Без – Русиянең икенче сортлы кешеләре

Без – Русиянең икенче сортлы кешеләре

«» радиосын тыңлап утырам. Анда мөфти Тәлгать Таҗетдинның «Русия дәүләт гербында православие тәресе белән бергә, мөселманның символы ярымай да булырга тиеш, безнең аңа хакыбыз бар. Чөнки Русия – мөселманнар Ватаны да, без монда мең еллар яшибез. Безнең язмышыбыз Русия язмышы белән бәйләнгән», дигән фикере тикшерелә. Дөресен әйткәндә, мин мөфти Тәлгать Таҗетдиннан мондый кыюлык көтмәгән идем. Безнең мөфтиләр һәм дин әһелләре мөселманнарга каршы Русиядәме, чит илдәме, нинди генә начарлык эшләнмәсен, аңа каршы сүз дәшмиләр. Әйтик, Салмон Руэндиның «Сатанические стихи» китабы, кемнәрнеңдер Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафаның (с.г.в) карикатурасын ясавы, яки күптән түгел Америкада бер хәшәрәтнең мәчет янында Коръәнне яндыруы шикелле кыргыйлык эшләве җавапсыз кала.

«Эхо Москвы» радиосы мөфти күтәргән мәсьәлә турында тыңлаучыларның фикерен сорады. Кем мөфти белән килешә? Кем каршы чыга? Килешүчеләр 24% булды. Болар – мөселманнар буладыр, дип уйларга урын бар. Димәк, урыс халкының күбесе мөселманнарга каршы. Алар безне икенче сорт кеше, дип санарга өйрәнгән. Бу – аларга мактанырга, горурланырга мөмкинлек бирә. Урыслардан башка, үзенең мин-минлеге белән масаеп йөргән тагын бер халык бармы икән бу дөньяда? Аллаһы биргән бар байлык – аларныкы. (Русская береза, русский снег, русский сапог һ.б.)

Авыр вакытларда, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда мөселманнар, урыслар белән янәшә, батырларча көрәштеләр. Андый вакытларда мөселманнарга: «Сез – икенче сортлы халык, өйдә генә утырып торыгыз», – дип әйтүче булмады.

Президентлар, премьер-министрлар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар: «Без тигез хокукта, дус яшибез, безне матур киләчәк көтә», – дип сөйләшмәсеннәр, чынбарлыкта киресенчә килеп чыга. Мөфти күтәргән мәсьәләдә бу бик ачык күренә. Димәк, безгә йоклап ятмаска, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышырга кирәк.

Фазыл ЮСУПОВ.

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.

Комментарии