Бүген дә күз алдымнан китми

Үзем белән күптәннән булган бер хәлне язмакчы булам. Әни мине, каршыңа килгән кешене, баймы-ярлымы, картмы-яшьме, авырумы-гарипме – кире борма, йомышын үтәргә тырыш, дип үстерде. 
Буа тимер юлының Борындык станциясе кибетендә сатканда, мине аннан алып, Буа тимер юл вокзалындагы «Әлфия» кибетенә күчерделәр. Вокзал – Сабан туе кебек, узган барлык поездлар да туктый. Казаннан дизель поезды өч тапкыр килә, өч тапкыр китә. Автобуслар шәһәргә дә, районнарга да йөри. Буа шәһәре эчендә йөри торган автобуслар да бар. 
Беркөнне өйлә тирәсендә Казаннан дизель поезды килеп туктады. Шуннан бер кыз төшеп кибеткә чабып керде дә, әти янына больницага бара идем, ярты гына кило конфет үлчәгез әле, дип сорады. Конфетны үлчәп, кулына тоттырдым. Көтмәгәндә халык арасыннан олырак кына бер хатын-кыз килеп чыкты да, кызның кулыннан конфетын тартып алып, идәнгә сипте. Барыбыз да аптырашып калдык. Вокзал тирәсендә эшләүче хатын, диделәр. 
Эшчеләргә дигән конфетны сатам дип уйлагандыр, күрәсең. Аракы белән сыер мае гына эшчеләргә генә бирелә иде ул вакытта. Талонга булса, үземнекен биргән булыр идем. Тимер юлчылар өчен генә түгел, юлда йөрүчеләр өчен дә ачылган кибет иде ул. Шул күренеш бер дә күз алдымнан китми. 
Мин дүрт ел колхозда эшләдем, иптәшем белән Себердә шахтада хезмәт куйдым. 27 елым сәүдә өлкәсендә узды. Бер районда яшәгән кешеләр, татарлар, җитмәсә олы кеше ул кызның әтисенә дип алган конфетын идәнгә сибәргә тиешме инде? 
Әле беркөнне мөселман кибетенә кердем. Сатучы кыз бик матур тәсбихлар куеп тора. Мин берсен алып карадым. «Матур икән, зур да түгел, яшь кызларга бүләккә матур», – дип уйладым. Янымда бер татар хатыны да бар. Бу миңа тупас кына итеп: «Әллә тәсбихың да юкмы?» – дип кычкырды. Бар минем тәсбихым. Әбинең әнисеннән калганы да бар хәтта. Безнекеләр дини булды. Әни урактан кайткач та намазын укыды, уразасын тотты. «Безнекеләр Мамадыш хәзрәтләренә тоташкан булган», – дип сөйли иде. Ахырынача аңлатып кына бирә алмады. 
Бер район кешеләренең, бер милләт балаларының бер-берсен күралмауларын тәки аңлый алмыйм. 
 

СУФИЯ апагыз,
Буа районы

Комментарии