Кош гриппы тагын һөҗүм итте: зыян – дистәләрчә миллион сумлык!

Кош гриппы тагын һөҗүм итте: зыян – дистәләрчә миллион сумлык!

Республиканың өч районындагы 4 хуҗалыкта кош гриппы табылуы турында язган идек инде. Һәм менә, әлеге мәкерле чирнең яңа һөҗүме ачыкланды. Бу юлы аның нәтиҗәләре тагын да авыррак. Яшел Үзән районындагы «Залесный» агрофирмасында 175 мең баш күркә юк ителде. Данлыклы көрәшчеләр – Мадьяровлар нәселенең бизнесы ул «Залесный» агрофирмасында күркә ите җитештерү. Тик, ни кызганыч, бу көннәрдә Мадьяровлар, гадәттәгечә, келәмдә бил алышмый, ә кош гриппы дигән чир белән көрәшә. Әлбәттә, республиканың барлык тиешле хезмәтләре дә куркыныч чиргә каршы ашыгыч чаралар күрү белән мәшгуль.

«Залесный» агрофирмасында кош гриппы табылу белән үк, ай башыннан ветеринария-санитария таләпләре буенча «чистарту» эше башлана. Икенче ноябрьдән чирле кошларны яндыруга керешәләр. 175 мең баш күркә, 85 тонна әзер продукция һәм йомыркалар, кошлар өчен әзерләнгән азык – барысы да учакка салына. Килгән матди зыян күләме турында әлегә анык кына берәү дә әйтә алмады. Ләкин ул бик зур, 5-6 дистә миллион сумнан да артып китәргә мөмкин икәнлеге аңлашыла.

«Залесный» күркә фермасы заманча технологияләр нигезендә төзелгән тораклардан гыйбарәт. Җитештерүчәнлеге дә шактый югары, республикада иң эреләрдән санала. Биредә көнгә икешәр мең башка чаклы күркә суя торган булганнар. Билгеле инде, андый комплекста ветеринария-санитария таләпләре үтәлешенә игътибарны беренче планга кую табигый хәл. Ләкин, кош гриппы дигән чир ничек әлеге ябык территориягә үтеп керә алган соң? Татарстан республикасы министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов «БИЗНЕС Online» электрон мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда: «Чирнең чыганагы кыргый кошлар», – дип аңлата. Баш ветеринарның сүзләренчә, «Залесный» агрофирмасы территориясендә атып алынган кыргый үрдәкне тикшерү, аның кош гриппы белән чирле икәнлеген күрсәткән.

Ябык режимда асралучы күркәләр чирне урамдагы кыргый коштан ничек йоктырырга мөмкин соң? Белгечләр фаразлавынча, кош гриппы күркәләрнең кыргый туганнары белән турыдан-туры контактлары аша йокмаган. «Залесный» территориясендә кечкенә генә күл бар. Кыргый үрдәкләр еш кына шунда куналар. Ә күл янәшәсеннән генә узучы юлда агрофирма техникалары йөреп тора.

– Техниканың көпчәге астына чирле кыр үрдәге тизәге эләкте икән, авыру таралу өчен шул да җитә, – ди Россельхознадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары – Татарстанның Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов.

Кечкенә генә бер момент, ә нәтиҗәсе оешманың киләчәк язмышы өчен хәлиткеч булырга мөмкин. «Залесный» агрофирмасында 100гә якын кеше эшли бит. Дистәләгән миллионнарча сумнарда зыян салып, оешма хуҗаларын гына түгел, шул эшчеләрне дә көндәлек керемнән мәхрүм итәргә мөмкин бу афәт. Ә янәшәдә генә, шул ук Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә тагын бер эре кошчылык комплексы урнашкан. «Ак Барс» кошчылык комплексы»ның әлеге филиалында 25 мең баш тавык асрала. Чирне кертмәс өчен хәзер анда аеруча катгый чаралар күрелә. Гомумән, кемнәр кошчылык белән шөгыльләнә, аларның һәрберсеннән үтә дә җаваплылык сорала мондый шартларда. Республикада барлыгы 18 миллион баш тирәсе кош асрала бит. Чир эре комплексларга үтеп керсә, матди зыян миллиардлаган сумнарда булырга мөмкин. Шуңа да, шәхси ярдәмчел хуҗалыкта өч тавык асрасак та, ветеринария-санитария таләпләрен үтик, җәмәгать!

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии