Әйттерде тәки

Әйттерде тәки

Татар исемнәрен туу таныклыгына язганда урысчалатып бозулары турында берничә ел элек язганым бар иде инде. Үз балаларым тугач, аларның исемнәрен боздыртмадым. Таныклыкның урысча битенә улым Илханның исеменә «л» хәрефеннән соң нечкәлек билгесе куйдыртмадым, кызым Илдинәне – Илдинэ дип яздырттым.

Быел 6 яшьлек кызым Илдинә шахмат түгәрәгенә йөри башлады. Беренче көн баргач, кызымны сыйныфка кертеп җибәрдем дә ишек кырыендагы урындыкка утырдым. Ишек аркылы тренер Марина Олеговнаның балалар белән танышуы ишетелә. Аңа һәр бала үз исемен әйтә. Чират минем кызыма да җитте.

Кызым:

– Илдинә, – ди

Шахмат тренеры аның исемен урысчага әйләндереп:

– Ильдина, – дип артыннан кабатлый. Шулаймы, янәсе…

Кызым:

– Нет, Илдинә, – ди.

Марина Олеговна исемдәге «л» хәрефен нечкәлек билгесеннән башка:

– Илдина, – дип әйтеп карый.

Кызым кабат:

– Нет, Илдинә-ә, – ди.

Мондый хәл шулай тагын бер-ике кабатлангач, тренер Марина Олеговна журналдан кызымның «Илдинэ» дип язылган исемен карап булса кирәк, тәки аны саф татар телендә әйтте.

Хәзер дә, кызымның исемен урыслаштырмыйча гына, Илдинә, дип эндәшә.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН

Чаллы шәһәре

Комментарии