- 14.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Безнең халкыбыз, татар иленең үзәге, мәркәзебез Казанда яшәп, хакимияттә утырган үзебезнең милләт вәкилләре булган җитәкчеләрнең, үз халкына карата булган мыскыллы карашларын татып яшәргә мәҗбүр. Казан шәһәре хакимияте карары белән, К. Маркс урамындагы 5 төрле татар милли оешмасы эшләп килгән бинадан куылып, икенче урында бина бирмичә генә карар чыгарулар, оятсыз рәвештә үз халкын хурлап, мыскыл итү буларак кабул ителә.
Инде ярты елдан бирле барган бу гаугалы мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә, беренче һәм хәзерге Президентыбызга мөрәҗәгать итүләрнең дә файдасы булмады. Бу шулай ук чишә алмаслык мәсьәлә түгел, ләбаса. Ул эшне уңай хәл итәр өчен, югарыда әйтелгән җитәкчеләрнең бер сүзе җитәр иде.
Безнең беренче һәм хәзерге Президентыбыз, шулай ук Дәүләт Советы җитәкчесе дә, үзләренең чыгышларында халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, чиста татар телендә чыгыш ясый. Тик ни өчендер шушы вак кына мәсьәләне уңай хәл итә алмауларына аптырыйм.
Безнең җитәкчеләребез өстеннән Мәскәү, ФСБ кебек оешмалар барлыгын да аңлыйбыз. Шулай да, бер хокукы да булмаган мескен кешеләр хәленә калмаска иде бит инде. РФ һәм үзебезнең Конституциябез, халыкларның хокукларын яклыйм дип, халык алдында ант биргән Президентыбыз бар. Халык бит артыгын таләп итми. Конституциядә язылган законнар үтәлсә, аңа шул җитә.
Хөрмәтле җитәкчеләребез! Сезгә әйтәсе килгән сүзем шул – сез дә гомер буе хакимият җитәкчелегендә утыра алмассыз! Хәзерге вакытта үз халкыгызга карата эшләгән гамәлләрегез өчен соңыннан уңайсызланып, үкенеп яшәрлек булмасын иде. Соңыннан сезне башка милләт вәкилләре бар дип тә белмәсә дә, үз милләтегезгә эшләгән яхшылыкларыгыз тарихка кереп, халык рәхмәтенә лаеклы затлар булып калырсыз.
Башка шәһәрләрдә, илләрдә татар милли оешмаларының үз биналары бар. Ә ник әле ул Казанда булмаска тиеш ди? Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип өметләнеп калам.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан.
Хөрмәтсез һәм мәрхәмәтсез хакимият буламы?,
Комментарии