Ачык хат

Русия Федерациясе Президенты

В.В.Путинга

Ачык хат

2010нче елның декабрендә Русия Дәүләт Думасы №406-ФЗ Федераль Канун кабул итте. Аның буенча республикаларга (дәүләтләргә) дәүләт башлыгын «Президент» дип исемләү тыела. Әмма бу мәсьәлә Русия Федерациясе карамагында түгел. РФ Конституциясенең 71нче маддәсе нигезендә, РФ субъектларының хакимият органнарын оештыру РФ карамагына кертелмәгән. РФ һәм аның субъектларының уртак карамагында «дәүләт хакимияте органнары системасын оештыруның гомуми принципларын билгеләү» (72нче маддә). Шулай итеп, РФ субъектларының югары дәүләт җитәкчесенең атамасын билгеләү РФ карамагына да, РФ һәм РФ субъектларының уртак карамагына да керми. Бу очракта Конституциянең 73нче маддәсенә таянабыз: «Русия Федерациясенең һәм Русия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча, Русия Федерациясе каравыннан һәм Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенә тулысынча ия булалар».

Шулай итеп, РФ Конституциясе ап-ачык күрсәтә: республика башлыгының атамасын республикалар (дәүләтләр) үзләре билгеләргә тиеш. Татарстан халкы дәүләт башлыгы атамасын 1992нче елның 6нчы ноябрендә сайлады. Бу көнне кабул ителгән Татарстан Конституциясендә «Татарстан дәүләтенең җитәкчесе – Президент» дип язылган. Әмма 4 ел буе республикаларны көчләп, халыктан сорамыйча Конституцияләрен үзгәртергә, «Президент» исеменнән баш тартырга мәҗбүр итәләр.

Мөхтәрәм Владимир Владимирович! Сез 2014нче елның 1нче сентябрендә бу мәсьәлә буенча фикерегезне ап-ачык әйттегез: «Республика башлыгын ничек исемләргә икәнен Татарстан халкы үзе хәл итәргә тиеш». Бу фикергә Русия Дәүләт Думасы колак салыр. Шушы фикергә таянып, РФ Президенты Федераль Канунга төзәтмәләр кертү турында Дәүләт Думасына тәкъдим белән чыга ала. Бу төзәтмәнең мәгънәсе: Республика «Президент» вазифасыннан баш тарткан икән, аны кире кайтарып булмый. Ә Президент вазифасын саклап калган республикалар аны киләчәктә дә калдыру хокукына ия. Татарстан Дәүләт Шурасы, РФ Президенты фикеренә таянып, үзенең кануннар чыгару хокукыннан файдаланып, шундый ук төзәтмәләрне Дәүләт Думасына кертә ала.

Ф.В.ЗӘКИЕВ.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе.

Комментарии