Отчетта – бар, чынлыкта – юк

Владимир Путин телевизордан 1нче каналдан региональ һәм муниципаль юлларны төзекләндерү өчен бик зур суммада акчалар бүленеп бирелгәнлеген хәбәр итте. Бу уңайдан Мамадыш-Теләче автотрассасының ярты гасыр буе хәл ителми торган проблемасы турында әйтәсем килә. Мин, журналист буларак, 30 елдан артык бу проблеманы чишү өчен тырыштым. Бик күп түрәләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнем булды. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бу проблемага күз йомып килде. 1960нчы елда төзелгән бу юл дәүләт программасы буенча ахырына кадәр салынып бетәргә тиеш булган. Мамадыш районы буенча сузылган өлешендә Васильево һәм Югары Ошма авыллары арасындагы 10 км арада асфальт та, бетон да юк, хәтта таш та җәелмәгән. Ә отчетларда, юл 100 процент төзелеп бетте, дип күрсәтелгән. Югары Ошма авылыннан Мамадышка кадәр тагын асфальт башлана. Шушы юл уртасындагы 10 км араның асфальтланмый калуы, урыслар әйтмешли «загадка». Язгы-көзге пычракларда, җәен яңгырлар яуганда бу юлга җиңел машиналар белән кереп булмады. Халык бик интекте. Ә чит өлкәләрдән килүчеләр юл атласларына ышанып, Мамадыш-Теләче трассасына килеп керәләр дә, Мамадышка җитәргә 20 км калгач, кире борылып китәргә мәҗбүр булалар. Мамадыш-Теләче трассасының даны бөтен Русиягә таралган. Бу адәм мәсхәрәсе, Татарстан өчен хурлык.

2019нчы елның җәендә Түбән Камадан кайтканда Мамадыш-Теләче трассасының шушы аралыгында каршыга зур-зур арбалар таккан Камазларның килүенә игътибар иттем. Алар Мамадыш районы Түбән Ошма авылы эшмәкәре Мотыйгуллин машиналары булып чыкты. Болар Түбән Ошмадан 30 км ераклыктагы калкулыкта терлекчелек комплексы төзиләр икән. 30 чакрым ераклыкта шундый комплекс төзү өчен Түбән Ошма авылы тирәсендә әллә җир беткәнме? 2020нче елның яз айларында бу трактор-машиналар безнең теге 10 км аралыктагы балчык юлның астын-өскә китерәчәкләр икән дип уйладым мин. Бик дөрес уйлаганмын. Шушы елның 1нче маенда туган авылым Ишкигә кайтырга туры килде. Бер елдан соң Мотыйгуллинның машиналары белән тагын очраштым. Алар шушы 10 км юлның тетмәсен теткәннәр, тирән-тирән чокырлар, 70-80 см тирәнлегендәге колеялар барлыкка килгән, котларың очарлык. Бер бабайның: «Улым, оҗмах та, тәмуг та шушы җир өстендә», – дигән сүзләре искә төшә. Ул тәмугны менә шушы юлдан узганда миңа да күрергә туры килде.

Халык арасында юл газабы, гүр газабы дигән әйтем бар. Бөтен параметрлар буенча Русиядә мактала торган Татарстанда халыкның җелеген суыра торган юлның 40 елдан артык төзәтелми торуына битараф булу – бу инде «без булдырабыз»гы туры килми.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии