- 14.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин ачлык, хәерчелек хөкем сөргән сугыш чоры баласы. Әткәй сугышта үлеп калган, мин төпчек бала. Тормыш авыр булгач, 7 класстан ары укырга мөмкинлек булмаган. Ул чорда 10нчы сыйныф район үзәге Сарманда гына иде, ә ул бездән 20 чакрымда. Аннан кала уку йортлары Казанда гына.
Хәзер дингә юл ачылды, авыл саен мәчетләр калкып чыкты. Элеккеге укытучылар, авыл советы җитәкчеләре саваплы эшне үз кулларына алдылар. Бик дөрес эшләделәр, чөнки дин юлына баскан кешеләргә, муллаларга тел байлыгы һәм белем бик кирәк. Мин үзем дә заманында теләмәсәм дә комсомолга кердем, югыйсә армиягә алмыйлар иде. Элек, без кечкенә вакытта, динне аңлап бетермәгән чорда, татар һәм рус диннәре дип кенә белә идек. Күрше рус авылы шундый шыксыз, урам коймалары юк, бәдрәф дигәне – сарай арты. 2-3 чакрымнан күмешкә исе килеп тора. Шул бала чактагы хисләр әле дә хәтердән чыкмый. Күпләребез русларны олы туган дип йөртсәләр дә, мин алай дип әйтә алмыйм. Кайда монда туганлык?! Телевизордан күрсәтәләр дин әһелләренең янәшә утыруларын, бу бит инде спектакль. Димәк, өстән шулай кушалар. Кайда күргәнегез бар чалмалы мөселманның урыс побының кулын үпкәнен, моны бары без, татарлар, гына булдырабыз. Әле шулай тәлинкә тотсак та, Мәскәү түрәләре рус җирендә мәчетләр салдырмаска дип ачыктан-ачык әйтеп килә, шул булдымы «старший брат»? Менә лаф орабыз, милләтебез бетә, руслашып барабыз, дип. Рус кызлары аптырап тормый, эләктерәләр тәртипле татар егетләрен, никах көнендә генә булса да, яулыгын да бәйлиләр. Мария исемен Миңнекамалга алыштыралар, «лә-иллаһы-иллаллаһ» дип иман китерәләр, тик болар барысы да шул бер көнлек күренешләр. Моны муллаларыбыз да белеп тора, күбрәк сәдака бирсәң, аңа күз йомалар. Хәзерге көндә мөселман белән христианны аерып торучы төп рольне зиратларыбыз гына башкара. Рус егете белән татар кызы бер-берсен яратышып гомер итсәләр дә, Фәүзия Бәйрәмова әйткәнчә, «үлгәч аерылышалар».
Узган ел бер газетада Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы мулласы Әмир бабайны мактап яздылар. Ул авылның иң мөхтәрәм кешесе, мәчет салдыруда да башлап йөргән, зиратларны чистартуны да оештырган. Аның вәгазьләре дә шундый үтемле, үзенең моңлы тавышы белән, кешеләрне ялкытмыйча, кирәген генә укый икән. Ә күптән түгел икенче бер мәкалә дөнья күрде. Бер керәшен егете суга батып үлгән, халык сүзенә ышансаң, имеш, исерек тә булган. Нинди булуына карамастан, кайгы-хәсрәт һәркемгә бик авыр, аның якыннарына Аллаһ ярдәм бирсен. Шул егетнең әнисе татар, Наратлы Кичүдән икән. Ул Әмир мулладан улының мәетен әби-бабайлар җирләнгән татар зиратына күмүне сораган. Мулла: «Бу мәсьәлә турында авыл картлары ни әйтер бит, күмелгән очракта да зиратның бер почмагында булса гына», – дигән. Тегеләр үпкәләп, бер сүз әйтми чыгып киткәннәр. Әгәр мулла аларга ризалык биргән булса, авылда әллә нинди сүзләр китәр иде. Ә нишләп ул егетне әтисе янына җирләмәгәннәр? Ул егетнең әнисе, мулланы нык кына хурлап, тәнкыйть утына тоткан. Икесе ике төрле язма.
Әле күптән түгел Чаллы шәһәре аша Актанышка барырга туры килде. Юллар ремонтка ябылганлыктан, Хуҗәмәт авылыннан әйләнеп, Наратлы Кичү авылы кырыннан үтәргә туры килде. Бу ике язма искә төште дә, бер ир уртасы кешене туктатып, үземне кызыксындырган сорауларны бирдем. Ул икенче язма турында: «Безнең муллабызга яла ягарга ул хатынның ни хакы бар», – ди. Ә бер әби бик төпле итеп: «Татар зираты үләт базы түгел, үләт базына гына сарыгын да, дуңгызын да бергә ташлыйлар», – диде. Нәрсә әйтәсең – җавап юк. Икенче язманы укыгач, мин, мулла кырысрак эшләгән, дигән фикердә идем, ә теге әбинең сүзләреннән соң үземнең дөрес уйламаганлыгымны аңладым.
Аннан минем бу мулла белән очрашу теләге туды. Эзләп таптым өйләрен. Бик матур итеп эшләнгән, аллары чәчәккә күмелгән, ишегалдында бер чүп юк. Карчыгы да ягымлы. Мулла чәй янына кыстап, ни йомыш белән йөрүемне сорашты. Мин аңа язмалар турында сөйләшергә генә теләвемне аңлаткач, ул да ачылып китте.
Бу язма басылып чыккач, бәлки, дин әһелләреннән дә кайтавазлар килер. Хәзер мондый хәлләр күп авылларда күзәтелә бит.
Хәйдәр САБИТОВ.
Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе.
Татар зираты үләт базы түгел...,

Комментарии