- 13.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Кулыма гипс салдылар, иягемне тектеләр». Редакция телефонына килгән әлеге шалтыратудан сискәнеп киттек. Телефон артында «Безнең гәҗит»нең дусты һәм даими укучысы, авторы – Наилә апа Вилданова иде. Баксаң, ул Чаллы шәһәре урамында юлда тырпаеп торган тимергә абынып, сәламәтлегенә зыян китергән икән. Әлеге хәлгә бер ай вакыт узган – тик юлдагы тимерләрне алып атучы юк.
– Моннан 50 ел элек мин район газетасына практикага кайткач, бик аптыраган идем. Кортлы ипи күрсәләр дә – редакциягә күтәреп керәләр иде, шифоньерларының көзгесе булмаса да – редакциягә керәләр иде. Хәзер үзем дә шул кешеләр урынында һәм редакциягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен. Чаллы шәһәренең Гидростроительләр урамы буйлап килгән вакытта юл уртасында реклама тактасы булганмы, башка нәрсәме – дүрт «штырь» тырпаеп калган. 22нче июньдә шуңа абынып егылдым, ашыгыч ярдәм машинасы килде, беренче ярдәм күрсәтелде. Больницага кузгалып киткән вакытта «какая бригада?» дип сораган тавыш ишетелде. «Кемнәр килде?» – дип сорадым табиблардан. «Полиция», – диделәр. Алайса бу «штырь»ларны алдыралар, дип күңелемә җылы йөгерде. Больницага килдем – уң кулга гипс салдылар, иякне тектеләр. Төнге сәгать икедә Аллаһка шөкер өйгә кайтып кердем. Шушы вакыйгадан соң «штырь»ларны алганнардыр, дип уйладым. Бу тирәдә беткәнче бала-чага, аякларын көчкә өстерәп йөри торган өлкән яшьтәгеләр йөри. Янда гына туңдырма сата торган кибет тә бар, анда гел балалар килә. Бер ай үтте, ә теге штырь һаман шунда тора, – дип сөйләде Наилә апа. – Мин бит һаман полиция акт төзегән дә, әлеге тимерләрне алдырганнардыр дип өметләнәм. Үзем әлегә йөри алмыйм, савыксам идарә итү компанияләренә барып, судлашып бетәм әле. Акчасы өчен түгел, башка берәүләр шул хәлгә юлыкмасын, сабак булсын дип әйтүем. «Безнең гәҗит» укучыларыннан да ярдәм сорыйм.
Мөмкинлекләре булса, үзем тазарганчы шул «штырь»ларны алдыра алсалар, бик зур савап булыр иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Юлда яткан ташны алып ташлау да – зур сәдака», – дигән бит.
Әлеге мөрәҗәгать үзебезгә дә тынгы бирмәде. Башта әлеге урам янындагы йортлар караган идарә итүче компаниягә «Жилкомсервис»ка шалтыраттык. Хафага төштеләр. «Ой, белмибез, бу хакта ишетмәдек, бу безнең компетенциягә керми», – диделәр. Әмма ярдәм йөзеннән булса кирәк, әллә ничә номер бирделәр. «Менә бу номерга шалтыратыгыз, менә монысына мөрәҗәгать итеп карагыз», – диделәр. Колак салдык – шалтыраттык та, мөрәҗәгать тә иттек, әмма соравыбызга җавап яки аңлатма бирүче табылмады. Аптырагач, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәлаховка мөрәҗәгать иттек. Дөресрәге, рәсми хат юлладык. Бер атна вакыт узгач, телефоныма үзе шалтыратты:
– Бу хәл турында беренче ишетүем, әмма урынга барып карыйм, – дип куандырды. Биш минут та үтмәде әлеге урыннан яңа фотосурәт җибәрде. Баксаң, тимер казыкларны алганнар һәм яңа асфальт җәеп маташалар икән. Менә бит, көтә торгач, теләгебезгә ирешкәнбез – Наилә апага зыян салган «штырьлар» юкка да чыккан. Түрәләрдән, югарыда утыручылардан курка халык, дибез. Халык кына түгел, менә шундый тимер казыклар да «курка», күрәсең. Кем белә, алданрак хәбәргә чыгып, урынга иртәрәк килсәләр, Наилә апа да мондый вакыйгага тарымас иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии