Эшләп баеп булса, ат баер иде

«Безнең гәҗит»нең 31нче августта чыккан саны (№35, 2017) мине һәм минем ише сугыш чоры балаларының җанын сыкратты. Ни өченме? Дөресен язганыгыз өчен. Беренче биттәге ир-ат рәсеменә карап, шок кичердек. «Эшлекле эшсезлек» дип язгансыз. Бу бит чын хакыйкать. Эшләтәләр, эш өчен түләмиләр, законы бар – үтәмиләр. Белемле белгечме ул, гади эшчеме, хуҗа аңа хезмәт хакын яхшы яшәрлек итеп бирәме – юк! Минем укучым күп еллар теш табибы булып эшләде. Пенсиясе күпме дисез? 1500 сум!

Шул санның өченче битендә иң бай хатынның бер еллык кереме 2,351 миллиард дигәнсез. Ярый, күп ширкәтләре бар икән – ни өчен ул кадәр акчаны үз хезмәткәрләренә түләми ул, шул ук ширкәтләрдә эшләүчеләр очын очка ялгап яшәми, балалары ачлы-туклы үсмиләр, дисезме?

И сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә – эш, – дип, Тукаебыз ялгышкан. Эшләп, кем баеган? Элеккеге колхозчыларның – алдынгы механизаторларның хезмәт кенәгәләрендә эш көннәре елына 300-360 көн! Кырга ашлама сибүдә катнашкан авылдашларым: Фәһим, Илгиз, Сәетнурлар 40-50 яшендә үлеп беттеләр. Сирин, Наил яшьтәшләрем – аяксыз. Үз гомерләрендә бер ял йорты түгел, бер көн ял да күрмичә эшләделәр.

Беркем дә теге дөньяга миллиардлар алып китә алмас. Халык өлеше – халыкка тиеш. Нефть краннары читкә ага, безнең әтиләр каны түгелгән Чехия җирендә – «Карловы Вары»да – розалар үзәнлегендә байлар ял итә. Демократия, диләр. Аның «д» хәрефе дә юк безгә.

Сугыш чоры балалары үлеп беткәнче, бәхилләгез аларны. Иң бай республика дип мактанудан туйдык бит инде. Сүз тамак туйдырмый ул. Байның корсагын акча белән тутырып күммәсләр.

Уругвай Президенты Хосе Мухика үзенә тиешле хезмәт хакының төп өлешен хәйрия эшләренә тота, 12500 долларның 1250сен генә үзенә калдыра икән. «Халык бик аз акчага яшәгәндә, миңа шунысы да җитә», – дигән ул. Дөньяда шундый да җитәкченең булуы мине бик сөендерде.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Каракашлы авылы

Комментарии