәйсез сәясәтен җимерү кирәк.

Ливия Израиль оккупацияләгән Фәләстин гаскәрләренә ярдәм итә иде. Куәтле Көнбатыш бу хәлгә түзеп тормас һәм Ливиядәге демократик халык дәүләтен үзенә ярашлы булган йомшак дәүләткә алыштырыр, мөгаен. Әмма бу Тәре походлары да ислам дөньясын җимерә алмас. Дөньяда бүген православие тарафдарлары 0,2 млрд, католиклар – 1,0 млрд булса, мөселманнар 1,6 миллиардтан күбрәк. Бу бөек, гадел һәм пакь динне һәр ел саен миллионлаган кеше кабул итә һәм изге Коръәнгә тугры булып калалар.

Мин үзебезнең Диния нәзарәтенә бер тәкъдим ясамакчы булам. Поляр төбәкләрдә (мәсәлән, Мурманскида) мөселманнар дини гамәлләрне (ураза, намаз) Мәккә вакыты буенча башкара. Шул тәртипне Татарстанга да кертү бик мәслихәт булыр иде. Быелгы уразада сәхәрдән ифтарга кадәр вакыт 18 сәгать булачак. Ә Мәккә вакыты белән ул 13 сәгать кенә булыр иде бит. Мәккә вакытына керү ул, теге чалмалы дәһриләрнең безне гарәп исламыннан аерып алып, рус исламына (рус телле Аллаһы урынына Бог булган) кертүгә юнәлгән Иблис планнарына җитди каршылык булыр иде, иншалла.

Мәхмүт ХАФИЗ,

сугыш һәм хезмәт ветераны.

 

Тəре походлары дəвам итə һəм ураза вакытын алыштырырга, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии