Закон гадел түгел

Закон гадел түгел

Сүзем пенсияләрне арттыру хакында. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, аларның бөтен кеше өчен дә бертигез үзгәрмәве турында. Әгәр нормаль пенсия алучылар өчен арту 600 сум булса, минималь пенсия алучыларга бу сумма 200 сум тирәсе генә чыга. Бу инде ничә еллар буе шулай. Соңгы категорияле пенсионерлар нәкъ тегеләре кебек үк утка, газга, суга һәм башка хезмәтләргә түләргә тиешләр бит. Ничек яшәсеннәр алар? Ахыр чиктә, бөтенләй түли алмый башлагач, бомжлар сафын арттырырлармы? Вакыт узган саен алар арасындагы упкын тирәнәя генә бара.

Миңа каршы килүчеләр дә табылыр. «Ул кешеләр аз хезмәт хакы алып эшләгәнгә пенсияләре дә әз бит инде», – диярсез. Ярый, монысы белән күпмедер күләмдә килешергә була, хезмәтенә күрә хөрмәте диеп аңлыйк. Тик менә авыл хуҗалыгы эшчеләренә кагылганда, бу инде бөтенләй гаделсезлек. Тракторчы, механизатор абыйлар, сыер савучы апалар ачы таңнан кояш батканга кадәр гади хезмәт көненә эшләде (Ир-атларга 280 көн, хатын-кызларга 230 көнне тутырырга кирәк иде дип хәтерлим). Икенче төрле, халыкча итеп әйткәндә «бригадный» эш дип атала бу хезмәт. Хәзер генә ул машина, техника заманы, ул чорда бит бөтенесен кул белән эшләдек. Менә хәзер, пенсияләрне арттырыр заманнар җиткәч, шул авыл эшчеләре өчен җаным әрни. Аларның ни гаебе бар? Бу кешеләрне күрә торып упкынга тәгәрәтикме?

Сорау чыннан да катлаулы. Шул сәбәпле мин моны сезгә генә түгел, Югары Советта утыручы, закон чыгаручы депутатларыбызга да юллыйм. Бу мәсьәлә мине генә борчымый бит, бик күпләргә кагыла.

Эшегездә зур уңышлар һәм исәнлек – саулык теләп,

Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Пенсия күләме Русия Федерациясе Хакимияте тарафыннан ел саен билгеләнеп барыла, төзәтмәләр кертелә.

2014 елның 1нче февраленнән пенсияләр 1,065 күләмендәге индексация коэффициентына арттырылды (6,5%ка дип аңларга кирәк). Арту суммасы һәр пенсионерның да төрле, ул элек алынып килгән пенсия күләменнән тора. Шуңа күрә, пенсиягезнең суммасы зуррак булган саен, шуның хәтле күбрәк артачак та.

Пенсия Фонды органнарының эшчәнлеге Русия Федерациясенең норматив – хокукый актларына нигезләнә. Без үзлектән аларны үзгәртә, төзәтмәләр кертә яки яңарта алмыйбыз, диделәр Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фондында.

Комментарии