- 13.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Соңгы вакытта илебез пенсионерларының хәзерге хәле һәм киләчәге турында күп языла һәм сөйләнә башлады.
Русия хөкүмәте вәкилләре, югарыдагы түрәләр пенсионерларның күплеге, аларга түләргә дәүләтнең акчасы җитмәве, киләсе ел башыннан, инфляция зур булуга да карамастан, индексация ясап булмас, кебегрәк сүзләр куера башлады. Бу, бәлки, халыкны алдан ук хәзерләргә тырышудыр.
Шунысын да онытмаска кирәк, без Русияне алга киткән илләр рәтенә кертергә тырышабыз. Әйе, дөньяда нефть һәм газ чыгару, сату буенча без лидерлар рәтендә. Әмма ул бөтен халык байлыгы булса да, аннан халык файда күрми. Бәяләр елдан-ел арта. Мәсәлән газның бер куб. метры унбиш ел элек 11 тиен тора иде. Бүген ул халыкка 50 мәртәбә диярлек кыйммәткә сатыла. Ә хезмәт хакы күпмегә артты соң гади халыкның? Әйе, корал ясау, кораллану буенча илебез алдынгы. Анысы яхшыдыр, бәлки. Әмма газиз ватаныбызда коррупция, дәүләт акчасын (халык акчасын дип әйтсәк тә дөрестер) миллионлап, миллиардлап урлау да чәчәк ата. Зур суммада урлаучы губернаторлар, мэрлар һәм башка югары дәрәҗәдәге түрәләрнең каты җәзага тартылганы юк. Ә менә Кытайда (Русиягә караганда халкы ун мәртәбә артык) зур суммада урлау юк дәрәҗәсендә. Анда карак безнең акча белән ярты миллионнан кимрәк урласа да, үлем җәзасына хөкем ителә, хәтта ил башлыгы булса да.
Күпләргә мәгълүм, алга киткән АКШ һәм Европа илләре халыкларының пенсиясе безнекенә караганда берничә тапкыр артык. Шуңа аларның күбесе бөтен җир шары буенча сәяхәт итә. Ә бездә?!
Пенсионерларга түләү акчасын гади халыктан эзләмәскә, ә прогрессив салым кертеп югары хезмәт хакы алучылардан алырга, канун кабул итеп, билгеле. Ә бүгенге көндә илебездә керемең бер мең булса да, миллиардлап булса да, 13 процент кына алына. Ягъни байлар салымын дәүләт гади халыктан талап ала. Ә дөньяда алга киткән барлык илләрдә дә күбрәк хезмәт хакы алган саен күбрәк салым түлиләр. Мәсәлән, берничә ел элек туган иле Францияне ташлап, атаклы киноактер Депардье Русиягә яшәргә күчеп килде, чөнки зур хезмәт хакы алгач, салым түлисе килми. Ә бездә аны (ни гаҗәп!) милли каһарман кебек каршыладылар. Тантаналы төстә Русия паспорты тапшырдылар, фатир бирделәр, яшәр өчен бөтен уңайлыклар тудырдылар. Әлбәттә, мондый күренешләр безнең сөекле ватаныбызны, югарыдагы түрәләрне бизәми.
Күптәнге танышым сугыш чоры баласы Мөхәммәт абый белән очрашсак, үзебез дә сизмәстән сәясәткә кереп китәбез.
– Энем, бу Украинадагы хәлләрне әллә мин аңлап бетермим, әллә югарыдагы җитәкчеләр. Кырымны (мөстәкыйль дәүләт Кырым ханлыгын) Әби патша сугышып алып, Русиягә кушып куя. Аны үткән ел референдум ярдәмендә илебезгә кире кайтаруны аңлыйм. Бәлки шулай кирәктер дә. Әмма Украинаның Донецк, Луганск өлкәләренә ярдәмне аңлап бетерә алмыйм. Алар бит мөстәкыйль дәүләт – Украинаның аерылгысыз өлеше, аерым дәүләт җирләре. Үз илебез халкының күбесе очын-очка ялгап яши. Ул ярдәм без – гади халык исәбеннәндер. Ә бүтәнчә булса, Украинага күпләп даими агыла торган автофургоннарга фәлән-фәлән миллиардерлардан дип язылыр иде. Ярдәм итсәләр, анысын гына язарга онытмаслар иде… – ди ул.
Ә менә пенсия яшен арттыру турында язып тору кирәкме икән? Газиз Ватаныбызда ир-атларның яртысы диярлек пенсия яшенә җитә алмый…
Киләчәктә илебездә чын демократик тәртипләр урнашыр, пенсионерлар да дәүләтебезнең үз газиз гражданнарына әйләнер, гомумән, ватандашларыбыз мул тыныч тормышта яшәр дип ышанасы килә.
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН.
Менделеев районы, Ижау авылы.

Комментарии