Французлар ана телен ничек саклый?

Французлар ана телен ничек саклый?

Сена елгасы ярында урнашкан Мазарининың зиннәтле сараенда 1994нче елда Француз академиясенең чираттагы утырышында француз телен саклап калу мәсьәләсе тикшерелә. «Егерме беренче гасыр йә күптелле булырга, йә бөтенләй булмаска тиеш» дигән фикер яңгырый анда. «Милли тел – халыкның рухи тормышының беренче шарты. Без французлар, милли рухи дөньябызга зур куркыныч яный, дип уйлыйбыз», – ди анда Француз Академиясенең башкарма директоры Ален Деко. Академиянең әгъзалары (халык телендә аларны «үлемсезләр» дип тә атыйлар, чөнки алар гомерлеккә сайланалар) француз телен бозмый саклау буенча дәүләт программасы үтәлүен даими карап-тикшереп торалар. Франциядә француз теле – халкының милли байлыгы дип, аны саклау турында закон кабул ителгән. Академиклар күзәтчелеге астында эшләүче 5 иҗтимагый ассоциация рәсми рәвештә француз теленең хәлен тикшереп тора. Мәсәлән, берәр оешманың элмә тактасында француз теленә кермәгән сүз булса, өстә әйтелгән ассоциацияләрнең берсе закон бозучыны милли байлыкка зыян китергән өчен шунда ук судка бирә. Алай гына да түгел, үз эшчәнлегендә француз теленә ят терминнар, гыйбарәләр еш кулланган иҗтимагый яки фәнни оешма дәүләт субсидияләреннән колак кагарга мөмкин.
– Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, тирә-як мохитне пычратучыларга штраф салабыз бит. Нигә соң телебезне гарипләүчеләрне җәзасыз калдырырга кирәк? – дип, катгый куя соравын француз телен саклаучы ассоциациянең президенты, академик Жан Дютур. – Безнең телебез – урамнарыбыз, елгаларыбыз, урманнарыбыз кебек милли байлыгыбыз ләбаса.
Академиядә хупланып, махсус «Журнал оффисьель» бюллетенендә басылып чыкмаса, бернинди яңа терминның рәсми документларда кулланырга хокукы юк.
Академиклар шәһәрләр буйлап тикшерү рейдлары үткәреп торалар. Франциянең милли байлыгы – француз телен саклау законын бозучыларга карата эшләр хөкем карарлары белән тәмамлана. Терминнар буенча комиссияләр эшләп килә. Алар төрле министрлыклар белән элемтәдә. Премьер-министр каршысындагы баш комиссия яңа терминнарны әзерләүче фәнни үзәкләрнең эшен тикшереп тора.
«Российские вести»дан,
 

Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре

Комментарии