Гомер ничек үлчәнә?

Гомер ничек үлчәнә?

Кеше үз гомерендә нинди дә булса бер файдалы шөгыль, үзе артыннан якты бер эз калдырып яши. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың

«Ни белән үлчәнә үткән гомер –

Калган эзләре белән.

Кеше күңеленә орлык итеп,

Салган сүзләре белән», – дип язылган шигъри юллары Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 155нче гимназиясендә күп еллардан бирле укытучы булып эшләүче төркемдәшебез Садриев Фирдүс Дәүләт улына багышлап язылган кебек.

Бүгенге көндә мәгърифәт учагы булган Казан шәһәрендә яшәп, укучыларга аң-белем һәм чын ирләрчә тәрбия бирүче Фирдүс Дәүләт улы 5нче ноябрьдә үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Табигать биргән сәләт, тирән белем, сабырлык, күркәм холык, рух ныклыгы, максатка омтылыш, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты Фирдүс Дәүләт улы кебек үз эшенә тугры булган ир-атларга гына хас. Туктаусыз эзләнүе, тырышлыгы, тынгысызлыгы Фирдүс Дәүләт улына яңа үрләр яуларга ярдәм итә.

Гомеренең 36 елын укытучылык һөнәренә багышлаган, укучыларының һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган, озак еллар дәвамында гимназиянең профсоюз оешмасын җитәкләп, хезмәттәшләренең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, рухи дәва бирүче вазыйфаларын башкарган төркемдәшебез – Фирдүс Дәүләт улының башкарган эшләрен санап бетереп буламы икән?

Фирдүс Дәүләт улының фидакарь хезмәте бүген югары бәяләнгән. Ул – Русиянең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Билгеле, хезмәт юлында ирешелгән уңышларында аны барыннан да артык күреп яшәүче, авырлыклар килгәндә терәк булучы хәләле Ләлә ханымның да роле бик зур. Бергә узган бәхетле матур еллар, кызлары Энҗе белән Динәнең бу тормышта үз юлларын дөрес сайлый белүләре – бу матур гаиләнең бердәмлеген дәлилләүче күркәм сыйфатлар.

Узган еллар, үтелгән юллар, кылган гамәлләр заяга узмаганлыгын, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый торган матур чорга җиттең, Фирдүс! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып кал. Чәчләреңә чал керсә дә, күңелең тыныч, сәламәтлегең нык булсын. Олыгаюны белми, мәңге шундый эчкерсез, күтәренке рухлы булып кал. Синең зур тормыш тәҗрибәң, акыллы фикерләрең укыткан укучыларыңны гел яңа үрләргә күтәрсен, уңай нәтиҗәләрен бирсен. Чиксез бәхет-шатлыклар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы һәм эшеңдә зур уңышлар юлдаш булсын сиңа.

Тирән хөрмәт белән,

 Арча педагогика училищесының

1986нчы елгы чыгарылыш «Д» группасы

Комментарии