Теракт дәлиле кайда?

Кадерле редакция, минем дә Казандагы вәзгыятькә карата үз фикеремне сезгә җиткерәсем килә. Минемчә, Казанда 19нчы июльдә башланып дәвам иткән вакыйгаларны дип билгеләү – артык ашыгыч хөкем чыгару. Боларның берсенә дә аңлы кеше ышанырлык дәлилләр китерелмәде әле. Республика җитәкчелегенең бик тиз нәтиҗә ясап, гаепне тәкъва мөселманнарга тагып куюы, аларны тотып аяусыз җәберләргә вәгъдә бирүе дә, көне сәгате белән йөзләгән мөселманны тоткын итү, судларның тикшерүсез калыплаган карарлары да бу чараның алдан әзерләнгән сценарий булуын күрсәтә.

Күпме кешене төрмәләрдә тотып җәзаладылар. В. Якубовка бер генә кеше аткан бит, дүрт йөз түгел. Тиешенчә эшләнелсә чын атучыны табуы кыенмы? Юк! Иң кимендә шуны беләсе иде: кәрәзле телефоннан кем белән һәм нәрсә сөйләшкән? Квартирыннан кем чакыруы белән чыккан? Фаизовка кем хәбәр иткән? Болар ник тикшерелми?

Тикшерүләрнең хәзерге юнәлеше мөселманнарга карата махсус оештырылган террор була түгелме? Нәтиҗәдә, күпме гаилә зәгыйфьләндерелә, нихәтле бала ятим кала. Татарстан җитәкчелеге үзен мөселман дип таный икән, шушы гаделсезлеккә юл кую нинди зур гөнаһ икәнен аңларга тиеш.

Әмма Республикадагы органнарның, хакимиятнең бүгенге гамәлләре бөтен татар халкы мәнфәгатенә төзәтмәслек зыян сала. Шуңа күрә бердәм булып, бер-беребезне саклап, яклап эш алып бару, проблеманы халыкара дәрәҗәгә чыгарып бу фаҗиганы оештыручыларны фаш итү зарур.

Өметкә җирлек бар. Хәзер заман да, кеше дә 1937нче елгы түгел, кемдер шушы чорны кайтарырга теләсә дә. Фәкать, Татарстан һәм Казан җитәкчелеге генә үз халкы диненең тамырын, «экстремизм» тамгасы сугып корытырга җыена.

Көрәшерме халык андый «президент» институты өчен? Кадерле булырмы халыкка үз гражданнарын нахакка төрмәгә тыгучы, анда җәбер золым кылучы Республика? Бер өлкәдә дә андый хәл юк. Республика җитәкчеләре дә вазыйфасы халыкка хезмәт итү икәнен танысын иде. Кызган тимер белән тамырын көйдерәсе нәрсә – түгел. Ә бу эштә мөселманнар да, дошман түгел, ярдәмче булыр иде. Исламга килгәндә исә, аны Аллаһ Тәгалә Кыямәт көненә чаклы үзе саклаячак.

Кәмил ӘХӘТОВ.

Киров өлкәсе.

Теракт дәлиле кайда? , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии