«Тәртип» радиосы тирәсендә ямьсез уен башланды»

«Тәртип» радиосы тирәсендә ямьсез уен башланды»

«Болгар радиосы» тулысынча «Тәртип FМ» форматына үзгәртелә» – 9нчы февраль көнне чыккан әлеге хәбәр «Тәртип» радиосы язмышы белән кызыксынып торучыларны бер мәлгә аптырашта калдырды. Хәер, аптырап калучылар арасында тыңлаучылар гына түгел, «Тәртип»нең хәзерге җитәкчелеге дә, читтән торып эшләүче авторлары да бар иде.

Вакыйгаларны хронологик тәртиптә торгызсак, иң элек «Тәртип» радиосы контенты «Болгар радиосы»на бирелә», – дигән хәбәр пәйда булды. Аны ТНВ каналында чыга торган «Адымнар» тапшыруында 4нче февраль көнне җиткерделәр. «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева ул вакытта: «Әлегә үзебез дә бернәрсә белмибез», – дип кенә әйтә алды. Ә тыңлаучылар: «Контент булгач, «Тәртип»нең эчтәлеге, юнәлеше, тоткан кыйбласы, форматы, тапшырулары – барысы да «Болгар»га тапшырыла булып чыгадыр инде», «Болгар»да берничә сәгать «Тәртип» тапшырулары чыга торган буласыдыр», – дип фаразладылар. 9нчы февраль көнне исә ТНВның генераль директоры Илшат Әминовның «Тәртип»нең элекке хуҗасы Марат Ибләминов белән күрешеп сөйләшкәнлеге мәгълүм булды, шул ук көнне: «Болгар радиосы»ның форматы «Тәртип» форматына үзгәртелә», – дигән хәбәр чыкты.

Юк, ялгыштык бит әле, хронологик тәртип бераз бозылды бит. Иң башта, әле өч ешлыкны («Европа плюс», «Дорожное радио» һәм «Тәртип» ешлыкларын) Мәскәү миллиардерына саткан гына вакытта, Марат Ибләминов «Бизнес Онлайн» электрон газетасына биргән интервьюсында: «Ешлыгы Мәскәүгә сатылса да, «Тәртип»нең бөтен базасын, тапшыруларын, техникаларны радио коллективына (Ризәлә Исмәгыйлева җитәкчелегендәге коллектив була инде. – Авт.) калдырдык», – дип белдергән иде. Калдырылган (ягъни, бүләк ителгән, тулысынча кулланылышка тапшырылган, дип аңларга кирәктер, дип беләбез) контент (тапшырулар, җырлар, сайт, социаль челтәрдәге төркемнәр – һәммәсе дә) үзенең яңа хуҗасының ризалыгыннан башка ничек «Болгар радиосы»на тапшырыла алды икән соң? Бер биреп, бер кире алып уйнарга ул база, авторлык хокукына ия булган тапшырулар, җырлар уенчык түгел ләбаса.

«Тәртип»нең ябылуы бик күпләрдә ризасызлык уятты. 1нче февраль көнне Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачыктан-ачык: «Без «Тәртип FM»ны «профукали», – дип белдерде. Ешлыкның Мәскәүгә сатылганлыгын белми калганнар янәсе. Һәм, шуңа өстәп: «Без радионы саклап калу юлларын эзлибез. Радионы татар халкы ярата, тыңлый. Карар бар, вариантлар бар, алар турында соңрак әйтербез», – дигән иде. Вариант дигәне, ике радионы кушып, бер ясарга теләү булды микәнни?

«Тәртип»нең баш мөхәррире (хәер, бәлки бу вазифаны язу хәзер дөрес тә түгелдер, тик халык өчен һаман да аерым радио әле ул «Тәртип», шуңа күрә үзенең баш мөхәррире дә бар! – Авт.) Ризәлә Исмәгыйлевага шалтыратып: «Нәрсә соң бу? Ниләр майтарылып ята?» – дип сорамый кала алмадык.

