Тәүбә иттем

Баш инженер мине Кукмарага командировкага җибәрде. Ун тонналы кранны файдалануга тапшыру өчен, Гортехнадзордагы Гордеев дигән кешедән рөхсәт кирәк. Гордеев исә бик үзенчәлекле кеше: төгәл, усал, «тамызырга» ярата.

Кранны икәү карадык. Монтаж эшләрен төгәлләр өчен бер көн вакыт бирелде. Без Гордеев белән коньяк эчәргә утырдык. Ул эчте-эчте дә, йокыга китте. Мин дә өемә кайтырга дип кузгалган идем, өстәлдәге стаканга күзем төште. Озак уйлап тормадым, «шайтан суы»н бушатып куйдым да, кайтырга чыктым.

Мин торган фатирга эләгү өчен тимер юл аша чыгарга кирәк. Чайкалып, тимер юл янына барып җиткән идем, поезд килеп туктады. Мин поезд астыннан гына чыгарга булдым. Вагон астына керүем булды, поезд кузгалды. Пәлтәмнең якасын бер тимер эләктереп китте. «Бетте баш, үлүем шушы икән», – дип уйлаудан яртылаш айныдым. Буйга, шпаллар өстенә сузылып яттым. Суламыйм да. Баш өстеннән тук-тук вагоннар үтә. Поезд үтеп киткәндә, үземнең пәлтәсез килеш шпаллар өстендә ятканымны хәтерлим. Ходай саклагандыр инде, исән калдым. Фатир хуҗам Әминә апа күршедән шәфкать туташын чакырып дәвалады. Шуннан бирле «шайтан суы»на әйләнеп тә карамыйм.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан.

Тәүбә иттем , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии