Безнең авыл татарча Ижтамак

«Безнең гәҗит»нең 2019нчы елгы 12нче санында басылган Казаннан Зиятдин Вәлиәхмәтовның фикере белән тулысынча килешәм. Татар авылларының исемнәрен бозу бер дә матур түгел.

Урыс авылы Ижевканы (татарчасы Ижтамак) беренче тапкыр мин моннан ярты гасыр элек күрдем. Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, шул районның Чебенле сигез еллык мәктәбенә эшкә билгеләнгән идем. Армиягә киткәнче, анда ике айдан артык химия, җыр, физкультура дәресләрен укыттым. Кызганыч, ул авыл хәзер юк инде. Аны хәтерләтеп, һәйкәл-таш кына тора. Су басу куркынычы тугач, авыл халкының күпчелеге күрше Боерган авылына күчерелде.

Ә бит Чебенле авылы искиткеч матур урында урнашкан иде. Бер ягында шау чәчәкле тау бите, икенче ягында Ык елгасы ага. Ык күперен чыккач, Камага кадәр бил тиңентен чәчәкле печән үскән болынлыклар, балыклы күлләр, әрәмәләр җәелгән.

Ул вакытта Чебенле мәктәбендә директор булып эшләгән Әдибә апа белән килешеп (8нче сыйныфларның класс җитәкчесе итеп тә билгеләнгән идем), укучылар белән Ык һәм Кама елгалары арасындагы авылларда концертлар куеп йөргән идек. Берсендә шулай Кама буендагы бер кечкенә генә авылда узган концерттан соң яр буена төштек. Бер укучымның әтисе ике көймә янында басып тора. «Әллә соң йөзеп киләсезме?» – диюе булды, үзем дә кызыгып тора идем, зур көймәгә кереп тә утырдым. Минем янга тагын унлап укучым да тезелеште. Көймә белән Каманың каршы як ярына йөзеп чыгарга уйладык. Көн аяз, тыныч һәм җылы иде. Каманың аргы ярында без үзебезне Айга төшкәндәй тойдык. Укучыларым сикергәләп, җырлап та алдылар. Аларга мин дә кушылдым. Менә шунда күрдем инде мин Ижевка авылын. Аны миңа укучыларым күрсәтте. «Ык елгасы Камага кушыла торган урындагысы – Ижевка, ә ерактарагы – Рыс авылы», – диделәр.

Кама елгасын Чулман дип язмадым, чөнки аны элек барысы да Кама дип атады.

Тагын бер фикеремне җиткерәсем килә: Районыбыз үзәге булган Менделеев шәһәрен татарча да Менделеевск дип атыйлар, язалар. Татар телендә чыга торган гәҗит тә «Менделеевск яңалыклары» дип атала. Мин моның белән килешмим. Мәсәлән, илебезнең Киров, Касимов, Глазов шәһәрләренең атамаларына русча да, татарча да «ск» кушымчасын ялгамыйлар.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛИН,

Менделеевск районы, Ижтамак авылы

Комментарии