– Әле бер нәрсә дә хәл ителеп бетмәгән. Тик мин «Тәртип»не «Болгар»га кушуны Президент карары дип кабул итә алмыйм. Халыкны сынап карау өчен эшләнгән эш кенәдер бу. Безнең алга икене бер итеп, берне юк итү максаты куелмаган иде бит. Болай да татар телендә сөйли торган өч ешлык инде ул, шуның да берсен юкка чыгарабыз дигән сүз бит бу. «Болгар»ның үз тыңлаучысы бар, «Тәртип»нең – үзенеке. Әле «Болгар»ны тыңлаган халык «Тәртип»не кабул итә алырмы-юкмы. Моның өчен тыңлаучыларның зәвыгын тәрбияләргә кирәк әле.

Хәзер дөрес булмаган ниндидер ямьсез уен башланды монда. Чөнки бездән (үзе һәм урынбасары Ләйлә Ялалова турында әйтә. – Авт.) башка гына «Тәртип» эшләмәкче булалар. Безгә әйтмичә генә авторларга шалтыратып, тапшыруларыгызны китерегез, сез хәзер бездә эшлисез, дигәннәр. Һәр кешенең үз ихтыярында инде. Киткән кеше – китә, калганны кала – бу үзенә күрә бер иләк булачак. Шуңа күрә алып баручыларга шалтыратып, «Болгар»га бармагыз, дип үгетләмәдек. Күбесе үзе шалтыратып, без сездән башка анда бармыйбыз, дип әйттеләр, рәхмәт аңлаганнары өчен. Халыкның мәхәббәтен дә, аның ышанычын да сатып та, тартып та, урлап та алып булмый. Әгәр үзебезгә аерым ешлык булса, тагын бик күп тапшырулар эшләрлек көч биргән әле безгә Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә өметне өзмибез, бирешмибез. Имзалар җыю дәвам итә. Ун мең җыелды инде, тагын да күбрәк булса комачауламас. Шуларны тотып, җитәкчелеккә барырга җыенабыз.

– Ризәлә ханым, сезгә «Тәртип» «Болгар»га кушыла дип әйтүче булмадымыни соң?

– Бәлки, хуҗалар арасында ниндидер кул куешулар булгандыр, ләкин без кечкенә кеше булгач, әйтүче дә, эшкә чакыручы да булмады. Илшат Әминов үзе минем белән очрашып вакланып тормады, аның «Болгар радиосы» буенча урынбасары Наилә Хәйдәрова белән генә күрешеп сөйләштек. Иртәнге 10га кадәр «Чәк-чәк шоу», 10нан кичке 5кә хәтле «Тәртип» «Болгар»да кунакта» дигән нәрсә була, аннары кабат «Болгар» тапшырулары керә, диделәр. Бу винегретка кушып, «Тәртип»не үтерер хәлем юк, дидем. Алар әйткәнчә эшләсәк, «Тәртип»тән бернәрсә дә калмаячак…

«Болгар радиосы»на да шалтыраттык. Кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз: «Без әлегә интервью бирмибез, бернәрсә дә билгеле түгел», – диде, җитәкчелек белән тоташтырмады. Радио сайтында күрсәтелгән башка телефон номерларына җавап бирүче булмады.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Редакциядән: «Безнең гәҗит» коллективы да имзалар җыюда катнаша. Бу эшкә кушылган укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Имза җыю дәвам итә. Интернеттагы петициягә тавыш бирү өчен, https://www.change.org сайтына кереп, «поиск» дигән җиргә «Национальные вещатели просят частоты» дип языгыз. Килеп чыккан беренче сылтамага басып, петиция текстын ачыгыз. Уң яктагы баганага үзегезнең исем-фамилиягезне, электрон почта адресыгызны языгыз һәм «ПОДПИСАТЬ» дигән язуга басыгыз. Тавыш биргәндә күрсәткән электрон почтагызга килгән хатны ачыгыз һәм, тавыш бирүегезне раслап, сылтамага басыгыз (хат берничә секунд эчендә дә, берничә минут эчендә дә килергә мөмкин, шушы хаттагы сылтамага басарга кирәк. Шуннан соң гына имза исәпкә алына).

«Безнең гәҗит» интернет сәхифәсендә дә (адресы – http://beznen.ru/) петициянең актив сылтамасын куябыз.

Инде алай да булмаса, редакциябездән әзер бланклар алып китеп, булдыра алган кадәр имза җыеп, кире безгә китереп тапшырырга була. Әлеге бланкны безнең «Вконтакте»дагы төркемебездә дә таба алачаксыз (https://vk.com/beznen).

Милли радиобызның язмышы хәл ителгәндә битараф булмасак иде!

Комментарии