Телебезне гаилә коткарырмы?

Ягъни ТАТАР ТЕЛЕ ШАЛТЫРАВЫКЛЫ БЕР УЕНЧЫККА ӘЙЛӘНЕП БАРА

Түрәләребез, телебезне гаилә саклап калыр, дип күрсәтмә бирәләр. Димәк, дәүләт бу проблемадан баш тарта кебегрәк булып чыга. Чыннан да, гаиләләрне кем бу юлдан алып барачак? Хәзер халкыбыз шундый дәрәҗәгә килеп җитте ки, беркөн миңа Марат Лотфуллин, һәр аерым татарның милләте алдында, гаиләсе, балалары алдында тел мәсьәләсендә җаваплылыгы бер грамм да калмаган, дип ачынып әйтте. Ул, татар кешесе үз баласын ашата, киендерә, ә аның татарлыгын тәрбияләүне ул урыс мәктәбенә тапшыра һәм вәссәлам, дип миңа аңлатты. Ә Марат ситуацияне бик яхшы белә. Җәмәгатьчелек фикере бездә юк. Урыслардагы Сахаров, Солженицын кебек милләт вөҗданы дәрәҗәсендәге шәхесләребез юк. Туфан Миңнуллин бар иде, ул да бакый дөньяга китте.

КАТАСТРОФА – ФАҖИГА!

Бу битарафлыкның нигезе нәрсәдә соң? Минемчә, хәзерге шәһәр татары үз-үзен урыстан аермый. Урыс кебек ашый, киенә, урысча сөйләшә, 25 проценты марҗага өйләнә, үз дине турында китапларын урыс телендә укый. Аңа үз туган телен белүе бернинди файда бирми: акча да, хакимият (власть) тә китерми. Шуңа күрә шәһәр татары татар теленә кирәкмәгән шалтыравыклы бер уенчык кебегрәк карый. Безнең парламентыбыздагы спикерыбыз «Хөрмәтле депутатлар!» дигән ике генә татар сүзен әйтә бит. Менә шул аның өчен шалтыравык инде була. Янәсе, ул – татар. Татарның бөтен яшәеше (базисы) урысча, ә ник аның теле (өскормасы) татарча булырга тиеш.

Акча дөнья белән идарә итә. Әгәр һәр әйтелгән татар сүзенә 1 сум бирелеп торса, бөтен халык иртәдән кичкә кадәр татарча гына гәпләшеп йөрер иде. Дәреслекләрен дә табарлар иде. Урыслар да татарга әйләнеп бетәрләр иде. Андый акча юк, реаль сәяси хакимият тә юк, кала идеализм. Менә хәзер шул аз санлы татар идеалистлары гына көрәшә дә тел өчен. Яшәсен идеализм! Идеалист ул – идеаллары, идеяләре булган кеше. Бу аз санлы идеалистларыбыз идеалсызлык заманында яши.

Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ.

Комментарии