Изге мирасыбыз көзгесе

Лаеклы ялда булсам да, мәктәп тормышы һәм андагы фәннәрнең ничек укытылуы белән һәрвакыт кызыксынып торам. Мәктәптә иң кызыклы һәм мавыктыргыч фән – . Нәрсә соң ул ? Кайберәүләр аңа бармак аша гына карап, эчпошыргыч әкият итеп кабул итә. Шуны онытмаска кирәк: – күпмедер дәрәҗәдә халыкның изге китабы, көнкүреш һәм эшчәнлек көзгесе. Ата-бабаларның мирасы, бүгенгә өстәмәләр, аңлатмалар һәм киләчәккә сабак.

СССР таркалгач, тарихны укытуга игътибар бөтенләй кимеде. Элекке таләпләр нигезендә партиялелек, эзлеклелек, фәннилек соралса, хәзер алай түгел. Программалар кыскартылды, чөнки тарихны гомуми өйрәнү 9 сыйныфта тәмамлана. 10-11 сыйныфларда тирәнтен өйрәнү максатын күздә тотып, шул ук материаллар кабатлана. Өстәвенә, акылга сыймаслык концепцияләргә нигезләнгән дәреслекләр барлыкка килде. Альтернатив дигән булып тарих фәненә әллә нинди буталчыклар үтеп керде. Күп кенә тарихи фактлар бозып күрсәтелә. Атаклы шәхесләр бөтенләй тарихтан төшеп калды. В.И.Ленин фанат, террорчыга әйләнсә, соңгы император Николай II «изге»ләр рәтендә күрсәтелә. Колчакның фәнни экспедицияләре мактала. Хәтта аңа һәйкәл куйдылар. Дзержинский атаклы палач булып калды. Һәйкәлен дә сүтеп аттылар. Зоя Космодемьянская, Олег Кошевойлар һәм башка герой-пионерлар, гомумән, тарихтан төшеп калды. Кайда монда патриотлык? Русия тарихында һаман империячел, шовинистик принциплар хөкем сөрә.

Безнең татар халкы моңарчы үз тарихын белмәде. Чөнки совет халкы формалаштырып, безгә аны оныттырдылар. Ярый әле, 90нчы еллардан соң татар тарихына игътибар ителде, милли компонентлар кулланыла башлады. 2000 елда Азнакай районында республика укытучыларының август киңәшмәсе үткәрелде. Шул елны минем «Тарих дәресләрендә милли компонентлар куллану» дигән авторлык брошюрам басылды һәм укытучы делегатларга таратылды. Бу хезмәтемә һәм матбугатта басылган аерым язмаларыма югары бәя бирелде. «Милли мәгарифне үстерүдәге уңышлары өчен» дигән номинациядә Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булдым.

Тарих милли горурлык чыганагы булырга тиеш. Ә без татар милләтенең формалашуын, телебез үсеше этапларының чын асылын белеп бетермибез. Галимнәребез хезмәтләрендә дә конкрет уртаклык юк. Төп нигез итеп, башлыча, гоманлау (версия) алына. Гади тарих укытучысына нишләргә кала? Бу гаҗәп түгел, чөнки төрле патша, генсек, формацияләр кичергән җәмгыятьтә абсолют дөреслек була алмый. Өстәвенә, сыйнфый көрәш өстәлә. «Дөреслек көчледә», – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тарихта да шул ук хәл. Үзебезнең татар тарихын гына алыйк. Халкыбызның борынгы бабалары, элек-электән без яшәгән Идел, Кама, Ык буйларында, Урал итәге төбәкләрендә гомер иткән. Безнең көнгә кадәр меңнәрчә еллар үткән, йөзләрчә буын кешеләре алмашынган. Һәркайсы шәһәрләр, авыллар төзеп, зур эшләр башкарып калдырган. Безнең буын кешесе алар эшен дәвам иттерә, яшәү тәҗрибәсен үзләштерә.

Татар халкы– бай тарихлы, сынмас рухлы, киң күңелле халык. Соңгы елларда чыккан «Татарстан тарихы» дәреслекләрен дә – дәреслек, уку китабы, дип булмый. Бу галимнәребезнең тырыш хезмәтенә, чыгымнарга, фактларга нигезләнгән монографияләре. Китапның өчтән ике өлеше Русия һәм СССР тарихына багышланган. Ул да татар халкы тарихы түгел, бәлки Татарстан тарихы. Элек милли мәгариф системасында бер кирәкле структура бар иде. Ул – милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты. Аның төп институты Мәскәүдә булып, Казанда филиал эшләде. Филиал мәктәпләребез өчен методик әдәбият әзерләү белән шөгыльләнде. Хәзер исә ул юк. Институты бармы, юкмы хәбәрдар түгелмен. Татарстан һәм Русия арасында төзелгән килешү буенча югары мәктәп кенә Мәскәү карамагында булса, бүген гомуми белем мәктәпләре дә Русиягә карый, стандарт аныкы. Аларда милли үзенчәлекләр искә алынмаган. Хәзер татарча бер генә методик һәм дидактик материал чыгарылмый бит. Тарихка яраклаштырылган бер генә дә тарихи стена карталары юк. «Үзебезнең милли мәгариф системасын үстерәбез» дип тавыш күтәрүгә дистәләрчә вакыт үтеп китте. Мәскәү авызга сукты, «милли мәгариф системасы» дигән төшенчә ул әле күпләргә аңлашылып җитми бугай. Без киләчәк буынны гаиләдән, балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортларын да кертеп ана телендә укыту һәм шәхес формалаштыруны күздә тоткан мәгариф учреждениеләрен, укыту һәм тәрбиянең эчтәлеге татар милләтен үстерүгә юнәлтелгән системаны күздә тотабыз. БДИны да укучы русча тапшыра.

Бу системаның тормышка ашуы ташка үлчим, бернинди дә үзгәреш юк. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән күрсәтмәләр рус телендә, олимпиада текстлары да тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемәсе булганнарында сорауларда һәм биремнәрдә бик күп хаталар бар. Методистлар министрлыкта нишләп игътибар итмидер: җөмлә төзелеше һәм төшенчеләренең аңлатмалары хаталы. «Бардым мәктәп» кебек килеп чыга. Өстә әйткәнемчә, Татарстан тарихы элекке кебек үк «ятим» фән булып кала бирә.

Әкренләп тарих фәнен юкка чыгару процессы бара. Әйтелгәнчә, яңа чыгарылган дәреслекләр мәктәп балаларына исәпләнеп язылмаган. Үткән тарихыбызга пычрак атыла. Бернинди фәннилек, дәвамчылык юк. 10-11 сыйныфлар өчен чыгарылган Русия тарихы тиргәү һәм каргыш принципларыннан язылган. Мондый тарих яшь буынга бер төрле белем һәм тәрбия дә бирә алмый. Киресенчә, иленә, халкына карата тискәре караш уята. «Патриотлык», «гуманлылык», «интернационализм» сүзләрен «индивидуализм», «бизнес», «олигарх» сүзләре алыштырды.

Бу язмамда тарих фәне буенча бүгенге проблемаларга гына өлешчә тукталдым. Чөнки милли компонентлар бетүгә таба бара, ягъни киләчәктә татар телсез калуга күп калмады. Ә күңелне борчыганы әле санап бетергесез.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии