Почтальон төп башына утыртты

Мине почтальон бер елга ташламалы бәядән «Безнең гәҗит»кә яздырган иде. 1284 сум акча түләдем. 6 ай үткәч, газета килми башлады. Мине яздырган почтальонны эштән чыгардылар, хәзер анда башка кеше эшли. Элеккегесе безнең ике айга түләү квитанцияләрен дә бирмәде. Аптырагач, почтага бардык. Теге почтальон да анда иде. Без шаулашкач, акчаларны бирде, ләкин барыбер биреп бетермәде. 2 ай өчен түләгәннәрне кабат түләргә калды. Бу яңа почтальонга гәҗиткә язылган квитанцияне алып чыгып биргән идем, почтага алып барып, кире алып кайтып бирде. Инде хәзер сиңа гәҗит бетте, ди, бирми. Мин бит «Безнең гәҗит»не атна буе дүрт күз белән көтеп алам. Бөтен шатлыгым шул гына хәзер. Иң элек кроссвордын чишәм, яратам шуны. Көч-хәл белән генә кыймылдап йөримен, бөтен җирем дә авырта. Хәзер колакларым да ишетми. Монысы бигрәк авыр хәл икән. Ишетмәгәч, телевизор да карыйсы килми. Анда да һаман гел бер үк әйберне кабатлыйлар. Концертларны яратам, ләкин аларны сирәк күрсәтәләр. Хәниянең җырлаганы ошый иде, бигрәкләр дә жәл булды инде балакаем. Мин гәҗиткә тагын язылдым, ләкин биш айга гына булды. Июль аеның саннарын күрә алмадым. Аларны бик тә укыйсым килгән иде. Бәлки, алар сездә бардыр да әле. Шуларны җибәрә алмассызмы дигән идем. Газета укып өйрәнгәч, килмәсә, кыен икән.

Талибә ХӘНИПОВА,

Лениногорск районы, Шөгер бистәсе

РЕДАКЦИЯДӘН: редакциягә шалтыратып алсагыз иде. Почта ташучы ни сәбәпле алдаган, ник акчагызны кире кайтармады? Килмәгән саннар турында мәгълүмат җиткерсәгез иде. Җибәрергә, ә бәлкем таптырырга тырышырбыз.

Газетабызга язылу бәясенең беркайчан да 1284 сум булганы юк. Язылу турында белдерүләрне игътибар белән укысагыз иде.

Менә өченче декабрьдән унысына кадәр дә ташламалы хакка язылып калып булачак. Бу вакытта гына «Безнең гәҗит»кә 2021нче елның 6 аена язылу хакы 676 сум 50 тиен. Башка вакытта язылу хакы 768 сум. Димәк, газетабызга 91,50 сумга арзанрак хакка язылып калып була. Редакциябез нәшер итә торган «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нә бу ункөнлектә 30 сум 30 тиенгә арзанрак, 236 сум 70 тиенгә язылу мөмкинлеге бар. Башка вакытта ул 267 сум. Почтальон төп башына утыртты, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии