Рәхәтлеге бар, тынычлыгы юк

Үткән гомер, яшь чаклар сагындыра. Әллә дөньялар үзгәрә, әллә үзебез үзгәрәбез инде. Ашарга, кияргә булмаса да, ул вакытта бик күңелле иде. Колхозда эш күп. Көн саен клублар ачыла. Гел концерт-спектакль килеп тора. Армиягә киткән егетләрне бөтен авыл белән урамнар әйләнеп озата идек. Ә хәзер кемнең кая киткәнен халык белми дә кала. Туйлар да шыпырт кына уза бит хәзер, белми дә каласың. Элек без өйләнгәндә дүрт кич куну мәҗбүри иде. Дүрт көн аштан-ашка, мунчадан-мунчага йөрисең. Сугым чорында, каз өмәләрендә йорт борынча ашка йөри идек. Хәзер инде каз асраучысы да калмады. Акчасына күрә әйбере дә очсыз иде. Ипекәй 14-18 тиен торды. Хәзер әнә гектарыннан 50-60 центнер ашлык алабыз дип мактаналар, ипи бәясе 30-35 сум тора. Көнгә өч тапкыр авыл белән район арасында автобуслар йөреп торды. Бәясе 60 тиен иде. Казанга 8 сумга самолетта очып булды. СССРны таркатып бик начар эшләделәр. Бәяләр бәйдән ычкынды. Балалар ипотека түләп газап чигә, бер рәхәт күрмиләр. Кечкенә генә фатирлар да бишәр миллион сум тора бит. Элек эшләгән кешегә фатиры да бушлай бирелде. 
Ваучерлар дип тә халыкны төп башына утырттылар. Алыпсатарлар баеды, без шымытыр тотып утырып калдык. Өеңне кемгәдер яздыра башласаң, нинди генә документ сорамыйлар. Үлгән кешене дә тынычлыкта калдырмыйлар бит. Бер олау авыру тарихы булган 1нче группа инвалидларны да ярырга алып барырга кушалар. Мондый мәшәкатьләр үземнең дә баштан үтте. Бигрәк буталчык дөньяда яшибез. 
Сугыш тәмамланганга инде ничә ел. Безне 12-13 яшьтән колхозда эшләттеләр. Шуның өчен азмы-күпме өлеш тә чыгармадылар. Башка өлкәләрдә сугыш чоры балаларына өстәмә түләүләр булды, бездә – юк. Бездәге түрәләр алабута ашамаган шул, шуңа күрә уйлап та карамыйлар. 
Ярты Татарстанны «Вамин» юкка чыгарды. Хезмәт хакына эремчек белән колбаса өләшеп йөрделәр. Әллә моны өстәгеләр белмәдеме? Белделәр. Вагыйз Минһаҗевны депутат итеп сайлап, Мәскәүгә җибәрделәр. Әйбәт таратканы өчендер инде. 
Авыл халкының бәхетенә, Мәскәүдән «Август» оешмасы килеп, җирләребезне эшкәртте. Фермалар ачтылар. Бөтен авыл халкын эшле иттеләр. Бер эшсез кеше дә калмады. Рәхмәт яусын аларга, берүк озын гомерле генә булсыннар. 
Без пенсионерларга хәзер бик рәхәт. Вакытында акчасын биреп торалар, атнага өч тапкыр яңа пешкән ипи китерәләр. Рәхәт булса да, тынычлыгы гына юк тормышның. Оныклар өчен борчылып яшибез. 
 

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии